ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Көрәшчеләр бүләкне читкә җибәрми

 
Көчле егетләр күп, ә батыр бер генә була. Казан Циркында узган “Манзара” бәйгесендә бу исемне Мари Иленнән Муса Галләмов яулады һәм кыйммәтле билбауга ия булды. Икенче мәртәбә оештырылган әлеге турнир тарихка кереп калды инде. Чөнки милли көрәш ярышларында тамашачы арасында лотерея буенча машина уйнатканнары юк иде. Хәер, анысы да көрәшче егеткә эләкте.

11
“Манзара” спорт һәм музыка тантанасы буларак оештырыла. Быелгысы өченче мәртәбә узды, әмма көрәш бу чарага узган ел гына килеп кушылды. “Пирамида” сәхнәсендә узган тәүге ярышны бүген келәмгә чыккан егетләр арасында иң титуллысы булып саналган Раил Нургалиев откан иде. Казан, Теләче һәм Биектау батыры исемен йөрткән Раил быел да төп фаворитлардан саналды. Оештыручылар да аның финалга чыгасына шикләнмәде. Ләкин көрәшчеләр телендә “келәм күрсәтер” дигән гыйбарә бар. Нургалиев үзе шул сүзләрне кабатлады. Белеп әйткән икән.


Быелгы “Манзара”ны Казан Циркы мәйданына күчергән оештыручылар ярышның дәрәҗәсен тагын да күтәрү нияте белән бәйгегә чит ил егетләрен дә чакырды. Килде алар, әмма әлләни уңышка ирешә алмадылар. Казахстаннан Әскәрхан Осканов, Молдавиядән Анатолий Молдован, Үзбәкстаннан Голиб Әхмедов, Таҗикстаннан Самандар Әрназаров татар егетләренә каршы тора алмады. Иртән башланган бәйгенең кич узган төп өлешенә чит ил егетләреннән берсе генә чыкты.


Милли көрәш бәйгеләрендә оештыручылар еш кына тамашачылар аз булудан зарлана. “Манзара” ярышына исә инде икенче ел рәттән халыкны билет сатып җыярга тырышалар. Үзе үк батырлыкка тиң адым, дөрес, быел көрәш сөючеләрне җәлеп итү өчен тагын бер яңалык керттеләр. Билет алып килгән тамашачы арасында лотерея буенча машина уйнаттылар. Бәхетле кешенең исемен исә баш батыр игълан итәргә тиеш иде. Шуңа күрә тамашачы ахырга кадәр ярыш беткәнне көтеп утырды. Аның каравы, Цирк бинасы бөтенләй диярлек халык белән тулды. “Мондый турнирлар уздыру хыялы күптән бар иде, башкаларга да кызыгып йөрдек. Әйтик, Казахстанда охшаш бәйгедә беренче урынны алган егетләргә фатирлар, 100әр мең доллар акча түлиләр, – дигән иде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ярыш алдыннан. – Заманасы шундый: татар көрәшенә атлыгып торучылар арта дип әйтә алмыйм. Авылда егетләр кими. Әмма батыр булуның дәрәҗәсе кимемәде. Егетләрнең күңелен күтәреп торсак, көрәшнең киләчәге булачак. Киләчәктә әле халык бу чарага билет таба алмыйча аптырап йөрер дип хыялланам”. 


“Манзара”да халыкның күңелен җыр-моң белән дә күрергә тырыштылар. “Ниһаять, татар көрәшенә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Татарның мактанырлык әйберләре күп түгел. Шуларның берсе – көрәш. Бүләкләре дә икәү генә: берсе – чәк-чәк, икенчесе түбәтәй. Ә көрәш безне кеше иткән, милләт иткән спорт төре. Шуңа күрә, киләсе елга, Алла Боерса, бүгенгедән дә матуррак, байрак итеп үткәрергә кирәк. Барыбызга да шушы состав белән очрашырга гына насыйп итсен”, – диде заманында бил алышып йөргән, әмма, үзе әйтмешли, бер мәртәбә дә җиңә алмаган Салават Фәтхетдинов.


Кичке алышка чыккан иң көчле 16 егеттән ахырда келәмдә дүртесе генә калды. Раил Нургалиевка – Зәй батыры Радик Сәлахов, Мари Иленнән килгән Муса Галләмовка исә Башкортстаннан Айнур Сыртаев туры килде. Муса артыгын азапланмыйча гына үз көндәшен отып, финалга чыкты. Әле ярыш башлангачы ук хәлиткеч алышта Галләмов белән Нургалиевның көрәшәсен фаразлаучылар күп булды. Тик Радик Сәләхов кына моның белән килешергә теләмәде. Цирктагы бар халыкны аякка бастырган очрашуда көрәшчеләрнең – хәле, тамашчының тавышы бетте. Хөкемдарларны да авыр хәлдә калдырган алыш Раилнең өч кисәтү алуы, Радикның исә финалга чыгуы белән тәмамланды. “Раил өчен халыкның 10 проценты гына җан атачак. Аларга кызык һәм яңалык кирәк”, – дигән иде Хәлил Шәйхетдинов.  Шулай итеп, кичке сәгать унбер тулганда 90 процент халыкның хыялы чынга ашты.


Финалда исә Сәлаховның арыганлыгы сизелде. Мари Иле егетенә әлләни каршылык күрсәтә алмады ул. Шулай итеп, узган ел дөнья чемпионы исемен яулаган Муса Галләмов “Манзара” бәйгесенең дә җиңүчесе булып танылды. Батырга кыйммәтле ташлардан ясалган билбау тапшырдылар. Бәясен 150 мең сум чамасы диделәр. Моннан тыш, 100 мең сум күләмендә премиягә дә ия булды ул. Сәлахов – 60 мең, ярымфиналда оттырган егетләр исә 30ар мең сумга баеды. “Оештыручыларга зур рәхмәт! Ил күләмендә көрәш бәйгесен оештырган, мине чакырган өчен. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә, гаиләмә, дусларга, Теләче районына, остазыма рәхмәт”, – диде батыр диде Муса. Cүз уңаеннан, Галләмовның тренеры Илдус абый Гариповка быел 75 яшь тула.


Сөенечтән балкыган Муса тагын бер кешене бәхетле итте. Лотерея буенча машина откан кешенең исемен баш батыр тартып чыгарды. Көрәшчеләр зур бүләкне читкә җибәрергә тырышмый. Бу юлы да шулай булды. Машина Балтач ягы көрәшчесе Салават Әсхәдуллинга эләкте. 

 

Фото: http://yalkyn.com

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 8, 19.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!