ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 4, 13.01.2018/

Урысча сөйләшеп, татарча җырлап булмый

 

Резедә Шәрәфиеваны беркем белән дә бутап булмый. Ул сирәк тавыш иясе, үз-үзен тотышы, сәхнә киеме дә башкалардан үзгә аның. Белгечләр исә, Резедә татар эстрадасына Европа стиле алып килде, дигән фикердә. Ләкин ул сәхнәгә башка һөнәр үзләштергәннән соң гына килә. Чаллыдан  Казанга да күченеп килергә атлыгып тормый. Моның сәбәпләре нидә? Җырчы татар эстрадасы киләчәге турында нинди фикердә? Татарстанның атказанган артисты белән әнә шулар хакында сөйләштек.

18-1

– Резедә, Сез мәктәптә укыганда ук оста гармунчы булып танылгансыз, әмма булачак һөнәр итеп рәссамлыкны сайлагансыз. Бу – киләчәк карьера өчен бер адым артка чигенү түгелме?

 
– Сәхнәгә нәкъ менә шушы юлларны үтеп килүем үземнең йөземне, тамашачымны, тотрык­лы урынымны табарга ярдәм иткәндер дә әле. Шуңа күрә рәс­сам-бизәүче һөнәре минем өчен артык булды дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Кул эшләре белән шөгыльләнергә, нәрсәдер ясарга бик яратам. Бу безнең әни ягыннан нәселдән килә. Бабай агач эшләнмәләрен югары сән­гать дәрәҗәсендә башкара иде. Ул кәрзинен үрде, сандыгын да, агачтан савыт-сабасын да ясады. Агай-энеләре дә агачтан уеп савыт-саба ясаучылар иде. Әти ягыннан исә барысы да – педагог­лар. Бабам – мәктәп директоры, әти – укытучы. Туганнарымның да күбесе укытучы һөнәрен сайлады. Үзем дә чак кына укытучы булмый калдым.  Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, бер ел Кадрәк авылында эш­ләдем, шунда укытып та калган булыр идем дә, укытучылар җитә дип, мәктәпкә түгел, интернатка тәрбияче итеп билгеләделәр. Шунда  үзем пешекче, үзем тәр­бияче, идән юучы, завхоз булып бер ел йөргәннән соң, болай булмый бу дип, Казанга укырга киттем. Менә шулай рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштердем.

 
– Сәхнәгә композитор Ринат Гобәйдуллин алып чыкты дигән идегез. Ә бер ел элек иң соңгы җырын миңа тапшырып калдырды дидегез. Ул нинди җыр, аны репертуарга алдыгызмы инде?


– Ринат абый белән, вафатына бер ай кала микән, очрашкан идек. Узган елның декабрь азагы иде ул, минем Чаллыда гас­троль­дә чагым. Шунда очраштык. Ринат абый колачын җәеп каршы алган иде. Гомумән, һәрбер кеше күңеленә юл таба белә торган, гаҗәеп киң күңелле кеше булып истә калды. Бу искә алу рухын шат кылсын иде инде... Менә шул соңгы очрашуда, ул миңа, үскә­нем, бу җыр сиңа туры килә дип, әниләр турында җыр тапшырды. Бу безнең соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган?.. Әллә югал­­ту ачысы узмаган, әллә башка сәбәп – ул җырны әле башкарганым юк. Алла боерса, үз вакыты белән тамашачыга тәкъдим итәр­мен.


 Мине, чыннан да, Ринат абый сәхнәгә чыгарды. Ул үз ан­сам­­­­- б­ленә чакырып алмаса, кем белә, бәлкем әле дә рәссам булып эшләп йөргән булыр идем. Ул чакта Чаллыда тулай торак, ку­накханәләрне бизи идек, бөтен нәрсә кулдан эшләнә торган замана иде бит. Һәрбер коллек­тив­ның үзешчәннәре була, мин дә, сирәк булса да, җыр­лаштыргалап йөрим. Берзаман җыр конкурсында катнашырга булдым. Ринат абый мине әнә шул бәйгедә күреп алды. Сеңлем, синдә сирәк очрый торган альт тавыш, аны яшереп ятарга ярамый, дигән иде. Шуннан соң “Сер­­дәш” оештырган концертларда катнашкалап йөрдем. Ә бу – коллективның иң көчле, иң матур чагы. Бер концерттан соң Ринат абый, син, давай, йөрмә болай итеп, монда эшкә кил, диде. Штатлы җырчы булып китүемә сөенә-сөенә эшли башладым. “Сердәш”тә Ринат абый җыр­ларын башкара идек. Ул һәрбе­ребезгә атап җырлар иҗат итте. Ринат абыйның җыр­лары мине халыкка танытты, алар – үзенчә­лекле һәм гомерлек җырлар. “Мәк чәчәге” дисеңме, “Мәхәббәт җыры”мы, “Ярат кына” – боларны халык шундый җы­лы кабул итте.


– Чаллыдан Казанга күчү авыр булмадымы? Казанда, ни дисәң дә, җырчылар күп...


– Мин аның авырлыгын сиз­мәдем дә. Казанга күчкәнче, дүрт ел буе Чаллыдан килеп эшләп йөрдем. Казан – Чаллы юлына тузан кундырмадым да бугай инде мин. Әйтик, бер көнне концертта катнашып кайтып кына китәм, икенче көнне башка чарага чакыру алам. Бер дә авырсынмыйча тагын юлга кузгалам. Яшьлек белән юл авырлыклары белен­мәгән, күрәсең. Казан артистлары белән эшләве икенче төрле, кызыграк иде, дип әйтимме соң. Аларның чыгышлары, үз-үз­ләрен тотышлары үзгә иде. Бу очрашулар эшләргә дәрт бирде. Шуңа Казан мине җылы кабул итте дип уйлыйм. Белә­сезме, мил­ли-мәдәни үзәккә чакыру алган килеш, дүрт ел буе, юк, мин Чаллыны яратам, дип йөргән кеше бит мин. Хәзер кем шундый сүзне әйтә ала? Өстә­венә торак мәсь­ә­ләсен дә җайлыйбыз дип торалар. Ничә ел шулай йөрдем. Ә үзем гел Казанда җырларга атлыгып торам. Дүрт ел узганнан соң үзем килдем инде аннары. Хәзер дә шәһәр филар­мония­сендә бик яратып эшлим.


– Президент Рөстәм Миң­нехановның татар эстрадасын “фонограмма, нәрсәдер ки­гән­­нәр, ничектер селкенәләр шунда...” дип тәнкыйтьләвен хә­терлисездер. Ләкин бу тән­кыйть Сезгә туры килми. Киемдә, мәсә­лән, эстрадага Европа стилен алып килдегез.


– Сәхнә киеме, минемчә, үзе бер сәнгать әсәре булырга тиеш. Баш киеме белән булса, тулы канлы, тәмамланган вариант килеп чыга. Сәхнәгә чыкканда ятрак әй­бер­ләр кияргә дә оялмыйм. Чөнки ул – минем теге яки бу җырымның образы. Дөрес, урамда алай йөрмим инде, оялта. Сәхнә – сәхнә инде ул. Кайчак мәзәгрәк баш киеме дә киям. Тамашачыдан, менә нәрсә киеп чыктым әле, ямьсез түгелме, дип сорап куям. Алар мине елмаеп каршы ала, үзем дә елмаям. Юк-юк, ямьсез түгел, килешә, диләр. Сәхнәдә җыр гына түгел, кием дә – иҗат җиме­ше. Ә эстрадага килгәндә, кызганыч, без Президент тәнкый­тенә лаек идек. Зә­вык дигән нәрсә дә аксый без­дә. Дөрес, бик матур киенү­челәр дә бар, сәхнә киеменең нәрсә икә­нен аңламаучылары да шактый.


– Җыр сайлаганда талымлымы Сез?


– Сүзләргә бик игътибар итәм. Үземә “тисә” генә, ул җырны башкарырга алынам. Ренат Гобәйдуллин, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов җырла­рын башкардым. Соңгы вакытта композитор Риваль Хисмәтуллин белән шагыйрә Айгөл Вәлиул­лина иҗат иткән җырларны яратып башкарам. Композитор Ай­дар Тимербаевның Айдар Мин­һаҗев сүзләренә иҗат иткән җырлары күңелгә якын.


– Узган ел татар теленә һөҗүм белән тарихка кереп кал­ды. Җырчылар да туган телне яклап, үз өлешләрен кер­тергә тырышты, флешмоб­лар оештырды. Кызганыч, яңа елны “татар теле балалар бакчаларында мәҗбүри укытылмаячак” дигән яңалык белән башладык. Мондый шартларда безгә татар телен ничек сак­ларга?


– Миңа калса, татар теленең кысылуы безнең өчен беркадәр файдага да булды әле. Уянып киттек, җитешсезлекләребезне күр­дек, иң битараф дигәннәрдә дә милли горурлык хисе уянды. Татар телен саклап калу безнең үзе­безгә бәйле. Әйтик, менә эстрадага күпләп яшьләр килә, алар татарча җырларга омтыла, яңа стиль­ләр уйлап табалар, эз­ләнәләр. Мин моңа шундый шатланам. Бу бит татар җырына, җыр аша татар теленә тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирә дигән сүз. Татарча күбрәк җыр­лаучы булган саен, аның тың­лаучысы да арта. Билгеле, сыйфатны да төшермисе иде. Мәгарифтән булмый икән, телебезне сәнгать аша булса да сак­лыйк. Монда бәлкем бәйсез кеше­ләрнең махсус программалар эшләве дә кирәктер. Бу эш башланды да. Төрле төркемнәр оешты. Кайдадыр балаларга милли гореф-гадәт, уеннарны өйрә­тә­ләр, кайдадыр халык өчен концертлар оештырыла. Югалып калмабыз, киләчәгебез өметле булыр, дип ышанам.


– Кызыгыз Зөләйха татарча беләме?


– Белмичә! Үзем татарча җырлап йөреп, балам урысча сөйләшсә, ул бит адәм көлкесе була. Зөләйха рус мәктәбендә бишенче сыйныфта укый. Аларга татар теле дәресе керә, ләкин ул дәресләргә генә таянып булмый. Өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез. Моннан тыш һәр көнне үзе сайлаган берәр татар әсәреннән кимендә ун битне укыйбыз. Каникулларыбыз авылда, әбиебез янында үтә. Анда инде чеп-чи татар мохите.


– Бу арада телевизордан Сез уйнаган фильмны карадык. Татар киносы турында фикерегез нинди?


– Күзгә күренеп алга барабыз, шөкер. “Югалту”, “Күктау”, “Би­бинур” кебек җитди кинолар да, гади халык яратып карый торган сериалларыбыз да бар. “Яланаяк­лы кыз”ны чиле-пешле дисәләр дә, ул үз тамашачысын тапкан иде. Хәзер әлеге кинода уйнаган Асылъярыбыз янә кинода төшкән. Үземнең дә “Сөю көтә йөрәк” дигән фильмда катнашканым булды. Мин аңа балам кечкенә булгач, авырсынып кына ризалык биргән идем. Башкарып чыккач, сөендем. Күп көчне алса да, нәтиҗәсе начар булмады. Тагын чакырсалар, рәхәт­лә­неп катнашыр идем.


– Күптән түгел туган көне­гез узды, аны ничек билгеләп үттегез?


– Минем туган көнгә еш кына концертлар туры килә иде. Узган елны исә үземнең тамашачым алдында иҗади бәйрәм ясыйсым килде. Быел өйдә, тыныч кына узды. Мин үзем тынычлык яратам. Өйдә якыннарың янәшә­сендә булудан да рәхәте юк. Ә гыйнвар концертларга бик бай. Солянкалар да бар, юбилей кичәләренә дә чакырып торалар. Гыйнвар азагында исә Равил Галиев белән бергә эшли башлавыбызга 20 ел тулуны концерт белән билгеләп үтәргә булдык. Менә шулай, иҗат гөрләп бара, тамашачым яратып килә, авылда нигезебез нык. Моны бәхет дими, ни дисең инде?..

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 4, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр