ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

//

Беренче ярдәм күрсәтә беләсезме?

 

Хат ташучылардан табиб ясамакчылар. Бу хакта “Почта России” оешмасының генераль директоры Николай Подгузов әйткән. Аның сүзләренә караганда, хат ташучылар өйдән-өйгә йөри һәм шул арада халыкка фельдшерлык ярдәме дә күрсәтә ала. Әлеге тәкъдим тормышка ашса, алар кешенең кан басымын үлчәячәк, кирәк икән, ”ашыгыч ярдәм” чакыртачак, гади генә медицина ярдәме дә күрсәтәчәк. Ул гына да түгел, почта бүлекләрендәге элемтә каналлары аша табибтан консультация алу мөмкинлеге дә бар. Ә сез беренче ярдәм күрсәтә беләсезме?

3-1

Зөләйха Хафизова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 
– Мин беренче ярдәм күрсәтә беләм. Институтта укыганда без хәр­би кафедрада да белем алдык. Шәфкать туташы эшенә өйрәндек. Хастаханәләргә барып практика узып йөрдек. Хәтта медицина дип­ломы да бирделәр. Мондый башлангычны кирәк дип саныйм. Кеше гомере турында сүз барганда, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, без ярдәм итәргә тиеш. Мәктәбе­бездә балта остасына кадәр беренче ярдәм күрсәтә ала. 

 
Равия Сафина, инженер-технолог:


– Гомерем буе җитештерү өл­кәсендә эшләдем. Медицина белемем булмаса да, өйрәнергә туры килде. Заводта махсус укыттылар. Кул астында дистәләгән кеше эшли. Кинәт кенә егылып китүче дә, аягын имгәтүчесе дә бар. Бер эшче гел эпилепсия авыруыннан интекте. Аңа да ярдәм күрсәтә идек. Мин бу яңа­лыкны хуплыйм. Хәзерге яшь­ләрне дә тормышка әзерләргә ки­рәк. Хат ташучы ул болай да ярдәм итми калмый, калган һөнәр ияләре дә кеше авыр хәлдә вакытта булышырга тиеш. Алайса, хәзер хәлең начар булса да, сораучы юк. Халык бер-берсенә битараф. Әле ялларда гына тукталышта бер ир ята. Егер­меләп кеше басып торабыз. Ник бер­се килеп хәлен сорасын. Исеректер, диләр. Ә аңа инсульт булган икән.


Резеда Закирова, Әгерҗе районы хакимияте аппараты җитәкчесе:


– Беренче тапкыр автобуста эпилепсия белән чирләүчегә ярдәм күрсәткән идем, шуннан соң күп тә үтмәде поездда тагын шундый ук авыру очрады. Икесенең дә хәле начар иде. Югалып калмадым. Мондый очракта телләрен тешләмә­сен өчен авызга каты әйбер тыгарга кирәк. Аннан ”ашыгыч ярдәм” чакырттым. Хат ташучылар ярдәм күрсәтергә өйрәнсә, начар булмас иде. Алар өйдән-өйгә йөргәч, гаи­ләләр­дәге хәлне яхшы белә. Өлкән­нәр белән дә аралашып торалар. Дөрес, хат ташучыларның эше болай да күп. Әмма игелек кылуның артыгы юк, минемчә.


Ләйлә Мусина, Балык Бистәсе районы, Полянка авылының хат ташучысы:


– Без бу эшләрне кушмыйча да эшли идек инде. Авылда кеше бер-берсен белә. Ялгыз яшәүче әбилә­ребез бар. Алар безне бик сагынып көтеп тора. Йомышларын әйтәләр, серләрен сөйлиләр. Без дә аларга килеп кергәч, ярдәм кирәген күр­сәк, барысын да эшлибез. Табиб та чакыртабыз, кан басымын да үлчәп бирәбез. Әгәр тиеш икән, әле бу хезмәтебезгә акча да түләсәләр, бик теләп эшләр идем.


Оркыя Закирҗанова, диспетчер:


– Мин ашыгыч ярдәм күрсәтә алмыйм. Әмма ярдәмгә кеше чакыра алам. Хат ташучыларга тагын нинди генә эш кушасы калган икән? Болай да хезмәтләре җиңел түгел. Алар андый ярдәм күрсәтә алмый, дип уйлыйм. Моның өчен табиблар бар.


Искәндәр Сираҗи, журналист:


– Миңа беренче ярдәмне күрсә­тергә туры килгәне юк, күрсәтә дә белмим һәм күрсәтергә тиеш тә түгел. Әгәр суга батучы булса, аңа ясалма сулыш алдыру күнекмә­ләрен безгә мәктәптә үк өйрәтте­ләр. Анысын, бәлки, беләмдер, ләкин эш­ләп караган булмады. Тик икенче әйбер бар: хат ташучыны, мес­кенне, хат-газета ташучы гына түгел, кибетчегә дә әйләндерделәр, ул хәзер чәй, шикәр, печенье дә сата, инде медицина хезмәткәре дә ясамакчылар. Бу бит акылга сыймый. Ә хезмәт хакларын алсак, ике тиен бер акча. Аларны тагын нишләтеп кенә бетермәкче булалардыр?! Бер кеше өстенә өяләр дә өяләр, ә түләү мәсьәләсен кайгырт­мыйлар. Хат ташучының төп вазифасы – вакытында газета-жур­нал­ларны, хатларны иясенә илтеп тапшыру. Шуны эшли алсалар, без бик бәхетле булыр идек.


Ренат Таҗиев, Казан дәүләт медицина академиясе доценты:


– Бу мәсьәләне икенче тапкыр күтәреп чыгалар инде. Халыкның сәламәтлеген хат ташучыларга тапшыру дөрес нәрсә түгел. Менә уйлап карагыз әле: авырып киттегез ди. Шул чакта өйгә хат ташучы килеп керде ди. Ярар, кан басымын үлчи алыр инде ул, сүз дә юк. Кан басымы күтәренке икәнне дә аңлар. Шуннан ары нәрсә эшли? Бәлки сезнең кан басымы гел шулай югары яки түбәндер. Ул аны каян белсен? Аннары нинди дә булса дару эчәргә кушамы? Мондый хәл авылда гына булырга мөмкин. Шәһәр халкы, гомумән, үзен ихтирам итүче һәркем сәламәтлеген медицина­ның м хәрефен дә бел­мәгән кеше кулына тапшырмый. Хат ташучыга йөкләгән әйберләр­не көтүчедән дә таләп итә алалар. Ә нигә аптырыйсыз, икесенең дә махсус белеме, әзерлеге юк. Мин мондый яңалык­ка тешем-тырнагым белән каршы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 135, 21.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр