Авыл балалары да шәһәрнекеләрдән ким түгел хәзер. Шөкер, белемнәре ягыннан да, мөмкинлекләре ягыннан да, теләгәндә барысына ирешә алалар. Инде чеп-чи татар авылында башлангыч сыйныфта укучыларның да үзара рус телендә сөйләшүләренә аптырамый башладык. Кемнәрдер гаепли, кемнәрдер, ана сөте белән күңелләренә салынган татар телен оныта алмыйлар инде дип, рус телендә иркен аралашуларына сөенә генә. Еллар үткән саен ике арадагы аерымлыклар кими генә бара бугай.
Күптән түгел авыл мәктәбендә балаларны җәйге практикада эшләткән укытучы сөйли:
– Бу чорда практикада чүп утыйсы була бит инде. Алтынчы сыйныфта укучы балаларга (араларында әле тугызынчы сыйныф укучысы да бар), менә монысы – чүп, монысы – кишер, дип күрсәтеп, башка балаларга эш бүләргә киттем. Берничә минуттан килсәм, түтәлнең бераз өлешен инде бозып та куйганнар. Кайда чүп, кайда берничә кишер генә калган. «Безнең өйдә чүп утаган юк, чүп утый белмибез», – диләр... Кишер белән чүпне дә аермыйлар булып чыкты. Һәм чөгендерне дә...
Без үскәндә, шәһәр балалары батонны агачта үсә дип белә икән дип, мәзәк итеп сөйлиләр иде. Алай дип уйламагандыр инде, җирдән ерак булганнарын, авыл тормышын аңламауларын күрсәтү, авылда яшәвебез белән үзебезне өстенрәк дип санасын өчен уйлап чыгарылган бер тәрбия чарасы булгандыр. Югыйсә, урта мәктәп тәмамлап, шәһәргә баручылар арасында әле трамвай белән троллейбусны аера алмаучылар да күп була иде бит. Аның каравы ипинең ничек үскәнен, нинди юл үткәнен (безгә нәкъ тә шулай сөйлиләр иде) беләбез, янәсе! Дөрестән дә, кишерен дә, чөгендерен дә беренче чыккан нәни яфракларыннан ук таный идек. Бүген инде шәһәрнекеләргә дә, авыл баласына да ипинең кайда ничек үскәнен сөйлисе юк – үзләренә кирәк мәгълүматны минуты-секунды белән үзләре таба ала. Безнең чор балаларыннан интеллект ягыннан, фикерләү дәрәҗәсе ягыннан бик күп алда алар. Тик шул ук вакытта буй җитеп килүче авыл баласының кишердән чүпне аера алмавы, «өйдә чүп утаган юк» диюләре дә бик үк нормаль хәл түгел кебек. Ирексездән, «без үскәндә...» дип, хатирәләргә биреләсең.
Алтынчы сыйныфны тәмамлаган балалар без үскәндә зурларга керә һәм алар инде җәй буе колхозда эшкә йөри иде (шушы яшьтә эшкә чыкмау гайре табигый хәл санала иде). Авылда чүпне аягына баскан, тәпи йөргән һәр бала утый иде кебек. Иртә җәйдән көз башына кадәр шул чүп иде инде. Аңа карап, зарланып, елап утырган булмады. Без укыган елларда мәктәпләрдә производство бригадалары оешты, аларга фәләнчә гектар чөгендер басуы бүлеп бирелә, андагы чүпне өч-дүрт тапкыр утар өчен күрше авыл басуына йөрисе. Бригадка эшкә чыксаң да, сенаж әзерләү чорыннан калган вакытта әле бәрәңге басуында (бәрәңгенең шулай ук колхозларда бик дәрәҗәле, күпләп үстерелгән еллары), әле иген арасында чүп утыйсы... Һәр авылның үзендә дә фәләнчә гектарлы чөгендер басулары бар. Анысы бригадта эшләүчеләргә генә (баштарак әле фермада эшләүчеләргә бүленми иде) бирелә, җәйге лагерьга мәҗбүриләп төшерелгән әни, безгә дип, ялынып сорап ала... Сорамас иде, чөгендер чүбе утаучылар Тәкәрлек дип йөртелгән, әллә ни зур булмаган ерганакның печәнен бергә чабып бүлешә. «Уфалла» арбасы белән булса да печәне була. Акчасы да ярап тора. Велосипедны да, кием-салым, мәктәп кирәк-яракларын да әнә шул үзебез эшләгән акчага алалар, шуңа да алар бик кадерле була иде.
Безне ул чорда өлкәннәр, арыйдыр болар дип, жәлли дә белмәгән, ахры. Аның каравы хәзер балаларны артыграк жәллибез. Җәйге озын каникул көннәрендә эшкә урнашкан, нәрсәдер өйдә булышкан балалар да сирәк хәзер. Бер чорда мәктәпләрдә аларга берни дә эшләтергә ярамый дип, кануннар уйлап чыгарып та арттырып җибәрелде. Болай да үз хокукларын әйбәт белгән балаларның еш кына бурыч турында онытуларына ярдәм итте бу кадәресе.
Әле безнең балалар үскәндә генә башка вазгыять иде. Хәтерлим әле: бер вакыт шулкадәр эссе көндә бәрәңге чүбе утыйбыз. Балалар арды, эштән бигрәк эсседән ардылар. «Бүгенгә җитәр инде, туктыйк», – диләр. Мин исә: «Күп калмады, бетерик, – дим. – Әйдә, сайлагыз: йә чүпне уташып бетерәсез, йә кереп токмач кисеп, ашны пешереп бетерәсез». Балалар «ур-ра» кычкырып, аш пешерергә йөгерде. Керсәм, дөрестән дә, токмач җәеп, кисеп, ашны пешереп бетергәннәр. Әле башлангычта укучы балаларның бер тапкыр да токмач җәеп кискәннәре юк иде. Үземә дә шок булды. Баксаң, әбиләреннән сорашып эшләгәннәр икән. Хәер, алар укыганда ук «мин җир казый белмим» дип, көрәккә якын да килмәгән югары сыйныф кызлары була иде. Шөкер, безнекеләр «мин беләм» дип сөенеп эшләде.
Эшләгәнең безгә булса, өйрәнгәнең – үзеңә, дип өйрәттеләр шул безне. Үзебез дә шулай ди идек. Бу «чылбыр» да өзелерме икәнни?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез