Бүген Пекинда Олимпиаданың хатын-кызлар хоккее турниры кысыларында узган матчта Россия җыелма командасы Швейцарияне 5:2 исәбе белән отты. Әлеге очрашуда Кукмара районының Сәрдекбаш авылы кызы, хәзер Санкт-Петербургның "Динамо-Нева" командасында уйнаучы Фәнүзә Кадыйрова ике нәтиҗәле пас бирде.
Билгеле булганча, Россияның хоккей буенча хатын-кызлар җыелмасы командасына Татарстанда туып-үскән ике кызны чакырдылар. Фәнүзәдән тыш, төп составка Әлмәттә туып-үскән Ольга Сосина ("Агыйдел", Уфа) да эләкте. Запас уенчылар исемлегенә Актаныш кызы Лиана Ганиева ("Динамо-Нева", Санкт-Петербург) керде. Олимпия Уеннары башланырга берничә көн калгач, командага Саба районыннан Ландыш Фәлахованы (СКИФ, Түбән Новгород) да чакырдылар. Швейцааиягә каршы узган матчта Фәнүзә белән Ландыш уйнадылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез