ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

Сугыш ядкәре сакланганмы?


Сугыш хатирәләре ераклашкан саен, вакыйгалар да онытыла бара. “Казанские ведомости” газетасы гаиләдә сакланган сугыш ядкәрләрен барлау һәм аларга бәйле тарихны теркәп калдыру максатыннан тупланган икенче китапны бастырып чыгарды. Басманың баш редакторы Венера Якупованың “Путеводитель до Берлина” китабын тәкъдим итү тантанасына язма геройларының ул-кызла­ры һәм оныклары килгән иде.

1-1

tatar-inform.ru
Китапка сугыш юллары үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән сол­датларның үзләре белән алып кайткан кадерле истәлекләре турында хатирәләр тупланган. Сугыштан көзге, кашык, кувшин, зажигалка, Сталиннан телеграмма, кайгы кәгазе, хатлар, хәтта Коръән алып кайтучылар булган. Шәфкать туташы Фәдия Юзликиева сугыш­ның башыннан азагына кадәр уч төбенә сыярлык Изге китапны үзеннән калдырмый. Литва, Латвия һәм Венгерияне азат иткәндә өч тапкыр яраланган Фәдия Җиңү көнен Берлинда каршылый. Аның сугыш юлы турында китапта кызы Фәридә Исхакова язган. Кичәге чарада эзтабар, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов Фәридә ханымга әнисенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен раслаган кәгазь тапшырды. Анда исә шәфкать туташы, соңрак кан тапшыру станциясе җитәкчесе булып билгеләнгән Фәдиянең госпиталь­гә кан биреп торуы, солдатларны әнә шулай коткаруы хакында да язылган.


Китапта сурәтләнгән 45 хикәят­нең үз геройлары бар. Шулай булмаса,  Ринат Вафин, Лия Заһидул­лина, Руслан Бабенко, Фәридә Исхакова һәм Рәсимә Шәмсетдино­валар бүген залда утыручыларны елатыр идеме?! Гаиләнең фронт тарихын барлау өчен аларга һәр­бер фактны берәмтекләп тер­кәргә туры килгән. Ә менә сугышта батырлык үрнәге күрсәткән әти-әниләре һәм бабалары турындагы кайбер мәгълүматлар бүген хәтта алар өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Михаил Черепанов моңар­чы яшерен сер итеп сакланган бүләкләнү кәгазьләренең күчермә­л­әрен тапшырды. Татарстан Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова китапка югары бәя бирде. “Бик зур эш эшләнгән. Бу безнең тарихны яңача бәяләү.  Сугышта катнашкан һәр кешенең үз язмышы булган. Күп гаиләләрдә сугышка бәйле истәлекле ядкәрләр дә сак­ланган. Алар турында сөйләү, онык-онык­чыкларга һәм киң җә­мәгатьчелеккә җиткерү бүген бик мөһим”, – диде ул.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр