ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Җәһәт әңгәмә

Тәслимә Низами:  Иҗат җаннан чыга ул, кан белән бергә тама...

 

/Әңгәмәдәш –  Гөлинә Гыймадова/

Тәслимә Низами исемен ишеткәч, күпләр хәтерләрендә “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Бал җимешем”, “Бәхет кирәк миңа да” кебек күп кенә популяр җырларны яңартыр. Гомумән, бүген эстрада җырчы­ла­рының күбесендә Тәслимә Низами иҗат иткән көй булмый калмас. Ә ул җырларның күбесе башкаручының визит карточкасы исәбендә йөрер. Шагыйрә, композитор, җырчы. Ә без аны журналист буларак та беләбез. Социаль якланмаган катлау өчен нәшер ителгән “Өмет” газетасында иңгә-иң эшләгәндә, аның иң матур, иң моңлы җырлары язылмадымы икән әле. Баксаң, үзе дә шул вакытларны сагынып яши икән.

 

18-1  

– Тәслимә ханым, журна­лис­тика мәктәбе иҗатыгызга ничек тәэсир итте?

– Журналистикада эшләү телне чарлау, тормышның пәрдә арты, халык белән якыннанрак танышу өчен кирәк булды. “Мәдәни җомга”да сәнгать әһелләре, иҗатташлар белән элемтәне ныгытсам, “Шәһри Казан” – кала тор­мышын, “Мәгърифәт”, исе­мен­нән үк күренгәнчә, фән һәм мәгариф өлкәсен һәрьяклап өйрәнүгә этәргеч булды. Алар барысы да нинди дә булса җим бирде. Ә инде “Өмет” халыкның социаль якланмаган катлавының тормышы, проблемалары белән якыннан танышырга ярдәм итте. Нәкъ шундый язмышлар миңа кагылмый дип берәү дә кистереп әйтә алмый. Сынау булып, чир дә килә, башкасы да. Миңа да бу проблемалар белән йөзгә-йөз калырга туры килде. Җыеп әйт­кәндә, һәр басма күңелдә үз эзен калдырды. Коллегаларга зур рәхмәт. Алар иҗатымда һәрвакыт ярдәм итте­ләр, хәлемә керделәр. Аларның җылы карашы миңа бетмәс көч, илһам бирде. Сүз уңаеннан, тиз­дән “Выбор” (“Өмет”) газетала­рының нәшер ителә башлавына егерме ел тулганын искәртик. Авыр йөкне уфтанмый тартып барган һәм кыерсытылганнар­ның проблемасын үзенекедәй якын күргән бу кечкенә генә коллективны бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм.

 

– Шигырь кайчан языла?

– Сигез ай шигырь язганым юк иде, ниһаять, каләмгә тотындым. Илһам килгәнен көтеп торсаң дип үз-үзләрен көчләп, аннан фикер, моннан рифма чәлдереп эшләүчеләр дә бар. Мин алай бервакытта да эшли алмадым. Шигырь язу өчен илһам кирәк. Җаның буш булса, хис булмаса, кемнеңдер кайгысы өчен кайгырмасаң яки шатлыгын ур­таклашмасаң, иҗат туктала. Кү­ңел байлыгы гына халык яратырлык иҗат җимеше тудыруга сәбәпче була. Әле күптән түгел генә танышыма багышлап җыр яздым да, ул, кайдан килә сиңа мондый байлык, дип хәйран калды. Җаннан чыга ул, кан белән бергә тама...

 

– Димәк, шигырь язу өчен гашыйк булу ки­рәк?

– Дөресрәге, хисләр белән яшәргә кирәк. Авырып терелгән кеше бигрәк тә аңлый моны. Чөнки күңеле нечкәрә һәм дөньяны бөтенләй башкача күрә, кабул итә башлый. Мин шундый халәттә бүген. Казан ревматология бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Равия Гаяз кызы Мухинага бик рәхмәтле мин. Ул мине иркен йөрерлек итеп аякка бастырды. Югыйсә ярты көн аякларны яза алмый идем. Ничек үрмәләп торганны, сызлануларны искә аласы да килми. Сынауны башыңнан кичергәч кенә үзең атлап йөрү, кеше ярдәменнән башка караватың­нан тору, дөньяны сөеп карау­ның нинди зур сөенеч икәнлеген аңлыйсың. “Бәхет кирәк миңа да” дигән җыр мәхәббәт кирәк ди­гәннән генә тумады. Ул – барыннан да бигрәк, саулык сорау, сөенеп яшәү дигән сүз.

 

– Шигырь белән көй язу бергә үрелеп барамы?

– Кайвакыт, миңа берәр ком­позиторның җаны күчкән­дер, дип шаяртып әйтеп куям. Ә бит бу чыннан да шулай булырга мөмкин. Чөнки иң популяр җыр­лар бер сулышта, кулдан тотып яздырган кебек туды. Йоклаганда да көй яза идем берара. Кайчак өлгермәдем бит дип өзгә­ләнәм, ә төштә шул строфаларны яңадан кабатлыйлар. Гомумән, төш күрү ул – әле фән тарафыннан да яхшылап өйрәнелеп бет­мәгән өлкә. Иҗат кешеләре өчен төш бик зур әһәмияткә ия. Туфан Миңнуллин да төшләрен юкка гына кәгазьгә төшереп бармаган бит инде. Аның хәтта шул исемдәге әсәре дә бар бит әле.

 

– Тәслимә ханым, сезне бик уңган һәм гайре табигый сәләтләр иясе дип тә сөйлиләр бит әле.

– Догалар укысам, шифалы диләр. Тәнгә тимер әйберләр генә түгел, пластмасса предметлар да ябыша. Магнитлымындыр инде (көлә). Кая барсам, шуннан берәр һөнәргә өйрәнеп кайтырга тырышам. Әйтик, менә Свердлау өлкәсенә гастрольгә баргач, Гөлнара Гобәевадан ефәк өстенә ефәк куеп эретеп бизәк төше­рергә өйрәндем һәм чигү үр­нәкләре алып кайттым. Безнең һәр тарафка сибелгән татар кул эшенә бигрәк оста бит ул. Шул энҗеләрне туплыйсы һәм югалт­мыйсы иде. Бакчам тулы чәчәк, яшелчәләрнең барысы да уңды быел. Эшкә алынсам, җиренә җиткереп эшләргә яратам.

 

– Сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында булачак концер­ты­гыз­ның максаты нинди?

– Ел саен тамашачыларым алдында чыгыш ясап, иҗат үсе­шемне күрсәтәсем килә. Ул кичә­дә иҗатташ дусларым, җырла­рым белән сәхнәгә чыккан коллегаларым да катнашачак. Аның “Гомер юлы” дип аталуы да очрак­лы түгел. Кеше туганнан алып соңгы көненә кадәр нәрсә­ләр кичерә? Без менә шул сорауга җавап табарга тырыштык. Җыр­ларым ул – гомер юлы. Кеше гомерендә нинди хисләр кичерә – минем җырларымда шул чагыла. Шигъри тел белән әйткәндә,

 

Гомер юлы, их, бу гомер юлы

Кара белән актан тора шул.

Тора алмам диеп егылганда,

Көтмәгәндә, берәү суза кул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 23.08.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр