29 октябрь 2025 материаллары
- 
                        
                            ЯңалыкларКазанның «Дубравная» метро станциясе 3 ноябрьдән вакытлыча ябылачакКазанда 3 ноябрьдән «Дубравная» метро станциясенә поездлар хәрәкәте туктатылачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итте. 
- 
                        
                            Рәшит ФәтхрахмановАзия кияүләреБүгенге глобаль сәясәттә метаморфоза, ягъни тамырдан кискен үзгәрешләр күп күзәтелә. Кичәге дошманнар бүген дуска әверелә, элекке аркадашлар каршы як лагерьга күчә, кичә генә җиңү тантана иткән лидерлар йөзтүбән каплана. 
- 
                        
                            ҖәмгыятьОктябрь ахыры, димәссең...Узган ялларда төштән соң ялтырап кояш чыкты. Күк зәп-зәңгәр, аяк асты коры, көн дә җылы, якты. Әллә көздән кышка кереп барабыз, әллә кыштан язга чыгабыз – аңларлык түгел. Һич тә октябрь ахыры, димәссең.   
- 
                        
                            Мәдәният«Казан» бию ансамбле дусларын кабул иттеКунак ашы – кара-каршы, диләр. 17-19 сентябрьдә «Казан» бию ансамбле гастрольләр белән Дагыстанга барып кайткан иде. Хәзер инде Дагыстанның «Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») Кавказ халыклары биюләре дәүләт ансамбле Татарстанга килде. Артистлар 22-29 октябрьдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Апас, Арча районнарында тамашачыга үзләренең биюләрен тәкъдим итә.   
- 
                        
                            ЯңалыкларМәләкәс елгасы чистараТатарстанда елгаларны чистарту эшләре дәвам итә. Шул уңайдан Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы журналистлар өчен пресс тур уздырды. Елганы тернәкләндерү «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның өчен 318,8 миллион сум акча тотылачак. 
- 
                        
                            ЯңалыкларДәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитетында рәис урынбасары билгеләндеДепутат Ринат Фазылов Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. 
- 
                        
                            ЯңалыкларЮгары уку йортларында түләүле урыннар уртача баллы 50дән югары булган абитуриентларга биреләчәкРоссия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән методика буенча югары уку йортларында түләүле урыннар бары тик уртача баллы 50 яки аннан югары булган абитуриентларга гына биреләчәк. Әгәр имтихан нәтиҗәләре түбәнрәк булса, мондый белгечлекләргә коммерция нигезендә студентлар кабул ителмәячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларДәүләт Советы утырышында 2026 елга бюджет проекты беренче укылышта каралачакБүген VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак. Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 2026 елга һәм 2027-2028 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проекты. Аны депутатлар беренче укылышта караячак. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов РФ куркынычсызлык хезмәтенең Чик сакчылары идарәсе башлыгы белән очраштыТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик сакчылары идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            АвылЙөргән аякка җим иярә: көзге ярминкәләр дәвам итә«Шөкер итә белмәсәң, күбе дә аз булып күренә. Шуңа күрә барыннан канәгать була белергә кирәк». Казандагы ярминкәләргә үз ризыкларын сатарга килүчеләр әнә шулай дип юана. Шәһәр халкы йокысыннан торып чыкканда авыл апа, абыйлары инде арып-талып бетсә дә, зарланмыйлар. Мәшәкате шактый булса да, файдасы күбрәк, ди алар.   
- 
                        
                            ЯңалыкларФәрит Мөхәммәтшин яңа парламентарийларга Дәүләт Советы депутаты таныклыкларын тапшырдыТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Эмиль Гобәйдуллинга һәм Игорь Бикеевка республика парламенты депутаты таныклыкларын һәм значокларын тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКитереп биргәнне көтәләр: Татарстанда курьерлар саны артканТатарстанда бер ел эчендә курьерлар саны 3,5 тапкыр арткан. Китереп бирүчеләрнең уртача кереме аена 40–45 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТАСС. 
- 
                        
                            МӨҺИМҺәркемнең үз ишеге: ел башыннан республикада торак тапшыру планының 92 проценты үтәлгәнТатарстанда бу елга торак төзелеше планы 92 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта, республикада ипотека рәсмиләштерүчеләр ике тапкыр кимегән. Торак базарын ни көтә? Түбә турында хыялланучыларга нинди ярдәм чаралары гамәлдә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.   
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстан хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясен сатып 150 млрд сумнан артык акча эшләгәнТатарстан хуҗалыклары тугыз айда авыл хуҗалыгы продукциясен сатып 154 миллиард сум акча эшләгән. Шуның 107,4 миллиард сумы – терлекчелек продукциясеннән кергән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде, дип яза «Татар-информ». 
- 
                        
                            ЯңалыкларАвтобусларда һәм такси машиналарында балалар креслолары булдырырга тәкъдим иттеләрРоссия Транспорт министрлыгы илнең транспорт системасына гаиләне үзәккә кую принцибын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Документ балалы гаиләләр өчен транспортта йөрүнең иминлеген һәм уңайлылыгын арттыру чараларын күздә тота, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».