ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Йөгердек, йөздек, инде очасы гына калды

 

 Киләсе атнада – 22-23 июль көннәрендә Казан Red Bull Air Race ярышын кабул итә. Спорт очкычлары арасында уздырыла торган авиаузыш исеме бу. Моңа кадәр Россиядә андый вакыйга булмаган. Әлеге чараны Санкт-Петербург белән Сочи да үзләрендә кабул итәргә теләгән, әмма оештыручылар Казанны сайлаган.

15-2  
Red Bull Air Race ярышы барлыгы сигез этаптан тора. Быел Бер­ләш­кән Гарәп Әмирлекләрендә, АКШта, Япониядә һәм Венгриядә дүртесен уздырырга өлгергәннәр инде. Бездә бишенчесе булачак. “Бу чараны үзебездә кабул итәр өчен, озак тырышырга туры килде, – дип сөйләде журналистларга Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. – Ахыр чиктә оештыручылар безне сайлады. Аларга очкычлар­ның су өстеннән узачагы ошады, Будапештта да шулай икән. Red Bull Air Race вәкилләренә ике ел элек узган Дөнья Чемпионаты вакытында спортчылар хай-дайверлар суга сикерә торган урынны күр­сәткәч, анысына да хәйрән калдылар”. Сүз уңаеннан, Татарстан Хө­күмәте дә, Казан хакимияте дә бу ярышны уздыру өчен бер тиен дә акча тотмаячак. Барысы да оештыручылар белән Татарстандагы бер зур компания арасында төзелгән килешү нигезендә башкарыла. Ки­лешү өч елга исәпләнгән.


Владимир Леонов киләсе атнада халыкны әнә шул әкәмәт ярышны күрергә чакырды. Сүз белән генә аңлатып булмый. Очкычлар җирдән нибары 25-50 метр биек­лектә, сәгатенә 400 чакрым тирәсе тизлектә оча! Очып китә һәм ”кунак­лый” торган урыннары башкала чи­тендәге “Казан-Ринг” автодромында булачак. Шуннан күтә­релеп, алар Казансу өстеннән барачак. Әлеге тамашаны Кремль яр буеннан һәм Сибгат Хәким урамыннан күзәтеп булачак.

 

Авиаузышлар барышында респуб­лика­ның Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министрлыгы бинасы каршында Red Bull Air Race паркы эшләячәк. 
Очкычлар инде 19 июль көнне үк күккә күтәреләчәк. Алар автодром өстендә күнегүләр уздырачак. Аннары Казансу өстеннән очачаклар. 22сендә тамашачылар өчен авиатамаша һәм узышның беренче өлеше билгеләнгән. Җи­ңүчеләр 23 июльдә ачыкланачак. “Казан-Ринг” автодромында узачак бүләкләү тантанасын Кремль яр буенда гына түгел, дөньяның тагын 170 илендә күрсәтәчәкләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112