Башкортстанның Стәрлетамак районында бүген иртән 5 бала һәм аларның әти-әниләре янгында һәлак булган. Бу хакта "БашИнформ" хәбәр итә.
 
Бүген иртәнге дүртенче яртыда Матвеевка авылында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыккан. Өйдә 7 бала һәм аларның әти-әнисе булган. Әтиләре ике малайны коткарырга өлгергән. Аннары калганнарын чыгарырга кереп киткән, әмма үзе дә, хатыны да, калган биш бала да ут эченнән чыга алмаган. Шулай итеп, янгында барлыгы 7 кешенең гомере өзелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез