Җырлы мәхәббәт

Без дөнья йөзендә иң мәхәббәтле халык түгел микән дип шикләнә башладым әле. Бу шигем вакыт узган саен көчәя бара. Көчәймәс иде, мәхәббәт  дигән олы хис өй, гаилә эченә генә сыеп биетмичә, тышка бәреп чыкты, эстрада сәхнәсенә менде. Бүген кулга-кул тотышып, биеп-җырлап, мәхәббәт аңлашкан парларны санап та, истә калдырып бетерү дә мөмкин түгел. Мондый галәмәт татар эстрадасы тарихында юк иде бугай. Шуңа күрә күңелгә үзеннән-үзе: «Ни-нәрсә икән бу?» – дигән уй килә.

Телевидениедә эшләгән чагымда музыкаль гаиләләр турында тапшырулар әзерли идек үзе. Тапшыруларның максаты – кешеләрдә музыкаль зәвык тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү иде. Бүген хәл икенчерәк: ир белән хатынның сәхнәгә менүе тормыш итү өчен кәсепкә, профессиягә әйләнде. Аларга тамашачы да ияләште, бии-бии җырлаган парларга кушылып кул чапкан тамашачылар барлыкка килде. Берәүне дә гаеплисем килми, җырласыннар, кул чапсыннар, рәхәтләнеп ял итсеннәр. Мине бер мәсьәлә генә уйландыра, ул да булса, репертуар мәсьәләсе. Бит мәхәббәтле парларга мәхәббәт турында җырлар кирәк. Аларның да ритмга корылганнары, үзебезчә гади итеп әйтсәк, «кызу җырланганнары» кирәк. «Галиябану» җырына сикереп-сикереп биеп булмый бит инде. Инде килеп, «кызу җыр» сүзләренә артык мәгънә дә салып булмый кебек. Телевизордан концерт караганда кайбер җырларның сүзләрен язгалап барган идем. Авторларын да, кем башкарганын да әйтмим. Җыр сүзләренә («шигырь» дияргә тел әйләнми) игътибар итегез әле, менә берничә мисал:

Сине уйлыйм, сине сагынам,

 Синнән башка яшәү юк миңа.

 Бергә булган чакны сагынам,

 Йөрәгем син дип тибә һаман.

 Сине сөям, бары сине генә,

 Иң кадерле кешем син генә.

 Синнән башка яшәү мөмкин түгел,

 Синнән башка бәхет юк сыман.

Урыс әйтмешли, «ну как?» Ошыймы, күңелдә нинди уйлар туды, хөрмәтле укучым?

Бу язмага тотыныр алдыннан дус җырчыларыма, шагыйрьләргә, композиторларга шалтыраттым. Бәхетле сәхнә парлары турында, шөкер, кыек сүз әйтүче булмады. Җырласыннар, татар эстрадасын баетсыннар, диделәр. Хәтта профессиональ яктан шактый түбән дәрәҗәдәге җырларны һәм җырчыларны да акладылар. Төп дәлил нинди дисезме? Җырчыларыбыз бик күп, ә чын композиторлар, шагыйрьләр азаеп бара, шуңа күрә бәхетле парлар җырларны үзләре иҗат итәргә мәҗбүр, диделәр.

Мин: «Мондый җырлар татар эстрадасының абруен төшермиме соң?» – дигәнгә дә: «Юк», – дип җавап бирделәр. «Андый җырлар һәм җырчылар эстрада сәхнәсеннән үзләре төшеп калачак», – дип тә өстәделәр. Үземнең: «Языгыз, җырлагыз, җырның җыртыгы юк. Бер-берегезне яратыгыз, бергә җырлау мәхәббәтегезне тагын да ныгытсын», – дип әйтәсем килә. Рәсим Низамов җырлаганча, «Мәхәббәтле йортта гына бәхетле бала туа». Мин әле, «Җырлы гаиләләр тагын да артып, бөтен татар җырлый башласа, ә!» – дип тә хыялланып куям.  Ә нигә, булмас димә, дөнья бу!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

әйтеп кенә бактым

Көн хәбәре