ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Авыл барысын да хәтерли

 

Язучы Гөлүсә Закирова моннан берничә ел элек оештырылган әңгәмәдә үз авылларының тарихын язасы килүен әйткән иде. Ә узган атнада аның туган якларында Авыл көне оештырып, үз акчасына чыгарылган “Кече Болгаерым” китабын авылдашларына өләшүе билгеле булды. Бик сөендек, чөнки каләмдәшебезнең узган ел авыл тарихы китабы белән бик авыр хәлдә калуын ишетеп, кулыннан каләме төшмәсме, дип тә борчылдык. Ул исә бу гамәле белән тагын бер кат риясызлыгын, ихласлыгын раслады.

6-1 — копия

– Гөлүсә, бүген тарихка илтифат бармы?

 
– Гомумән уйласаң, тарихка илтифат юк, дип әйтеп булмый. Авыл тарихын язучыларның корылтай, җыеннары да үткәрелә башлады. Халыкта кызыксыну артты. Элегрәк авыл тарихларын язу үз агымына куелган иде. Хәзер бу эш кысага кертелде, китапны язу калыплары эшләнде. Тәртибе барлыкка килсә дә, бу өлкәдә буталчыклык бетте, дип әйтә алмыйм. Үзләре булдыра алганча туплап китап чыгаручылар бар. Мин аларга рәхмәт кенә укыйм. Бар кеше дә галим була алмый. Ә татар тарихын кә­газь­гә тер­кәп калдыру кирәк. Иң мөһи­ме, мәгълүматның кайдан алынуын күрсәтергә онытмасыннар. Нигез­дә тарих белән кемнәр кызыксына? Элеккеге укытучылар, муллалар. Яшьләр арасында андый кызыксыну бар дип әйтә алмыйм.

 
– Тарихны язу калыбын булдыруның, кысага кертүнең уңай ягы да, тискәресе дә бардыр. Бу тәртип тарих белән кызыксынган һәвәскәрләрнең кулына сукмыймы?


– Фирдәвес Гарипова – топонимияне өйрәнеп профессор булган кеше. Топонимияне генә җыйсаң да, ул фәнгә өлеш кертү була. Үзе­безнең авылны алганда, мин борынгыга кайту дигән максатны куймадым. Үзем белгәнне: топонимия, археография, кабер ташлары, нәсел тамгаларын һәм фольклорны алдым. Бу китап фәнни эшләү­челәргә төп чыганак та булырга мөмкин. Үземне туплау белән шөгыльләнүче дип атыйм. (Ревизия кенәгәлә­рен­дәге мәгълүматны гына алыйк.) Галим тарихны өй­рәнә башлый икән, ул архивта кырыкмаса кырык чыганакка мөрә­җәгать итәргә тиеш була. Ревизия кенәгәләре дә күп нәрсәне сөйли. Монда ул кул астында. Мин аларны күчереп алдым, метрикәсен бирдем, совет чоры документларын китердем. Ә бит совет чоры документлары белән дә кызыксыну аз. Чөнки ул вакыт әле дә үтмәгән сыман тоела. Фәннәр Академиясе тәкъдим иткән калыпка килсәк, аның нигезендә һәвәс­кәр язучыга эшләве җиңелрәк. Элек исә кем ничек булдыра ала, шулай эшләде.


– Төбәк тарихларын өйрәнеп язучыларның иң еш юлыга торган проблемалары нинди?


– Проблемалар архив белән эшләүгә бәйле. Ишетүемчә, хәзер архивларда метрикә кенәгәләре белән эшләүне дә акчага әйлән­дереп калдырмакчылар. Мин моны Мәскәү белән тиңләшү дип бәяләр идем. Мәскәү архивларында, мәсәлән, бу хезмәт, чыннан да, ат бәясе тора. Анысы гына да түгел, архив хезмәте атнага ике көн генә эшли. Барасың, бер көн заказ би­рәсең, ике көннән соң гына кулыңа бирәләр, бик мәшәкатьле инде. Әле бездә рәхәт иде. Берьюлы хет ун документка заказ бир, сиңа аларны китереп бирәләр. Кеше күбрәк кызыксына башлады, кү­рәсең, архивлар шартларны кырыслатты. Әйтик, биштән артык документ соратырга ярамый, кыйм­мәте өчен түләү алына. Күп документлар электрон форматка кү­черелмәгән. Шул ук ревизия ке­нәгәләре Башкортстанда, мәсә­лән, цифрлаштырылган. Бездә бу эш эшләнмәгән һәм документны кулга төшергәнче вакыт бик сузыла. Башта заказ бирәсе, аннары совет чорыннан калган пленканы кулдан әйләндереп, үзеңә кирәкле мәгъ­лүматны эзлисе. Бу аппаратлар бер-ике генә булганлыктан, аңа да чират барлыкка килә. Архивларга күптән электрон форматка күчү сорала һәм алар халыкка тагын да якынрак булсыннар иде. Кыенлык­лардан безнең архив хез­мәт­кәр­ләренең сиңа теләктәш булуы коткара. Алар ярдәм итәргә атлыгып тора. Әгәр шунда миллә­тен яратмаган берәр усалрак кешене утыртып куйсалар, ул сиңа мәңге бер документ белән дә ярдәм итмәячәк. До­кументларның җаен бик теләсәң  дә белеп бетереп булмый. Элек Ләлә апа Җи­һаншина эшли иде. Алтын бәясе кеше! Мин бит архивлар белән бер­­нәрсә белмәгән килеш эшли башладым. Ул кайчан нәрсә эз­ләр­гә кирәк­леген аңлата, төрле чыганаклар күрсәтә иде. Аның ярдәме белән эш җаена төшенү дә җайлы булды.

 
– Үз авылыңның тарихын язганчы 5-6 китап әзерләп өлгер­дең бугай.


– Туган авылымның тарихын барлауны бүленеп-бүленеп эш­ләргә туры килде. Аңа кадәр Әлки районының Карга авылы, Актаныш районының Куян авылы, Алабуга районының Морт авылы, Арча районының Шушмабаш авылы китаплары чыкты. Хәзер Сабаның өч авылы – Өчнарат, Иске Ик­шер­мә, Татар Икшермәсе буенча эз­ләнүләр алып барам. Әлеге авыллар буенча мәгълүматларны туп­ладым да тукталып калдым. Миңа азрак онытылырга кирәк иде. Ме­нә шул вакытта үз авылым төш­ләремә керә башлады. Болай да җае чыккан саен мәгълүматны туп­лаган, авылга кайткан саен дәф­тәргә фольклор үрнәге булсынмы ул, башкасымы – теркәп куелган, системага салып, туплыйсы гына калган иде инде. Биш ел тупланды, бер ел системага салынды, ни­һаять, Авыл көнен оештырып, китап халыкка тәкъдим ителде.


– Кече Болгаер тарихы кайсы ягы белән үзенчә­лек­ле? Бәл­кем, бөтен авылларга хас уртак­лыкны да ачкансың­дыр?


– Аның бөтен авылларга хас уртаклыгы да бар, үзгәлеге дә шактый. Чөнки ул – минем туган авылым. Мин бу китапны бернинди риясыз, бернинди керемгә өмет итмичә, яратып яздым. Ул – минем авыл өчен эшләнә торган эшлә­рем­нең берсе. Әйтик, кемдер авыл­да чишмә ачуны үзенең бурычы итеп куя, кемдер күпер, кемдер юл сала. Ә мин китап язуны үз бурычым дип санадым. Бу китап язу эшенә керешүемә исә әти-әнием сәбәпче булды. Алар җор телле, нинди дә булса вакыйга турында ишетсәләр, хәтта ки сорауга да шигъри тел белән җавап бирәләр, күп вакыт әйтемнәр кулланалар. Без кызым белән боларны язып алырга гадәтләндек. Әти белән әни сөйләшенә бераздан авыл мәзәк­ләре кушылып китте. Аннан топонимик мәгълүматлар тупланды. Риваятьләр, үзебезгә генә хас йолаларны да теркәп куйдык. Әйтик, “савым ашы” дигән әйбер бөтен якта да юк. Солдатка озату йоласы да аерылып тора.


Китапта проблемалар да күтә­релде. Без чишмәләргә бай як, әмма алар аяныч хәлдә. Үзләренчә ага инде алар, ләкин тирә-ягы каралмаган. 2010 елны исә чишмәбез кипте. Авыл халкы кинәт уйланып калды. Чишмәне чистартырга чыктылар. Бер әби исә, чишмә суы чыгар, ләкин изгеләр зиратын чис­тартып, әйләнәсен тотып алу ки­рәк, диде. Баксаң, ул моны төшендә күргән икән. Изгеләр зираты – өйрә­нелмәгән, археологик тикше­ре­нү­ләр үтмәгән урын ул. Совет вакытында бу урын бик нык мыскыл ителде. Янына ферма төзеп, тиресне зират өстенә түктеләр, салам өйделәр. Ниһаять, бу урын тирес­тән араланды, рәшәткә белән тотып алынды. Авыл көнен шунда дога уку белән башлап җибәрдек.


– Авыл тарихын язучы кеше нинди кыенлыкларга юлыгырга мөмкин?


– Теләсә нинди проблема килеп чыгарга мөмкин. Бу җәһәттән күңел кушуы буенча авыл тарихын өй­рәнергә алынган кеше бөтенләй якланмаган. Бу хакта төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаенда да сөй­лә­дем. Андый проблема бар, ниш­ләтәсең инде, дип әйтү белән генә чикләнделәр. Кайда нинди борчу көтеп торганын беркем дә белми. Мәсәлән, бер апа миңа риваять сөйләде, мин аның исе­мен­нән теркәп куйдым. Менә шушы урында да авырлык килергә, ул рива­ятьнең авторы табылырга мөмкин. Авыл турында шигырь урнаштырып та кыен хәлдә калып була. Мәк­тәп баласы язган шигырь кем­нең­дер шигыре булырга мөм­кин. Гәр­чә махсус программа белән тик­шерсәң дә. Ләкин әсәр интернетка кертелмәгән булса, бу программа да ярдәм итә алмый. Ә татар әсәр­ләренең бик азы гына интернетта урын алган. Шәхси ти­пография­ләрдә бастырылган ки­тапларның, мә­сәлән, интернетка кер­телмәве бар. Язарга алынган кеше теләсә нинди документ белән “янар­га” мөмкин. Монда эш кеше­нең намусына кайтып кала. Плагиатлыкта гаеплисе килә икән, гаепли инде, түлисең. Мин генә түгел, башкалар да шундый хәлдә калырга мөм­кин.


Документлар белән эшләүнең үз четерекле яклары бар. РФ Иминлек хезмәте архивларындагы чыганакларны гына алыйк. Сорау алу беркетмәләрендә фамилияләр тер­­кәлгән. Бу мәсьәләдә шактый гына документ җыйдым, озак өйрәндем, ләкин китапка билгеле бер вакыйгаларны сурәтләгәндә исемнәрне кертмәскә тырыштым. Ләкин авыл хәтере бар бит әле. Халыкны тет­рәткән теге яки бу вакыйга барыбер истә. Монда инде конкрет детальләргә тукталмасаң да, барысы да яңарырга мөмкин. Шуңа күрә, мондый четерекле документларга килеп төртелгәч, авыр хәлдә калдым. Бермәл кулымнан эш тә төште. Репрессия еллары, донослар бик авыр тәэсир итте. Ничек эш итәргә? Хакыйкатьне яктыртыргамы? Алай эшләгәндә донос язган кешеләрнең нәсел дәвамчылары авыр хәлдә кала. Шунысы шаккаткыч: нәсел гадәте үзгәрми икән...  Мин фамилияләрне кертмәдем. “Кара“ еллар өчен нә­селләрне дошманлаштырырга намусым юл куймады. Чөнки кара эш өчен бу гаиләләр барыбер җәза­сын алган. Нәсел кору очраклары да бар. Донослар исә – бик әһә­мият­ле документлар алар. Анда шул вакыт аралыгында авыл ничек яшә­гән – төгәл саннар белән би­релә. Ничә сыер, ничә сарык булган, авылның көнкүреше ничек булган, кем рәислек иткән – барысы бәйнә-бәйнә тасвирлана.


– Бу фактлар тора-бара әдәби әсәргә дә җим булырга мөмкиндер?


– Бәлкем. Ләкин авыл тарихын язганда әдәбилекне берничек тә кушып булмый. Бүген алты авыл­ның тарихын барлап китап чыгаруга түккән энергияне, вакытны әдәби әсәр язарга тоткан булсам, бәлкем, зур язучылар, син шәп язучы дип, кул кыскан булырлар иде. Икенче яктан, үземнең буш әйбер башкармаганыма сөенәм. Тарихка кереп китүем үзебезнең гаиләгә кагылган күпме ак тапларны ачарга ярдәм итте. Безнең бабайны да кулга алып, атып үтер­гәннәр. Нәсе­лен Се­бергә сөр­гәннәр. Ә бит бабайның язмышы турында безгә сөйләүче булмады, нәсел дәвам­чылары кай тарафларда – беркем бернәрсә белми. Документлар җыя башлагач, тугыз буын бабам­ның указлы мулла булуларын ачыкладым. Авыл зиратында, ишаннар каберлеге дип, тотып алынган урын бар, аны Госман Баһаутдинов бабайлары ди торганнар иде. Китап язу дәве­рен­дә Госман бабай нәсел дәвам­чылары бе­лән аралаша торгач, шәҗәрә­ләре­без кисе­шүен ачыкладым, тамырлар бер! Минем өчен ул зур вакыйга булды. Архивтан бабамның муллалык ша­һәдәтна­мәсен табып, фотосын да төшереп алдым. Озын буйлы, яшь, чибәр. Аннан шомлы 1937 елгы документлар белән таныштым. Атып үтерер алдыннан төшерелгән фотосын кү­реп, таный алмадым: арган, йончыган... Җина­ять эшен­нән аның өстен­нән язылган донослар килеп чыкты, алар белән танышкач, берәр еллап үзем­нең кулдан да эш китте... Без­нең бабайлар ки­чергән­не башкаларга күрер­гә язмасын! Кулга алынганда аның унике баласы булган. Шушы 12 бала төрле якка таралган, элем­тәләр юкка чыккан иде. Чөнки  күбесенең фамилияләре үзгәртел­гән. Авыл китабын эшлә­гәндә, тагын бер туганыбызны таптым. Ул – Закир мул­ланың оныкчыгы, аның эшен дәвам итүче – Казандагы “Мө­хәм­мәдия” мәдрәсәсе мөгал­лиме Марат хәз­рәт. Бу нә­селдән бер дин әһеле чыгарга тиеш бит, дип йөр­гән идем, ме­нә бит, нинди сөенеч. Без­нең өчен бик зур табыш та, ачыш та булды.


– Авыл кешесендә кызыксыну бармы, кирәкме аңа тарих?


– Яшерен-батырын түгел, безнең балачактагы авыл юк инде ул. Аннан заманында бик күп яшь­ләр чыгып китеп, шәһәрдә төплән­гән, нәселләрен хәзер калада дә­вам итәләр. Минем чыгып киткән кешеләрне дә авылга кайтарасым килде, шуңа күрә Кече Болгаер китабын тәкъдим иткәндә Авыл көне оештырып, корбан чалып, Изгеләр зиратында дога кылып үткәрергә ниятләдем. Менә шушы чарада авылыбыздагы йөзгә якын хуҗа­лыкның барысына да китапны өләштем. Балалары да күрсен, үз шәҗәрәсен тапсын, борынгы авыл картасы белән танышсын дидем. Иманым камил, тарихи хәтерләре уяначак, бәлкем әле күңелләрендә, ә мин авыл өчен нәрсә эшли алам, дигән сорау да туар. Мине шунысы сөендерде: авылга кайткан шәһәр балалары, авылныкылар белән беррәттән, клубта булачак әдәби чарада катнашырга теләк белдер­гәннәр икән. Шигырь ятлаганнар, җыр өйрәнгәннәр. Һәм әти-әни­ләре каникулдан алырга кайткач, Авыл көнендә катнашмыйча китмибез дип, тагын бер атнага калырга сораганнар. Бу бит бер буыннан соң тарихи хәтернең яңа­руы! Әти-әнисенең Авыл көненә исе кит­мәгән, балалары аның мәгъ­­нәсен үзенчә аңлаткан. Минем максат та шул – авылны селкетеп, уятып җи­бә­рү иде. Самара өлкә­сендәге Гали авылына баргач, халыкның күмәк­ләшеп корбан чалуларына, ягъни мәхәллә булып яшәүләренә кызыгып кайта идем. Үзебездә дә шушы югалган йолаларны яңартасы килде. Бәлкем, Авыл көне, Карлыганлык чишмәсе буенда корбан чалу бездә дә гадәти күренешкә әйлә­нер. Алай гына да түгел, башка авыл­ларда да минем кебек хыялыйлар шушындый күркәм гадәт­ләрне торгызыр...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 126, 30.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр