27 октябрь 2025 материаллары
- 
                        
                            Яңалыклар«Ватаным Татарстан»нан иртәнге чәй»: яңа проект башланды!“ВТ” яңа проект башлады. Ул “Ватаным Татарстан”нан иртәнге чәй» дип атала. Бүген аның беренчесе узды. Тәүгесенә журналистларны җыйдык. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов: «Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган параметрларга ирешергә кирәк»Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Салым кодексында 2026 ел башыннан гамәлгә ашырылачак үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә өндәде. 
- 
                        
                            ЯңалыкларӘлмәт табибы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларны тикшерәчәкЮгары квалификацияле белгечләр төркеме ике көн дәвамында Татарстан шефлыкка алган территорияләрдәге балаларны тикшерәчәк. Кабул итүне Әлмәтнең танылган балалар хирургы Кирилл Булатов үткәрә, ул элегрәк Лисичанскида эшләгән инде. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов кертемнәрнең уңай динамикасын дәвам итү бурычын куйдыТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 
- 
                        
                            ИнтервьюИсәп һәм хисап. Марат Фәйзрахманов белән республика акчасы турында әңгәмәТатарстан Республикасы бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлеше, 2026 елга бюджет проектын әзерләү һәм раслауга бәйле башка мөһим мәсьәләләр хакында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.   
- 
                        
                            ЯңалыкларӘлфинә Әзһәмова: «Кредитлар алып, концерт куючылар да бар, мин моны аңлап бетермим»Әлфинә Әзһәмова «ВТ»га биргән интервьюсында иҗатка, сәхнәгә бәйле сорауларга җавап бирде. 
- 
                        
                            ҖәмгыятьШатдаун талонсыз калдыраАмерикада шатдаун дәвам итә. Республикалар партиясе вәкиле Анна Паулина Луна, АКШ хөкүмәтенең эшчәнлеге туктатылу ноябрь ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде. Бу, мөгаен, ил тарихындагы иң озын шатдаун булыр. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстанда теплоход хуҗасы санитария кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылганТатарстанда транспорт прокуратурасы “Мария Ермолова” теплоходы пассажирының шикаяте буенча тикшерү үткәргән. “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, суднода янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары ачыкланган. 
- 
                        
                            ЯңалыкларПенсионерларны алдаучыларга җәза чараларын кырысландырырга тәкъдим иткәннәрДәүләт Думасына пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләрнең банк счетларыннан яки электрон акча янчыкларыннан акча урлауга юнәлдерелгән мошенниклык гамәлләрен җинаятьне авыр билгегә санау тәкъдим ителгән закон проектын керткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТрамп “Буревестник”ны сынау турындагы фикерен әйткәнАКШ президенты Дональд Трамп, Россиянең чикләнмәгән ераклыкка очучы “Буревестник” канатлы ракетасын уңышлы сынавы турындагы сорауга җавап биреп, Россия һәм Кушма Штатларның бер-берсе белән уен уйнамаулары турында әйткән. Бу хакта “РИА Новости” яза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТабиб кан тамырларын һәм канны чистартуга ярдәм итә торган продуктларны атадыКартаю – күзәнәкләрнең тузуы гына түгел, бәлки эчке җылылыкның сүрелүе дә. Бу хакта “Российская газета” табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушовның телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза. 
- 
                        
                            Махсус милли проектлар«ВТ» укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «КАЮМ БАБАЙ ДӘРЕСЕ» дип аталган яңа бәйге игълан итә!Бу юлы без халкыбызның тәрбия тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның мирасын барларга, аны тәрбия һәм укыту эшендә кулланырга, киләчәк буыннарга тапшырырга чакырабыз. Бәйгедә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар катнаша. 
- 
                        
                            Яңалыклар2026 елда «Пушкин картасы» башка операторга күчә2026 елның 1 гыйнварыннан «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы операторы «Почта Банк» урынына ВТБ банкы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булдыТатарстан башкаласында яшәүчеләрне атна буе яңгыр көтә. Синоптиклар фаразына караганда, дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен диярлек яңгыр явачак. Ә якшәмбе – 2 ноябрьдә бу сезонда беренче тапкыр кар төшәчәк. 
- 
                        
                            ЯңалыкларНоябрь ялларында эшләүче татарстанлылар артыграк хезмәт хакы алачакТатарстанда яшәүче кайберәүләр ноябрь аенда арттырылган хезмәт хакы алачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.