Алсу Шакирова
-
Җәмгыять
«Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе Радэль Җамалетдиновның әнисе: «Уен вакытында үлеп тереләм»
– Тренировкадан өйгә кайтып барабыз. Дүртенче каттагы фатирга җәяү менәбез. Без – атлап, Радэль һәр баскычын сикереп менә. Кайвакыт яңадан беренче катка төшеп, шул ук баскычларны тагын бер кат сикереп менәргә кушабыз. Моның белән генә дә бетми әле. Өйдә тагын өстәмә күнегүләр ясыйсы, скакалкада сикерәсе бар. Көн саен шулай...
-
Яңалыклар
Исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләр саны 2 процентка арткан
Татарстанда исәптә торучы социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар саны кимегән.
-
Җәмгыять
Берсе – кояш, берсе – ай: игезәк көрәшчеләрне барладык
Бер карында үсеп, бер бишектә тирбәлеп, хәзер инде бер келәмне бүлешәләр. Сүзебез игезәк көрәшчеләр турында. Татар көрәше тарихында берничә дистәгә җыеладыр алар. Бүген исә без танылып килүче үсмер көрәшчеләрнең хәлен белешергә булдык. Көндәшләрме, туганнармы? Икесе бергә туры килгәндә көрәшәләрме, үзара хәл итәләрме? Кайсы җитезрәк, кайсы көчлерәк? Җиңүләре уртакмы? Келәмгә рәхим итегез!
-
Җәмгыять
Ишегалдың синең яшел келәм...
– Их, бер каз бибиләре алып үстерәсе килә, – ди нәнә кайчак. Нәрсәгә ул, күпме тәрбия кирәк, маташмагыз, дип кире уйлатырга тырышабыз. Алай да, җәй уртасында булса да каз бибиләре алып куйганнар. Казлы яшьлекне искә алып, ниндидер бер ямансу бушлыкны тутырасы килүдерме? «Күңелсез әле ул казлар булмагач», – ди иде бит әби дә.
-
МӨҺИМ
Түләп котылу: үз баласын кайгыртмаучыларга нәрсә яный?
Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең 13 проценты – хатын-кызлар. Тик суд приставлары өчен кем булуың мөһим түгел. Бала һәм аның хокуклары һәрвакыт беренче урында булачак. Мәҗбүриләп эшләтү, мөлкәтне алу, җинаять җаваплылыгы... Үз баласын кайгыртмаучыларга тагын нәрсә яный? Суд приставларына ияреп, без дә рейдка чыктык. Ачыгыз ишекне!
-
МӨҺИМ
Ишекләр ачык: ике елдан Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казанда узачак
Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары башланды. Ике елга бер тапкыр уза торган ярышлар шушы җирлектә барлыкка килгән дә инде. 2022 елда – Төркиядә, аннары Казахстанда узды.
-
МӨҺИМ
Көзге күчтәнәч: авырулар чорына аяк басабыз
Шатлык та, көенеч тә. 1 сентябрь яңа уку елына гына түгел, авырулар чорына да ишек ача. Талпаннардан әле дә сакланасы, ә тычкан бизгәге белән авыручылар саны артачак кына, ди белгечләр. Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. Ел фасылы алышынганда, үзеңне ничек сакларга? Быел гриппка каршы вакцинаны ясатудан файда бармы? Чынбарлык белән уйдырмаларны аерырга өйрәнәбез.
-
МӨҺИМ
Шатлыгым, кайгым минем: «ВТ» журналисты балага туган телне өйрәтү «рецептын» эзләде
«Маратның бүген туган көн. Әнисе пешергән торт». Төпчегебез Мәрьям белән Әлифба китабының унынчы битенә генә җиттек әле. Туган теленнән бөтенләй ваз кичермәс өчен тавыш күтәрмәскә, сабыр булырга тырышам. Әмма чыдап буламы соң?
-
Яңалыклар
Инфекционист Дмитрий Лопушов грипптан вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов гриппка каршы вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты.
-
Яңалыклар
Татарстанда гриппка каршы прививка ясату башлана
1 сентябрьдә укулар гына түгел, ОРВИ һәм коронавирус инфекцияләре дә башланырга тора. Узган атнада гына да Татарстанда 5292 ОРВИ теркәлгән, әлегә грипп очраклары юк.
-
Яңалыклар
Татарстанда тычкан бизгәге артырга мөмкин
Республикада тычкан бизгәге буенча чираттагы сезонлы күтәрелеш көтелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Гөмбә җыючыларга талпаннан ничек сакланасын аңлаттылар
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина көзгә кергәндә янаган куркынычларны санады.
-
Интервью
Токсиколог Алия Насыйбуллина: «Сәламәтлеккә игътибарлы булсак кына БАДлар ярдәм итә ала»
2026 елның беренче кварталында илдә 197 миллионнан артык төргәк БАД җитештерелгән. «Честный знак» маркировка системасы мәгълүматлары бу. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, әлеге күрсәткеч 9,5 процентка күбрәк. Учлап ашыйбыз диярсең...
-
Яңалыклар
Казанда 180 компания катнашында нефть-газ химиясе форумы узачак
Инде бер гадәт буенча, 26–28 август көннәрендә «Казан ЭКСПО»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Эшлекле программа 2 көнгә планлаштырылган. Форумның өченче көне балаларга багышланачак. Форум кысасында халыкара нефть, газ һәм химия күргәзмәсе узачак.
-
Җәмгыять
Бабайлы бәрәңге
Сентябрьнең беренче ял көннәрендә балалар-оныклар төп йортка җыелабыз. Авыл халкының тынычлыгы беткән – бәрәңге алыр вакыт. Каралты-курадагы бөтен эш кичектерелеп, бөтен көчләр, бөтен вакыт шунда, тузанланып торган балчык арасына юнәлтелә.