ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 74, 26.05.2017/

“Мине догадан калдырмагыз инде”

 

Хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова­ның вафатына да ике ел тулып китте. Редакциядә аны искә алмый калган көнебез юк диярлек. Алсуның арабызда юклыгына бераз күнегә дә башлаган кебек идек, әмма 12 май көнне Шәлегә кайткач, күңелне янә сагыну катыш моңсулык сарып алды. Мәдәният йортында җыелган халыкка Алсу турында төрле елларда төшерелгән видеоязмалар, фоторәсемнәр күрсәттеләр. Каршыбызда янә тере Алсу иде: җырлый, сөйли, елмая... Аның бакыйлыкка күчкәненә күңел ышанмый башлады.

17-1
Быел хезмәттәшебезне искә алу үзенчәлеклерәк узды. Узган ел шулай җыелышкач, яшь журналистлар өчен Алсу Хәсәнова исе­мендәге премия булдыру турында сүз чыккан иде.  Дөресен генә әйткәндә, без баштарак моңа бераз шикләнебрәк тә карадык. Аның иҗатын үрнәк, үзенә күрә бер өлге итеп куйсак, “Алсу журналистикасы” әле тауга таба күтәрелә генә башлаган иде. “Тау сукмагы” ярты юлда өзелде аның. Әмма бу һөнәренә тугрылык ягыннан Алсу белән тиңләшерлек журналистлар бик күп түгелдер дип уйлыйм. Соңгы сулышына хәтле диярлек эшләде ул. Вафатына өч көн калгач кына сеңлесе    Әлфиягә: “Көрәш­тем-тырыштым – барып чыкмады ин­де, китәргә туры килер, ахрысы”, – дигән. Зарланмады, күз    яшь­лә­рен күрсәтмәде Алсу. Гомеренең соң­гы көннәрен сизгән, ахрысы, бер­көнне каршыма килеп терсәк­ләренә таянды да: “Риман абый, мине догадан калдырмагыз инде, яме”, – диде. Тетрәнеп киттем, кү­ңелне бераз курку да алды, ул нигәдер төпсезлектән, ерактан карый кебек тоелды. “Догадан калдырмабыз”, – дип әйтә алмыйм бит инде, өметле, күтәренке тавыш белән: “Хушлашырга ашыкма, яшибез әле, турчанкам”, – дидем.


Бу юлы туган авылына бару алдыннан бер дин әһеленең сүз­лә­рен ишеттерделәр. Ул: “Алсуны ел саен шаулап-гөрләп искә алмагыз, инде каберендә әйләнеп йөзтүбән яткандыр, аңа хәзер дога гына кирәк”, – дигән. Моны баш мөхәр­риребез Миңназыйм Сә­фәровка да әйттем. Ул: “Алсуны ничек искә аласын без үзебез хәл итәбез”, – дип кырт кисте. Хез­мәт­тәшебез исе­­мендәге премия булдыру әнә шул искә алуны  “үзебез хәл итү­нең” бер юлы иде. “Ватаным Татарстан” һәм “Идел” журналы редак­цияләре бергә-бергә бәйге­нең шартларын уйлаштылар, җи­ңү­челәрне билге­лә­де­ләр.


Алар – “Әтнә таңы” газетасы журналисты Гөлүсә Батталова, “Та­тар-Информ” мәгълүмат агентлыгыннан Лилия Локманова иде. “Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясе журналисты Ләйсән Сабировага Алсуның әнисе Миңзифа ханым махсус приз тапшырды. Искә алу кичәсенә Алсуның дуслары, җыр­чылар Вил Усманов, Рөс­тәм Асаев һәм Камал театры артистлары Әс­хәт Хисмәтов белән Айдар Хафизов кайткан иде. Сөйләгән сүзләр ихлас, җырланган җырлар моңсу булды. Алсу үзе дә шәп җырлады, аның белән икәү берәр диск чыгарырбыз дип дә сөйләшеп йөргән идек, Ходай язмаган икән. Әмма видеоязмаларда гына түгел, без­нең күңелләрдә дә  Алсуның җырлары калды.


Яңадан каләмдәшем исемен­дәге премия хакында уйлап утырам әле. Бер караганда, бу бүләк әллә ни шөһрәт тә китерми, акчасы да әллә ни түгел. Хәтта баштарак: “Алсу Хәсәнова кем соң ул?” – диючеләр дә булды. Андыйларга: “Алсу – безнең хезмәттәшебез иде”, – дип җавап бирә килдек. Алсуны олылау – безнең өчен журналист дигән һөнәр иясен дә олылау, юкка гына “дүртенче хакимият” дип аталмавыбызны, бары тик фанат­ларның гына чын журналист була алуын раслау иде. Әгәр Алсу исән булып, аңа яңадан һөнәр сайларга кушсалар, ул бер дә икеләнеп тормас иде дип уйлыйм. Кая кушсалар – шунда барды, күңеле ни теләсә – шуны язды, “тыелган” темалардан да читләшмәде. Ялгышкан чаклары да булмады түгел. Әмма  аның күңеле бик чиста иде, шуңа күрә ялгышып кылган гамәл­ләре гөнаһка керми.  Үзе дә яшә­ешебездә гел чис­талык, гаделлек эзләде. Мондый журналист һәр­кемгә ярап бетә алмый һәм ярашу чире журналистка кирәк тә түгел иде.


Инде догаларга килсәк, бөтен якты уйларыбыз-сүзләребез синең рухыңа дога булып барсын, Алсуыбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 72, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр