18 ноябрь 2025 материаллары
-
Җәмгыять
Искегә кайту: торак базарын ни көтә?
Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына да җәелдермәкчеләр. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында күтәргәннәр. Әйтүләренә караганда, яңа йортларда төзелә торган фатирлар бик кыйммәт. Шуңа күрә әле буяу исе дә кипмәгән торакны никадәр зур ташлама белән алсаң да, иске йорттагысы арзангаракка төшә. Ул арада гаилә ипотекасының процент ставкасы үзгәреп куймагае. Торак базарын ни көтә?
-
Яңалыклар
«Служение» Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итүгә санаулы көнәр калды
Иң лаеклыларын ачыклыйлар. Узган елдан башлап «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясенә бәйге уздырыла башлады. Ул муниципаль берәмлекләр үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга өлеш керткән кешеләргә бирелә.
-
Яңалыклар
Азат Кадыров: «Яшьләргә дөрес юл сайларга өйрәнергә кирәк»
Киләсе 2026 елда барыбызны да җаваплы сайлау көтә. СВО башлангач беренче тапкыр Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.
-
Яңалыклар
Республикада сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арткан
Татарстанда сәламәт тормыш алып баручылар саны арткан. РИА «Новости» уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, республика узган елда бу күрсәткеч буенча 10 баскычка өскә күтәрелгән, ә үсеш темпы буенча дүртенче урынга чыккан.
-
МӨҺИМ
Берне биреп, дүртне алу: үзара салым буенча җыеннар башланды
Татарстанда үзара салым буенча җыеннар уза. Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә зур ярдәм дип кабул итә моны халык.
-
Яңалыклар
Россия халкын 12 көнлек ял көтә
Россия халкы 31 декабрьдән 12 көнлек Яңа ел каникулына китәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости»га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
-
Яңалыклар
Ординатурада бюджетта белем алучы медик студентлар өчен яңа закон барлыкка килде
Медицина уку йортларында ординатурада бюджет нигезендә белем алучы студентлар йомгаклау аттестациясен узганчы максатчан уку турында килешү төзергә тиеш булачак. Шундый законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
-
Яңалыклар
Россиядә мәдәни мирас объектларының бердәм реестры булдырылачак
Россия Президенты Владимир Путин мәдәни мирас объектларының бердәм реестрын булдыруны раслады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган, дип хәбәр итте «Татар-информ».