ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

”Канатлы” татар Казанга кайтты

 

Татар халкын дөньяга Рудольф Нуриев кебек шәхесләр таныта. Безнең дөнья күләмендә билгеле фестивалебез бар иде, хәзер һәйкәлебез дә булды. Танылган биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачканда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде.

1-1

Ә бит аның хореография оста­лыгы серләре әле дә ачылмаган. Рудольф Нуриевның иҗатын һәм шәхесен әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ул ир-ат балетын яңа дәрәҗәгә күтәрә. Аңа кадәр биюче ир-атлар фәкать хатын-кызларның  партнерлары була­рак кына чыгыш ясаса, Нуриев индивидуальлек кертә. Өстәвенә аңа кадәр балетта беркем дә ул кадәр югары сикерә алмый. Аннан соң исә барысы да ”канатлы” татар кебек очарга тырыша. Һәм менә шушы бөек шәхеснең ри­залыгы белән, Казанда 1993 ел­дан классик балет фестивале Нуриев исеме белән йөртелә башлый. Бүген әлеге чара дөнья­күләм билгеле брендка әйләнде. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында һәйкәл ачу – әлеге билгеле исемне Казан белән бәйләүнең тагын бер чагылышы. Президент сүзләре белән әйткәндә, үзе монда тумаса да, без аны үзебезнеке дип саныйбыз. Чөнки әнисе – безнең яклардан.
Нуриевка һәйкәл кую турында моннан 5-6 ел элек сөйли баш­лаганнар иде инде. Ул чакта Мә­дәният министрлыгы берничә проектны карый дип хәбәр ител­де. Шулай да һәйкәлне артистның 75 еллыгына, ягъни 2013 елга өлгертү хыялы барып чыкмады. Өч ел элек исә Нуриевка һәйкәл кую турында Уфада да сүз куз­гатты­лар. Андагы хаки­ми­ятнең мону­ме­нталист Зураб Церетели белән сөйләшүләр алып барган­лыгы да мәгълүм. Ник дигәндә, атаклы биюче Башкортстанда туган һәм үскән бит. Автор исә үзендә ике проект барлыгын һәм берсен – Татарстанга, икенчесен Баш­корт­станга бирергә әзер булуын җиткерә. Башкортстанда брон­задан коелган биш метрлы һәйкәлне алып кайтуга кирәкле сумма табылмый. Әйтүләренә караганда, бу аз да түгел, күп тә түгел, 30-40 миллион сум чамасы тора. Татарстанда әлеге чыгымнарны күтәрергә әзер булган меценат табыла.


Һәйкәлнең авторы Зураб Церетелли үз әсәрендә күңеленең халә­те чагылуын аңлатты. Татарның бай тарихын сәнгать теле аша җитке­рер­гә кирәк, диде. Әле безнең сән­гать теле аша җиткерәсе фикерләр чыннан да күп. Дистәләрчә еллар куелмыйча яткан Сара Садыйкова һәйкәле дә, бәлкем, Казанда лаеклы урынын табар.


Яңа ачылган һәйкәлдә исә Нуриев бер аягына тезләнгән хәлдә очарга талпына. Ул таянган багана берничә җирдән өзелгән. Бу композиция җәмәгатьчелектә төрле фикер уятты. Аның урыны бик үк дөрес сайланмаган, халыкка арты белән басып тора дип әйтүчеләр дә булды. Халык язучысы Равил Фәй­зуллин өчен иң беренче чиратта һәйкәлнең куелуы мөһим:


– Әлбәттә урынына, торышына бәйләнергә була. Ләкин миңа зур шәхесләрне барлау, зурлау, килә­чәк буыннарга тапшыру кадерле. Һәйкәл бик мәгънәле. Монда аның драматик тормыш юлы да чагыла. Бу эш яшьләрдә үткәнебез белән кызыксыну, горурлык хисе уятыр дип ышанам.


Әлеге сынны кую меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән тормышка ашты. Тантанада катнашкан актер Олег Иваненко әйтүенчә, нәкъ менә шушындый адымнар да татарларда үз милләтең белән горурлану хисе уятачак. “Нуриев тамырларында татар каны агуы турында әйткән, Татарстанга моның белән горурланырга кирәк”, – диде ул. Иваненко Рэйф Файнсның “Белый ворон” фильмында Рудольф Нуриев ролен башкарган булган.


Театр директоры Рәүфәл Мө­хәм­мәтҗанов Рудольф Нуриев бе­лән ничек танышуы хакында сөй­ләде:


– 1989 ел иде ул. Мәскәүдә “Сильфида” репетициясе вакытында грим бүлмәсен ачып җибәрсәм, анда Нуриев басып тора. Үземнең кем булуымны әйт­тем дә хезмәт­тәшлек тәкъдим иттем. Ул вакытта биюче инде авырый һәм иҗатын дәвам иттерү юлларын эзли иде. Тәнә­фестә мине табарсың, диде. Мин исә, сезнең янга эләгү бик авыр булачак, дидем. Нуриев аптырап калмады, теләсәң табарсың, дип җавап кайтарды.


Очрашу, чыннан да, барып чыга һәм театр директоры Нуриевтан, әнием Казан ягыннан, дигән сүзне ишетә. Нәтиҗәдә Нуриев 1992 елда Казанга килә. Бу вакыттта бию карь­ерасы инде тәмамланганга, концерт залында симфоник оркестрга дирижерлык итә. Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Щелкун­чик”­та дирижер пульты артына баса.


Нуриев шәхесенә карата кы­зыксынуның сүрелгәне юк. Аның хакында Рабит Батулла, Равил Вәли һәм башка язучылар күләмле әсәр­ләр иҗат итте, режиссерлар кинолар төшерде. Бу һәйкәл, бәлкем, әле яңа әсәрләргә, яңа “эзләнүләр”гә этәргеч бирер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр