МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Хезмәт җимеше: бакчачы түтәлендә ниләр бар?
Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле. Яздан бүгенгәчә тәрбияләгән яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка хәстәрли авыл халкы. Кайнатма ясый, турый, киптерә. Ә бакча уңышына сөенерлекме соң? Уңыштан табыш алучылар бармы? Гомумән, бүген халык бакчасында ниләр бар? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
МӨҺИМ
Балалар ни өчен сәламәтлегенә һәм тормышына зыян сала торган уеннарны сайлый?
Җәйне сагынып көтеп алсак та, балалы гаиләләр өчен сынау чоры да ул. Өлкәннәр эштә булганда, тиктормас балалар урамда кызык эзли.
-
МӨҺИМ
Җәй төсе: ял итәр өчен ерак барып йөрисе юк
Августка аяк басабыз. Тик җәй бетә дип кәефсезләнергә ашыкмагыз. Татарстанда җәйнең соңгы ае җылы истәлекләргә бай булырга охшаган. Туристлар да шул фикердә.
-
МӨҺИМ
Исемлек көткәндә: «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште
Югары уку йортларына укырга керү өчен документлар кабул итү төгәлләнде. 3 августта ташлама буенча укырга керүчеләрнең исемлеге билгеле булчак. Ә гомуми конкурс нәтиҗәләре 7 августта ачыкланачак. «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште.
-
МӨҺИМ
Бер ел икенчесен кабатламый: «ВТ» журналисты игенчеләрнең кәефен белеште
Иген кырларында комбайн гөрелтесе тынып тормаган, игенчеләр өчен үтә дә кызу һәм җаваплы чорга кердек. Күкрәп үскән игеннәр барлык районнарда да амбарларга кайта башлады. Быелгы урып-җыюның үзенчәлеге нидә? Игенчеләрнең кәефен белештек.
-
МӨҺИМ
Кайда син? Быел Татарстанда 282 кеше югалган
Балалар өйдән әти-әниләрен куркытам дип чыгып китсә, өлкән кешеләр югалганда психик авырулар, спиртлы эчемлекләр куллану, гаиләдәге низаглар сәбәпче була. Быел Татарстанда 282 кешенең югалуы турында гариза кабул ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Утыртып әрәм итү: балаларның гомерен өзгән һәлакәттә кем гаепле?
Узган атнада Яшел Үзән районында булган коточкыч юл һәлакәте республика халкын тетрәндерде. Зур тизлек белән агачка килеп бәрелгән машинада алты кеше, шул исәптән биш яшүсмернең гомере өзелде.
-
МӨҺИМ
Акчалы эш кайда бар?
Җәйге җанлану: илдә вакытлыча ялланып эшләүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ арткан. Кемнәрне күбрәк эзлиләр икәне дә билгеле. Эш бирүчеләргә барыннан да бигрәк курьерлар һәм хат ташучылар кирәк. Ихтыяҗ арта икән, димәк, хезмәт хаклары да үсә, ди белгечләр. Акчалы эш кайда бар?
-
МӨҺИМ
Баллы җәй: умарталар сөендерәме?
Умартачыларда урак өсте – бал аерту чоры башланды. Чәчәк, юкә балын авыз итеп караучылар бар инде. Чиратта – карабодай һәм көнбагыш балы. Ә быел бал уңышы белән мактанырлыкмы? Яхшы бал кыйммәт булырга тиешме? Бал сатып алганда ничек алданмаска? «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Хәбәр көткәндә: Татарстанда югалучылар күпме?
Балалар өйдән әти-әниләрен куркытам дип чыгып китсә, өлкән кешеләр югалганда психик авырулар, спиртлы эчемлекләр куллану, гаиләдәге низаглар сәбәпче була. Быел Татарстанда 282 кешенең югалуы турында гариза кабул ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Балаларны мошенниклардан ничек сакларга?
Олысын да алдыйлар, кечесен дә. Мошенниклар корбаннары арасында балалар күп, дип чаң суга белгечләр. Кечкенәләрне куркытып, зурракларын җиңел килә торган акча вәгъдә итеп, төп башына утырталар. Балаларны ничек сакларга?
-
МӨҺИМ
Кара мәче бүлсә юлыңны: ырым-шырымнарга ни өчен ышанабыз?
Ышанмыйбыз, дисәк тә, юлыбызны кара мәче кисеп үтсә, тизрәк төймә эзләргә тотынабыз. Нидер онытып өйгә кире кергәч, көзгегә карап елмаймыйча чыгып китүчеләр дә сирәктер әле.
-
МӨҺИМ
Белмәгәнгә кагылма: гөмбәчеләргә нәрсәне белеп тору комачау итмәс?
Яңгырга иң нык сөенүчеләр, мөгаен, гөмбәчеләрдер. Күк йөзе ачылып китүгә, урман-посадкаларга ашыга алар. Язын кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыйсалар, июньдә майлы гөмбәгә күчәләр. Июльдә инде урманнан әтәч гөмбәсе, ак гөмбә, гөреҗдәләр ияреп кайта. Кулга кәрзин алганчы, нәрсәне белеп тору комачау итмәс?
-
МӨҺИМ
Бәхеттә, шатлыкта... Мул һәм бәхетле тормыш хәзер нәрсә белән үлчәнә?
Казандагы фатир, кәттә «иномарка», Төркиядә ял. Юк, дустым, хәзер болар белән беркемне дә аптырата алмыйсың. Элек байлык, муллык билгесе булган бу күрсәткечләр кеше саен бит, аларга күнектек инде.
-
МӨҺИМ
Урын кирәк әнигә: «ВТ» журналисты Нурания апага җылы оя эзләде
Әнине берәр кая урнаштырасы иде! Редакциягә килгән бу мөрәҗәгатьне ишеткәч, тетрәнеп киттек. Әмма шаккатып утырып булмый, кеше язмышы бит. Ничек тә ярдәм итәсе килде.