ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

//

Үзе уңайлы, үзе арзан

 

Берәр оешмага мөрәҗәгать юллыйсың килсә, йә булмаса айлык түләүләрне башкарыр чак җитсә – өйдән чыгып та торасы юк хәзер. Күбебез бу эшләрне өйдәге компьютер ярдәмендә дәүләт хез­мәтләре порталы аша гына башкарырга күнегеп бетте инде. Шуңа өстәп әле быел бу ысул ярдәмендә башкарылган түләүләргә 30 процент ташлама да ясала башлады. 

 

Кичә “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат конферен­циясендә шул хакта сөйләштеләр. Агымдагы елның җиде аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкыннан 70 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Шуларның яртысы дәүләт хезмәтләре порталы аша юлланган. “Мөрәҗәгать итүчеләрнең 95 проценты моңарчы хөкем ителү-ителмәү турында белешмә бирүне сорый. Аны Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә барып алырга яки дәүләт хезмәтләре порталы аша заказ бирергә мөмкин”, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр минист­р­лыгының мәгълүмат үзәге башлыгы урынбасары Дмитрий Гаделшин. Эчке эшләр министр­лы­гының Казан шәһәре буенча идарә бүлек­чәләрендә бүген барлыгы 15 төрдән артык дәүләт хезмәте күрсәтелә. Ел башыннан бирле республи­каның ЮХИДИ идарәсенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең дә яртысы электрон рәвештә юлланган икән. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112