ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фоат Ибәтуллинның вафаты сәбәпле Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

 

Казан шә­һәре Авиатөзелеш һәм Совет район­нарының элекке хакимияте башлыгы Фоат Гомәр улы Ибәтуллинның вафаты сәбәпле Татарстан җитәкчлеге кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

 

"Фоат Ибәтуллин кайда гына эшләмәсен, үзен алга куелган бурычларны үзенчәлекле хәл кылуга омтылган нәтиҗәле җитәкче буларак танытты. Эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге, кушылган эшкә гаять зур җавап­лылык хисе белән каравы, актив иҗтимагый эшчәнлеге, ке­ше­ләргә карата игътибарлы мөга­мәләсе аңа коллегалары арасында һәм җәмәгатьчелектә зур абруй, ихтирам-хөрмәт китерде. Фоат Гомәр улы Ибәтул­лин­ның якты истәлеге күңел­ләре­бездә озак сакланыр", – диелә кайгынамәдә.

 

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин имзалаган.


Фоат Ибәтуллин 1948 елның 16 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районының Ташлы Ковал авылында дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң С.П.Горбунов исемендәге КАПОда мастер вазифасында башлап җибәрә. 1972-1976 елларда әлеге заводның ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшләде. 1976 елда Казан шәһәрендә ВЛКСМ Ленин районы  комитеты беренче секретаре итеп сайланды. 1979-1982 елларда – С.П.Горбунов исемендәге КАПОда цех начальнигы, 1982 елдан 1986 елга кадәр – КПСС Татарстан өлкә комитетының оборона сәнәгате бүлеге инструкторы. Фоат Гомәр улы 1986-1994 елларда республика оешмалары һәм предприятиеләрендә җи­тәкче вазифаларын биләде.

 
1994 елның декабрендә – Ка­занның яңа оештырылган Авиа­төзелеш районы хакимияте башлыгы, 2005 елда Совет районы хакимияте башлыгы итеп бил­геләнде. Ф.Ибәтуллин республикабыз башкаласының әлеге районнарын оештыру һәм үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте: шәһәр инфраструктурасы яхшыртылды, юлларны ремонтлау, газлаштыру, урам­нар­ны яктырту про­грам­ма­лары уңыш­лы төстә тормышка ашырылды. Пред­прия­тие­ләр­дән күп фатирлы йортлар шәһәр балансына кабул ителде:  аларны төзек­ләндерү, алга таба тоту тәэ­мин ителде. Яшь­ләр сәя­сәтен нә­ти­җәле тормышка ашыру Фоат Го­мәр улы­ның эш­чәнлегендә иң мөһим юнәлеш­ләрнең берсенә әйләнде.

 
Фоат Ибәтуллин икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Күп еллар буе нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Болар – “Аерым хезмәтләре өчен”, “Хезмәттәге батырлык өчен” һәм “Казанның 1000 еллыгы истә­легенә”  медальләре, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!