Энҗе Шәйхетдинова
-
Яңалыклар
Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган «Кара урман» фильмы киң экраннарга чыга
12 февральдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган «Кара урман» нәфис фильмы прокатка чыга – тиздән аны кинотеатрларда карап булачак. Фильмның режиссеры – Радик Кудояров.
-
Яңалыклар
Камал театрында Наилә Гәрәеваны искә алдылар
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева исән булса, 2025 нче елның 18 ноябрендә үзенең 85 яшьлеген билгеләп узган булыр иде. Театрда аның хөрмәтенә искә алу кичәсе оештырылды.
-
Интервью
Ләлә Миңнуллина: «Шундый артистлардан соң мин нишләрмен?»
Тинчурин театры Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча спектакль куярга әзерләнә. Режиссер Айдар Җаббаров Ана ролен Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинага биргән. Бу образ мөлаемлеге, сабырлыгы белән аерылып торган артисткага шулкадәр туры килеп тора. Ләлә Миңнуллина белән очрашып, аның уй-кичерешләрен белешергә булдык, иҗатына бәйле хатирәләрне дә яңарттык.
-
Интервью
Айдар Рәкыйпов: «Ничә кеше булса да, алар – минем тамашачым»
Тормыш адәм баласын сынаулар аша ныгыта. Башкортстанның Илеш районында туып үскән җырчы Айдар Рәкыйпов сыналып, каршылыкларны җиңәргә өйрәнеп, үз юлыннан атлый бирә.
-
Җәмгыять
«Тукай. Ярлыкагыл» – «Апуш» театры премьера тәкъдим итте
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан премьера тәкъдим итте.
-
Җәмгыять
Өмет йолдызы: күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына – 115 ел
Татар халкы тарихында тирән эз калдырган күп кенә шәхесләргә максатларына зур сынаулар, каршылыклар аша ирешергә туры килә. Тукайны искә алсак та, Җәлилнең язмышын күзалласак та, Кәрим Тинчурин, Заһидулла Яруллин һәм тагын бик күп исемнәрне атасак та – һәммәсе гыйбрәтле, сикәлтәле юл узган. Ләкин сынмаганнар, сыгылмаганнар, халкына тутыкмас мирас калдыру өчен хезмәт иткәннәр.
-
Интервью
Ярамир Низаметдинов: «Йөрәгем Казанда калды...»
Себердә туып үскән татар егете Ярамир Низаметдиновны яхшы хәтерлисездер. Тенор тавышлы җырчы халык җырларын да, классик әсәрләрне дә югары дәрәҗәдә башкара. Казан консерваториясен тәмамлаган сәләтле артист көннәрнең берендә сәхнәдә дә, телевидениедә дә күренми башлады. Юк, Ярамир Низаметдинов иҗаттан ераклашмады, киресенчә, ул тагын да югарырак үргә атлый.
-
Җәмгыять
Казанда композитор Нәҗип Җиһановка багышланган күргәзмә ачылды
Бүген татар халкының күренекле композиторы, Казан консерваториясенә һәм татар симфоник музыкасына нигез салучы, профессор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулды.
-
Җәмгыять
«ВТ» журналисты «Күңел адреслары. Тукай» маршруты буйлап йөреп кайтты
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел тула. Әлеге тарихи датаны билгеләп үтү, алдан ук вәгъдә ителгәнчә, яңа проект белән башланып китте. Ул – «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштыруга багышланган маршрутлар моңа кадәр дә бар иде. Әмма монысы үзгә.
-
Яңалыклар
Тинчурин театры Тукай турында анимацион фильм күрсәтте
Фильмның премьерасы бүген “Күңел адреслары. Тукай” мәдәни-экскурсиясендә катнашучыларга тәкъдим ителде.
-
Җәмгыять
Казанда “Күңел адреслары. Тукай” яңа мәдәни-экскурциясенә старт бирелде
Бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, инде Яңа елның беренче көннәрендә үк кызыклы проект тәкъдим ителде.
-
Интервью
Айрат Харисов: «Үзеңнән соң матур гармуннар калдыру бик рәхәт»
-
Җәмгыять
«Илһам чишмәсе»ндә моң яши. Сарманда Илһам Шакиров хөрмәтенә бәйге уза
Халкыбызның яраткан җырчысы, Сарман сандугачы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә арабыздан китеп барды. Бу югалтудан соң инде 6 елга якын вакыт узган. Күренекле җырчының якташлары, аның исемен мәңгеләштерү, мирасын саклап калу өчен, «Илһам чишмәсе» дип исемләнгән төбәкара җыр бәйгесе уздыра.
-
Интервью
Айрат Хәмитов: «Башымда таҗ түгел, бары тик түбәтәй»
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – республиканың бренды. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыгыш ясаса да, татарның бай мирасын һәм зәвыклы, бөек халык икәнен күрсәтү көченә ия коллектив ул. 88 еллык тарихы булган ансамбль белән һәрвакыт халкына җаны-тәне белән бирелгән кешеләр җитәкчелек итте.
-
Интервью
Айдар Җаббаров: «Бүгенге заманның җан сызлавын эләктерә алмыйм»
Ул куйган спектакльләрне тамашачы бик тиз үз итте. Яшь булуына карамастан, аңа артистлар да зур ышаныч белдерде. Һич арттыру булмас, Айдар Җаббаров сәхнәләштергән спектакльләрдә уйнарга хыялланып яшәүче актерлар да бар.