МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Үтте дә китмәде: яшьлекне күпме сузып була?
Бик рәхәт вакытта яшибез бит әле. Яшәгән саен олыгаймыйбыз, ә яшәрәбез генә. Бу арада яшьләрнең яшен күтәрү тирәсендә кабат сүз куерта башладылар. Берәүләр аны 40 ка кадәр җиткерергә кирәк дисә, икенчеләр, гомумән, яшьлекне 45 кә кадәр озайтырга тәкъдим итә.
-
МӨҺИМ
Укытучыларга нәрсә кирәк: акчамы, хөрмәтме, әллә яклаумы?
Башлана башланды. Владимир Путин мөгаллимнәргә ярдәм чараларын арттыру турындагы карарны имзалады. Анда педагогларның аерым статусы һәм бу һөнәр ияләренә шартлар булдыру хакында да сүз бар. Сер түгел, күптән көтелгән адым. Укытучылар үзләре ни өмет итә? Аларга барыннан да бигрәк кайсы кирәк: акчамы, хөрмәтме, яклаумы?
-
МӨҺИМ
Җиңүчеләр билгеле! «ВТ» язылучылары арасында бүләкләр уйнатты
Язылучыларыбыз арасында уйнатылган бүләк ияләре билгеле. Төп бүләк – электр самокаты Әлки районының Татар Борнае авылында гомер итүче Рәйсә һәм Рәис Минсәгыйровларга насыйп булды.
-
МӨҺИМ
Авылда бәби табучыларга 200 мең түлиләр
Татарстанда авыл җирендә бәби тапкан хатын-кызларга бирелә торган пособие күләме икеләтә артты. Хәзер беренче сабыен 25 яшькә кадәр алып кайтучыларга 100 мең сум түлиләр. 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызга 200 мең сум акча бирелә.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов бюджет турында: «Вәзгыять теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 1 яртыеллыгында республиканың тупланма бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.
-
МӨҺИМ
Хәерле сәгатьтә! Татарстанда урып-җыю эшләре башланды
Татарстанда урып-җыю эшләре башланды. Иң беренчеләрдән булып уракка Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнары игенчеләре төште. Алар көзге бодай суктыруга керешсә, Балык Бистәсендә – көзге рапс, ә Чистай районында иртә өлгерә торган бәрәңге җыя башладылар.
-
МӨҺИМ
Яңа ишектән: республикада мәгариф оешмаларын төзү, яңарту эшләре ничек бара?
Төзиләр, төзекләндерәләр... Мәгариф оешмаларында эшнең кызу чагы. Хәзерге вакытта республикада җиде мәктәп төзелә. Шуның бишесендә яңа уку елын каршыларга өметләнәләр. Тагын 170 мәгариф объектында республика һәм федераль программалар буенча ремонт эшләре бара. Без Белем көнен яңа мохиттә каршыларга җыенган уку йортларының хәлен белештек.
-
МӨҺИМ
Каешны мәктәптән үк буасы: ОБЖ дәресләрендә нәрсәгә өйрәтмәкчеләр?
«Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) фәнен икегә бүлмәкчеләр. Россия Мәгърифәт министрлыгы яңа уку елыннан бердән икене ясарга тәкъдим итте. Берсе ОБЖ булса, икенчесе башлангыч хәрби әзерлеккә (НВП) әйләнәчәк. Дәресләрдә нәрсәгә өйрәтмәкчеләр?
-
МӨҺИМ
Туйганчы салабыз: ягулыкка бәйле шау-шу кимиме?
Әле яртысы гына узса да, быелгы җәй истә калырлык булды: бензин тирәсендә купкан шау-шу бик күпләрнең төн йокысын качырды. Ягулык салу станцияләрендә озын-озак чиратлар хасил булды, бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, бу хәлләрдән файдаланып кесә калынайтып калырга теләүчеләр артты. Вазгыятьне җайга салу өчен Татарстан Хөкүмәте мәсьәләне үз контроленә алды. Сабак алдыкмы?
-
МӨҺИМ
Шәхси йортлар ник төзелми?
-
МӨҺИМ
Шәҗәрә төзетү күпмегә төшә?
Бүген өйдә эленеп торган зур шәҗәрә беркемне гаҗәпләндерми. Нәселе, гаилә тарихы белән кызыксынучылар байтак чөнки. Сорау арткач, тәкъдиме дә бар: генеалогик үзәкләр арта, борынгы бабаларыңның исемен табып бирергә әзер торучылар саны ишәя. Бүген шәҗәрә төзетү күпмегә төшә? Нәселең серләренә бушлай төшенергә мөмкинме? Кеше ни өчен гаилә тарихы белән кызыксына? Шул сорауларга җавап эзләдек.
-
МӨҺИМ
Отам дип оттыру: илдә яшәүче 13 миллионга якын кешедә комарлы уеннарга бәйлелек бар
Башта булган акча тотыла, аннан кредит карталарына чират җитә, ахырдан исә өйдәге техника, хәтта фатир һәм автомобильләрдән җиләр исә.
-
МӨҺИМ
Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык
-
МӨҺИМ
«ВТ» журналисты балалы гаиләләргә бирелә торган яңа төр түләүгә гариза язып карады
Бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чаралары тагын артты. 1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче әти-әниләр гаилә салым чигерүенә өмет итә ала. Алдан алынган фаразларга караганда, әлеге түләүне илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә, дип исәпләп чыгарганнар. Яңа төр түләүне алу өчен нишләргә? Гаризаны «ВТ» хәбәрчесе дә язып карады.
-
МӨҺИМ
«Бензин кирәкмиме?» Мошенниклардан ничек сакланырга?
Бу ел башыннан бирле мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 2,1 миллиард сум акчасын урлаган. Шунысы да бар: алдакчыларның һәр дүртенче корбанына әле 30 яшь тә тулмаган. Бу көннәрдә исә рульдә йөрүчеләрне: «Бензин сатам», – дип тә төп башына утырта башлаганнар, ди хокук саклаучылар. Уяулыкны ничек югалтмаска?