ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

“Бөтен вакытым гаиләмә багышланган”

 

Ул, “Ерактагы йолдызым” фильмында Чулпан ролен башкарып, күпме егетләрнең башын әйләндерде, “Курчак туе”нда чишенеп, шау-шу тудырды, аннан озак кына югалып торды... Шул вакыт эчен­дә рус эстрадасы җырчысы Алексей Воробьевка, үзенең иҗатташ кулдашы Эмиль Талиповка “кияүгә” дә бирделәр аны. Ә чынлыкта... Чынлыкта Нәфисә Хәйрул­лина Мәскәүдә бала тәрбияләп ята.

18-2
– Сез күз уңында булуны бик яратып бетермисез, ә шулай да тормышыгызда нинди үзгәреш­ләр бар?

 
– Мин кияүдә, улыбыз бар. Бөтен вакытым гаиләмә багышланган. Мәскәүгә дан-шөһрәт казанырга килмәдем, биредә мин шәхси тормышымны кордым. Казанда да онытмыйлар, Мәскәүдә дә тик утырмыйм.


– Камал театры сәхнәсендә куелган “Курчак туе” спектакле Сезгә шактый уңыш китергән спектакльләрнең берсе санала. Әмма “Курчак туе”ннан соң югалып тордыгыз, аннан күбрәк җиңел холыклы кызларны уйнадыгыз...


– “Курчак туе” спектакленең темасы хәзер дә актуаль. Кеше язмышлары белән уйнарга ярамаганны күрсәтә ул. Чөнки һәрбер явызлык үз җәзасын алачак. Минем героиням Камәр дә авыр хәлдә кала, тик җан чисталыгын җуймый. Ә аның эш-гамәлләрен чын протест итеп кабул итәргә кирәк. Спек­такльнең миңа карата тәэсирен әйтеп аңлата алмыйм! Тамашачы да миңа ярдәм итә, минем белән бергә сулый иде. Ә сәхнәдә чишенүгә килгәндә, мин пьесаны тулаем аң­лаганчы, бу күренешкә каршы идем. Соңрак кына аның урынлы булуына төшендем. “Курчак туе”­н­нан соң эшсез утырма­дым анысы. Аннан килеп, актриса булгач, нинди рольгә дә әзер булырга кирәк, димәк, режиссер мине нәкъ шундый “җиңел” рольләрдә күргән.


– Бервакыт Сез Фәрит Бик­чәнтәевны күздә тотып: “Мин үз режиссерымны таптым инде”, –дип әйткән идегез. Хәзер үз режиссерыгыз кем?


– Минем хыялым: лаеклы режиссер кулында эшләү. Ә нинди пьесада, анысы алай ук мөһим дә түгел. Минем уйлавымча, яхшы режиссер актерның нәрсәгә сәләтле булуын күрә, тоя, аны ача ала.


– Татар фильмнарында Сезне күреп күнеккән идек, инде хәзер урыс фильмнарында да еш очратабыз. Сез эпизодик рольдә катнашкан “Золотая Орда” сериалы турында, татарлар түбәнсетел­гән, тарих бозылган, дигән ф­и­кер­ләр бар. Сез ничек уйлыйсыз?


– Театр да, кинода төшү дә күңелемә бик якын. Үземне төрле амплуада сынап карау кызык миңа. Ә “Золотая Орда”га килгәндә, бу фильмның фэнтези жанрына караганын онытмасыннар иде. Сериалны төшерүчеләр, актерлар тарафыннан аның уйдырма икәнлеге әйтелде. “Золотая Орда” – Ватанга булган мәхәббәт, хыянәт ачысы, кешеләрнең теләкләре, кимче­лек­ләре турында. Әйбәт кешеме син, начармы, милләттән тормый ул. Фильмда бу төгәл күрсәтелә.  Тарих анда фон буларак кына кала бирә, ә төп планда – мәхәббәт.


– Берара концертлар да алып бардыгыз, сәхнәдән җырлавы­гыз­ны да ишеттек. Җырчы Нә­фи­сә итеп күрү ихтималы бармы Сезне?


– Әлегә бу минем планнарга керми, әмма режиссер кирәк дип тапса, җырларбыз да.


– Сезнең шөгыльләрегез турында да беләсе килә. Әйтик, соңгы арада нинди китап укыдыгыз?


– Кечкенә балам булганга күрә, мин хәзер күбрәк бала тәрбияләү, психологиягә багышланган китап­лар укыйм. Хәзер мине Агния Барто, Корней Чуковский кебек авторлар кызыксындыра. Ә буш вакытымда классик әдәбиятны яңа­дан укыштыргалыйм. 


– Камал театрын сагынасызмы, коллегалар белән элемтәдә торасызмы? Татар мохитеннән читләшү үзен сиздерәме?


– Труппамны сагынам. Анда минем яраткан дусларым, Камал театры сәхнәсендә минем әнием уйнаган. Казанга кайту белән, театрга чабам. Тормыш бит, нишлисең. Әмма мин Африкага китмәдем, үз Ватанымда калдым бит. Мәскәүдә татар диаспорасы бар, мине еш кына мил­ли чараларга чакыралар. Минем өчен кешенең туган җирен хөрмәт итүе мөһим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 44, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!