ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

"Без сезгә гашыйк булдык!"


Дөнья чемпионаты тәмам, Европаныкы дәвам итә. Көньяк Америкадан килгән соңгы команда җомга көнне Казанда оттырды. Аргентина, Колумбия һәм башкалардан соң, Бразилия футболчылары да өйләренә кайтып китте. Ярымфиналга чыккан командаларның барысы да Европадан. Финалда кемнәрнең уйныйсы бүген һәм иртәгә хәл ителәчәк.

4-1
tatar-inform.ru

 

Һәр команданың дөнья чемпионатын отасы килә. Әмма быел Бразилия футболчыларының хыяллары зуррак иде. Әлеге турнирны моңа кадәр биш тапкыр отканнары һәм бу мәсьәләдә барысыннан да тәҗрибәлерәк булганнары өчен генә түгел. Билгеле булганча, моннан дүрт ел элек дөнья чемпионаты Бразилиядә узды һәм хуҗалар ярымфиналда җиңелеп ярыштан төшеп калды. Оттырды гына түгел, 1:7 исәбе белән хурлыклы рәвештә тар-мар ителделәр. Сабан туенда күрше авыл егете килеп батыр калган кебек инде бу. Сездә бу гадәти хәл дисезме? Бәлки, шулайдыр. Ә менә Бразилия башкачарак уйлый. Кыскасы, бик авыр кичерделәр бу илдә әлеге вакыйганы. Россиядәге дөнья чемпионаты исә аларга әнә шул җиңелүне оныттыру өчен мөһим иде. Чирекфиналга кадәр узган дүрт уенда Көньяк Америка командасының нибары бер туп керттерүе дә күп нәрсә турында сөйли.


Батыр калу нияте белән килгән Бразилия белән күпкә тыйнаграк, әмма осталыгы белән калышмаган Бельгия уенын кабул итү Казанга насыйп булды. Әле көндәшләр билгеле булуга ук бу очрашуны финалга тиңләделәр. Узган атна уртасында Казанга Бразилия җанатарлары агыла башлады. Көньяк Америка тамашачысы Татарстан башкаласына бәйрәм рухы өстәде. Болар футболны безнең кебек дүрт елга бер генә яратмый. Алар аңа гомере буе гашыйк. Мәхәббәтттән башлары әйләнеп киткән чаклары да була, анысы. Әмма безнең кебек шартлы рәвештә, ягъни җиңгән вакытта гына яратуга караганда барыбер яхшырак инде. Бразилия җанатарларын Казанда да җылы кабул иттеләр. Хәтта сүгенеп йөреп бөтен дөньяга танылган бер журналистлары турында барлык каналлар сөйләде, басмалар язып чыкты. Кунак килгәч кечкенә шук малайлардан кабат-кабат кәкәй сүз әйттерәләр бит әле, нәкъ менә шулай булды. “Начар сүз әйткәнемне аңлыйм, әмма мәгънәсе яхшы бит”, – дип акланды Томер Савойа. Монысы да Россия чынбарлыгы. Кайчак бер оятсыз сүз белән бөтен уйлаганны әйтеп бирергә мөмкин.


Футболчылары гына Казанга зур өмет белән килгән тамашачының күңелен күрә алмады. Әле беренче таймда ук Бельгия исәпне 2:0 ясап куйды. Җиргә егылып, хөкемдарга дәгъва белдереп кенә уңышка ирешә алмаячагын аңлаган Бразилия уенчылары икенче таймда алга ыргылды, бер туп кертте, әмма артыгын булдыра алмады. Көньяк Американың соңгы командасы тамашачысын тагын берничә көнгә Казанда калдырып туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булды.


Казан – “чемпионнар зираты”


Төп дәгъвачыларның берсе ярыштан төшеп калуны белгечләр төрлечә бәяләде. Чит ил журналистлары арасында Казанны “чемпионнар зираты” дип атаучылар да табылды. Илсур Метшинны да искә алдылар. Билгеле булганча, башкала җитәкчесе танылган футболчылар килү хөрмәтенә алар яшәгән кунакханә каршысына рәсемнәрен ясатты. Узган ел Роналду, быел исә Месси белән Неймарга шундый илтифат күрсәттеләр. Уенчылары сөенде, тик командалары оттыра бит. Әнә шуны искә алып, шимбә көнне Казанда ашыгыч рәвештә Лука Модричның рәсемен ясарга керештеләр. Чөнки бу көнне Россия җыелма командасы Хорватия белән очрашты. Әллә соңгарак калдылар, әллә Метшин рәсемнәренең көче Казанда гына тәэсир итә булып чыкты: Сочида узган чирекфинал очрашуында Россия җыелма командасы уңышка ирешә алмады. Пенальти сериясендә Хорватия өстен чыкты. Ярымфиналда алар – Англия, Бельгия исә Франциягә каршы уйнаячак. Кыскасы, чемпион Европадан булачак.


Россия спорт сөючеләре исә футбол Сабан туенда күрше авыл егете батыр калганга да риза. Чөнки безнекеләрнең келәмгә чыгуы һәм төркем иләге аша узып чирекфиналга барып җитүе үзе үк зур батырлык санала. Тәкә бирсәң дә, кызганыч түгел. Чит ил кунаклары дөнья чемпионатының оештыру дәрәҗәсен мактап туя алмый. Россия футболчылары төркемнән дә чыга алмыйча, бер мичкә балга зур кашык белән дегет салыр дип уйлаучылар күп булды. Алар исә киресен эшләде. ФИФА исемлегендә 70нче урында урнашкан команда миллионлаган кешегә сөенеч өләшеп, чемпионатта беренче сигезлеккә эләкте. Составында бер генә йолдыз да булмаган команда осталыктагы кимчелеген үҗәтлеге белән төзәтергә тырышты. Килеп чыкты бит. Россия футболчылары дөнья чемпионатының сакта иң яхшы уйнаган командасы булып танылды. Хәзер алар белән чит ил клублары кызыксына. Ә бу менә дигән тәҗрибә, киләсе турнирларга өмет дигән сүз. Бер ай эчендә халык Россиядә футбол барлыгына инанды һәм командасын кабат ярата башлады. Әлеге мәхәббәт бер турнирлык кына булмасын өчен, ике яктан да тугърылык кирәк булачак. Хәтерләсәгез, 2008 елдагы Европа чемпионатыннан соң “сөю” озакка сузылмады- күккә чөеп макталган футболчыларга күз тиде.


Җыелма команда “Рубин” кебек уйнады


“Болай булыр дип көтмәдем. Төркемнән дә бик авырлык белән чыгар дип фаразлаучылапр күп булды. Ә Россия җыелма командасы бер айда үз уенын үзгәртеп, дөнья футболын аңлый башлады, – ди Татарстанның футбол федерациясе президенты Александр Гусев. – Нәтиҗәсе шәп булды һәм ул бездәге футбол үсешенә йогынты ясар дим өметләнәм. Җыелма команданың уенын “Рубин”ның 2008-2010 еллардагы чыгышы белән чагыштыра алам. Ул вакытта Казанда хәтта тырышмаган уенчыларга штрафлар сала идек. Җыелма команда да үҗәтлеге белән алдырды. Анда да, элеккеге “Рубин”да да йолдызлар юк иде. Тырышлык белән алдырдылар”. Ул елларда Казан командасы тамашачының мәхәббәтен дә яулый алды. Әйтик, “Рубин” очрашуларына 2008 елда уртача алганда – 18,6 мең, 2009да исә 17 мең кеше йөргән. Хәзер мондый саннар турында хыяллануы кыенрак. “Бу кадәр халык килсен өчен матур уен күрсәтергә кирәк Ә бүгенге “Рубин” моның белән мактана алмый, – ди Гусев. – Казан клубының бүген финанс хәле бик авыр. Башка мәшәкатьләре, әйтик, көчле уенчыларны тотып калу проблемасы бар”.  

Джанни Инфантино, ФИФА президенты:


– Казанда футбол мохите хөкем сөрә. Биредә гаҗәп матчлар тамаша кылдык. Бөек уеннар булды, биредә шәп стадион, искиткеч мохит. Тагын нәрсә теләп була? Казанга кабат әйләнеп кайтасы килә. Дөнья чемпионатына бөтен дөньядан 2 миллионга якын дустыбызны җәлеп иттек дип уйлыйм. Алар үзләре өчен элек белмәгән илне – Россияне ачтылар. Алар Россияне бай тарихлы һәм мәдәниятле кунакчыл ил буларак күрделәр. Россиядә чит ил җанатарлары бәйрәм итә белә торган кешеләрне күрде. Алар биредә, шулай ук Казанда да, теләсә кайсы вакытта чит ил кешеләренә ярдәм итәргә әзер халыкны очратты. Дөнья чемпионаты Көнбатышта Россиягә карата мөнәсәбәтне үзгәртә. 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Россиягә килүчеләр үкенмәячәк. Без бу илгә гашыйк булдык.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 07.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр