Пермь университетында атыш оештырган егет хастаханәдә

Студентның күкрәк һәм аяк-кулларында утлы коралдан алган яралары бар.

Университетта атыш оештырган егет бик авыр хәлдә реанимациядә ята дип хәбәр итәләр. Аның күкрәге һәм аяк-кулларында утлы коралдан алынган җәрәхәтләр бар. Хәзер ул аңсыз, ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

Искәртеп үтик, фаҗига Пермь шәһәрендә бүген иртән булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре