ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 43, 28.03.2017/

Авыл кешесен кем яклар?

 

“Сыерларны бирмибез!” Хәтерләсәгез, узган елның октябрь ае саннарының берсендә, газетабызда әнә шул исемдәге мәкалә дөнья күргән иде. Анда Азнакай районындагы Әсәй авылы кешеләренең, тере калкан булып, “КамАЗ”лар алдына чыгып басуы, инвестор саналган “ЭлитАгроИндустрия”гә ферма сыерларын төяп алып китәргә ирек куймавы, ягъни ферманы, андагы эш урыннарын саклап калуы бәян ителде.

 1-1
Газета укучыларга Әсәй хуҗа­лыгының мөшкел хәлгә төшүе, нәкъ шул вакытта (төгәлрәге, 2016 елның язында) авыл, аның терлекче, механизаторлары өстенә “бәхет ишелеп”, хуҗалыкны кү­тәрергә, бурычлардан арындырырга дип, исеме алда телгә алынган инвесторның килеп чыгуы, әмма авыл халкы, җирле авыл хуҗалыгы идарәсе, элекке КФХ җитәкчесе белән уртак тел таба алмауны сылтау итеп, алар­ның җәй азагында ук тәртәләрен кирегә боруы, һәм киткәнче, түккән акчаны кире кайтару ниятеннән, бар булган терлек­ләрне алып китәргә йөрүе хакында да искәртик.


Бу юлларның авторы узган көздә Әсәй авылы халкының бер­дәмлегенә, үзләрен яклап кө­рәшкә күтәрелүенә ихластан сөенеп кайтып киткән иде. Арбитраж суды карары нигезендә маллар алда телгә алынган җавап­лылыгы чикләнгән ширкәт мил­кенә күчкән булса да, бу хәлдән чыгу юлы табылыр, сыерлар урыннарында калыр, дигән өмет бар иде ул вакытта. Ни дисәң дә, халыкны, аның мәнфәгать­ләрен якларга тиешле район хакимияте, сыерларның баш саны өчен җаваплы җирле авыл хуҗалыгы идарәсе дә бар бит әле. Алар әсәйләрне ярдәменнән ташламас, четерекле мәсьәләне чишү юлларын табар кебек иде. Тик, ни кызганыч, өметләр акланмады. Агымдагы елның гыйнварында редакциягә Марат Сабирҗанов дигән кеше җитәкләгән “Элит­Агро­Индустрия”нең Әсәй һәм Митрәй авылларындагы терлек­ләрне төяп билгесез тарафка алып китүе, Әсәй авыл җирлегенә кергән шушы ике торак пунктта өч дистәгә якын кешенең эшсез калуы хакында хәбәр килеп иреште. Ул гынамы, терлекчелек биналары, элекке КФХга кергән инф­раструктураның олы өлеше тиз генә сафка бастырып булмаслык итеп ширкәт кешеләре тарафыннан тузды­рыл­ган-таланганлыгын газета хә­бәрчесе үз күзләре белән күреп кайтты.


Төнге “кунаклар”

Әсәйдәге халыкның ныклыгын, бердәмлеген, тиз генә бирешмәсен аңлаган инвестор башта авыл кешеләрен, бигрәк тә фермада эшләүче терлекче, фермага хезмәт күрсәтүче механизаторларны тынычландыру максатыннан аларга хезмәт хакы хисабына очсызрак бәя белән сыерлар өләшеп чыга. Сала халкы арасыннан кайбер ышанычсыз, аумакайрак затларны сайлап алып, аларны үз ягына карата, ягъни үзенә ярдәмгә җирле “бишенче колонна” әзерләп куя. Исәпләре халыкны икегә аеру, куркыту, таркау итү була, күрә­сең. Тик авыл халкы боларга карап кына үзгәрми, маллардан баш тартырга җыенмый, ферманы саклаучы каравыл да урынында кала. Чөнки авыл кешесе белә, эчке тоемлау белән аңлый: кәгазьдә ферма, маллар, техника, башкасы кем милке генә саналса да, ул биредә гомер-го­мер­гә эшләгән һәм яшәгән ха­лыкның тире белән сугарылып барлыкка китерелгән бит.

 
Малларны алып китү вакыйгасы, гомумән, детективны хә­терләтә. Күз алдыгызга китерегез: 30 декабрьгә каршы төн. Яңа ел алды мәшәкатьләренә дә карамастан, фермада дүрт кеше кизүдә. Авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева, элек биредәге КФХны җитәкләгән Илнур Кә­лимуллин һәм тагын ике кеше. Инвесторның кайчан да булса сыерлар артыннан киләсен си­зенгән халык уяулыгын бер көнгә, бер төнгә дә югалтмаска тырыша. Башта барысы да тыныч була. Менә төн уртасы да узып китә, Әсәй инде тирән йокыда. Тик төнге икедә ферма ти­рә­сендәге тынлыкны “КамАЗ” машиналары тавышы боза. Прицеп­лар таккан, маллар алып ки­тәргә җайлаштырылган 5 автомашина терлекчелек биналары янына килеп туктый. Кабиналардан дистәләп таза егет коела. Килүчеләр, вакытны сузмый гына, малларны төяү хәстәренә ке­решкәндә, билгеле инде, кизү торучылар аларга кискен каршы төшә. Тик, ни кызганыч, көчләр тигез түгел. Төнге икедә авыл халкын да күтәрәм димә. Авыл җирлеге башлыгын эткәләп-төрт­кәләп, телефонын тартып алып кына калсалар, ир-атларга резин тукмаклар да эләгә. Ферма саклаучыларны бер читкә кысрыклап, малларны автотранспортка төягәндә, гауга урынына район үзәгеннән полиция хез­мәткәрләре килеп җитә. Малларны урынында калдыру, кизү торучыларга ярдәм итү ниятеннән түгел, ә ике арадагы җәнҗал-дөмбәсләшүләрне булдырмау максатыннан. Башкача әйткәндә, “ЭлитАгроИндустрия” егетләре тыныч кына малларны төйи алсын өчен.

Инвестор вандал була аламы?

Шушы хәлләрдән соң, ягъни хокук саклау органнарының, район хакимиятенең, авыл ху­җалыгы идарәсенең кем ягында икәнен белгән авыл кешеләре маллар белән хушлашырга мәҗ­бүр була. Үткән язмада әйткән кирмән-крепость алына. Ике тәүлек эчендә арасында ике йөз савым сыеры булган дүрт йөз баш мөгезле терлек, Әсәй һәм Митрәй фермаларын бөтенләйгә дип ташлап китә. Шулай итеп авыл карап торган, ничә дистә еллар биредәгеләрнең эш урыны булган, күпме буын кеше юктан бар иткән терлекчелек тармагы юкка чыгарыла.


Тик алда искәртүебезчә, фа­җига сыерларның “бәхет эзләп” чит якларга сәфәре белән генә бетсә икән. Сыерлар артыннан ферма биналарындагы файдага яраклы алып китәрлек нәрсә бар, барысы да “аяклана”-талана. Савым аппаратларыннан башлап, терлек азыгы салына торган ничә рәт тимер улаклар, араннар, малларны эчертү системасы, сөтүткәргеч торбалар – барысы да урыныннан куба. Ярый ла диварлар исән, идән белән түшәм үз урыннарында. Тимер баганалы, тимер коймалы зур утар булган урында кисек багана төпләре генә тырпаеп калган. Ашлык амбарларының торышын үзем барып күрмәдем, тик, әйтүләренчә, аларның да металлдан булган өлешләре читкә “очкан”. Автоүлчәү булып, ул да тулысынча йолкынган-тузды­рыл­ган. Савым сыерлары өчен күптән түгел генә торгызылган җәйге лагерьдан да бернәрсә дә калмаган. Шулай итеп, Әсәйне тоткан инфра­структураның олы өлеше бүген кырык бишенче елгы Хиросиманы хәтерләтә. Сыерларны алып китү ярар, законга күпмедер сыйсын да. Тик металл дип, вандалларча кылануны сә­ламәт акыл белән барыбер аңлап бетереп булмый. Моны, төп­тән­рәк уйлаганда, авыл халкыннан үч алу, аннан көлү гамәле дип тә бәяләргә мөмкиндер...

Җитәкчеләр ни сөйли?

Азнакай районы авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасим Усманов сөйләгәннәр буенча, “Элит­Агро­Индустрия”не КФХ башлыгы Илнур Кәлимуллин интернеттагы “Авито” порталы аша эзләп тапкан һәм идарәгә белдермичә генә апрель башында алар белән килешү төзеп куйган. Килешү бар­лыгы авыл хуҗалыгы ида­рәсенә, җитәкче әйтүенчә, август аенда мәгълүм була. Ә бу вакытта инде хуҗа­лыкны кулыннан бө­тен­ләйгә ычкындырасы кил­мә­гән, инвесторда идарәче булып калган Кәлимуллин һәм аны ул чорда яклаган авыл халкы белән “ЭлитАгроИндустрия” арасында аңлашылмаучанлык, беренче низаглар башлана. Җыеп алынган ашлыкны инвестор каядыр читкә озата башлый. Силос базлары яртылаш буш кала. Инвесторның биредә вакытлы оешма икәнлеге шунда ныклап сизелә дә. Кем икәнен әйтмәсә дә, Миргасим Вәли улы: “Сыерлар мәсьәләсендә безне каршы тормаска кушып кисәттеләр”, – ди. Әсәйнең чәчүлек җирләренә яздан “Азнакай” агрофирмасы керәсенә, кырчылык буенча проблемалар булмасына ышандыра. Тик фермаларга кайчан да булса маллар кайтарыласын, терлек­челәрнең эшле буласын җитәкче вәгъдә итми.


Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, Әсәй авылында туып үскән Наҗәт Нәгыймовның исә төп сүзе шундый булды: “Ике оешма җитәкчесенең алдан килешеп, сүз куешып эшләнгән астыртын гамәлләрендә (сговорда), со­ңыннан акча бүлешә алмау аркасында килеп чыккан күләмле гаугада, авылны фермасыз калдыруга барып җитүләрендә безне гаепле итәргә телиләр, бу – дөрес түгел”. Миңа калса, сүз куешу, мал бүлешә алмау диюдә дөреслек, чыннан да, бардыр. Моны авыл халкы да сизенә. Элек Илнур Кәлимуллин яклы булган кешеләр хәзер аңа ышанмый инде. Ул гынамы, авыл кеше­ләре арасында хәзерге хәл­нең, проблемаларның юан башы аңа барып тоташа дип уйлаучылар да хәтсез.

Кем мәнфәгате өстен?

Үз-үзеңне яклап көрәшкә чыгу, әлбәттә, һәр яктан мактауга лаек гамәл. Әмма һәртөрле кө­рәштә мөмкинлекләр, чикләр бар – гаҗизлектә калган халык сәнәк сугышына күтәрелә алмый бит инде. Тагын да бер нәтиҗә: Әсәй мисалында күренгәнчә, сине ул көрәштә яклаучы, сиңа теләктәш юк икән, тырышлык көткән нәтиҗә китермәскә дә мөмкин.


Әсәйләр – үҗәт, тырыш, уң­ган-булган халык. Аларның әле бүген дә, сыерларсыз калгач, талангач та бирешергә, язмышлары белән килешергә исәбе юк. Халык кул селтәргә, тынычланырга уйламый. Пенсия яшен­дәге абый-апалар хәзер дә төрле инстан­цияләргә хатлар язып, авылдашларын эшсез калдыручыларны хөкемгә тартуны таләп итә. Кат-кат хуҗалыкның мөл­кәтен, ке­рем-чыгымнарын барлый, читкә киткән, таланган суммаларны исәпли, мәш килә. Биредә халык дип көн-төн янып йөргән авыл җирлеге башлыгы, фидакарь зат – Люция Вәлиеваны да тагын бер кат билгеләп үтәсе килә. Халык эшсез калмасын, дип бөтен башлык та фермага барып, сыерлар саклап йөрер иде микән, әйтүе кыен.


Соңгы сүз итеп шунысын да белдерәсе килә: әйе, шәхси милек закон тарафыннан яклана. Тик авыл кешесенең ихтыяҗ-мәнфәгатьләре, аерым алганда, хезмәткә хокукы да бар бит әле. Ни өчен андый хокук Әсәй мисалында гына түгел, хәтсез башка шундый очракларда беркем тарафыннан да якланмый һәм сак­ланмый? Ник еш кына үзен инвестор дип атаучы ширкәтләрнең (барысының да димим) һәм фермер хуҗалыкларын җитәкләүче шәхси эшмәкәрләрнең авылны мөмкин кадәр ныграк бөлдереп кесә калынайтуга юнәлтелгән ихтыяҗлары өстен чыга? Мондый хәлләргә кайчан да булса чик куелырмы?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 32, 03.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1