ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиянең иң бай 200 кешесе арасына Татарстаннан да 4 бизнес әһеле кергән

 

Forbes журналы Россиянең иң бай 200 кешесен атаган. Беренче урында – “Новатэк” идарәсе рәисе Леонид Михельсон. Аның байлыгы 24 миллиард доллар дип бәяләнә. Новолипецк металлургия комбинаты хуҗасы Владимир Ли­синның – 21, “Лукойл” президенты Вагит Алек­перовның 20 миллиард доллар акчасы бар.

 

Әле­ге исемлеккә Татарстаннан да дүрт кеше кер­гән. Исемлекнең 79 нчы баскычында – “Татавтодор” хуҗасы Айрат Шәймиев (1,3 миллиард доллар), 80 нче урында – “ТАИФ“ директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев (1,3 миллиард доллар), 85 нче урында – “ТАИФ“ директорлар советы башлыгы Рөстәм Сүлтиев (1,2 миллиард доллар), 88 нче урында – “ТАИФ“ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов (1,2 миллиард доллар).

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!