Татарстанда һәлакәткә очраган L-410 самолеты бортында 23 кеше булган. Аларның 16 сы һәлак булган. Бу хакта бүген, 10 октябрьдә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.
L-410 самолеты Армиягә, авиациягә һәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итү ирекле җәмгыятенә караган. Самолет бортында парашютчылар була. Җиде зыян күрүчене һава судносы корпусыннан чыгара алганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәбәбе - техниканың төзек булмавы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез