ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

//

Яңа көн – яңа хәбәр

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Швеция Король­леге­нең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Петер Эриксон белән оч­рашты. Президент Казанга килгән өчен Эриксон әфәндегә рәхмәт белдерде. “Без үзара мөнәсәбәт­ләрне сакларга һәм үстерергә тиеш, – диде ул. – Бүгенге шартларда урнаштырылган элемтәләребезне, шул исәптән эшлекле элемтәләрне саклау аеруча мөһим”, – диде ул.

 

***

Татарстан Премьер-минис­тры Алексей Песошин Волгоградка эшлекле сәфәре кысасында 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатына төзелеп килә торган стадион белән танышты. Татарстан Хөкүмәте башлыгы стадионның кызыклы конс­трукциягә ия булуын, башка инфраструктурасын да билгеләп үтте. “Мондый структураны тормышка ашыру бик авыр, әмма, күргә­не­безчә, эшләр әйбәт бара, – диде ул. – Татарстан бу этапны 2012 – 2013 елларда, Казанда Җәй­ге универсиадага әзерләнү кысаларында яңа футбол стадионын төзегәндә үтте”. 

 

***

Иртәгә илебездә Хәрби Һава Көчләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.Нигъмәтуллин редакциябез аша хәрби авиаторлар һәм Хәр­би  Һава Көчләре ветераннарын котлады.“Ватаныбызның канатлы сакчылары һәрвакыт Россия халкы­ның батырлыгы һәм осталыгын, таланты һәм хезмәт сөючәнлеген  гәүдәләндерде, – диелә котлауда. – Аларның каһарманлыгы дәһ­шәтле сугыш елларында илебез­нең бәй­сез­лек һәм мөстәкыйль­леккә хокукын саклап калу мөмкинлеге бирде. Хәрби очучылар сугыштан соң да: Әфганстан һәм Вьетнам, Кытай һәм Корея, планетаның башка “кайнар нокталары” күгендә үзлә­ренең интернациональ бурычын намус белән үтәде. Александр Покрышкин, Иван Кожедуб, Валентина Гризодубова, Марина Раскова, Полина Осипенко, Валерий Чкалов, Михаил Громов һәм башка хәрби очучыларның исемнәре ватаныбызны сөю синонимына әй­ләнде”. 

 

***

Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысына 100әр мең сум күләмендә премия биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министр­лыгының матбугат хезмәте. “Татарстан Республикасы Президенты, быелгы һава шартларын исәпкә алып, 100әр мең сум кү­ләмендә 200 премия бүлеп бирү турында карар кабул итте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң яхшы комбайнчыларны ачыклау өчен көн саен мониторинг үткәрә”, – диелә ведомство хәбәрендә.Татарстанда 3,3 миллион гектар мәйданда барлыгы 4 миллион тоннадан артыграк ашлык, 2,5 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге, 270 мең тонна майлы үсемлекләр, 3 миллион тонна тупас һәм сусыл терлек азыгы җыю планлаштырыла. Рөс­тәм Миңнеханов әйтүенчә, һава то­рышының салкынча, яңгырлы  булуы авыл хуҗалыгы культура­ларының үсешен тоткарлады.

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112