ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Пенсия фонды... борчымый

 

Югары технологияләр нәти­җәсендә инде һәркай­сы­быз­ның тормышына үтеп кергән кесә телефоны, банк картасы кебек әйберләрдән тыныч кына фай­да­лансаң иде дә!.. Юк шул, вак-төяк аферистлар, мошенниклар, акчабыздан коры калдырырга тырышып, әллә ниләр уйлап табып кына тора. Ничек итеп телефон, банк картасы караклары корбанына әйләнмәскә?

ss1
Мәгълүмат “аулыйлар”


Каракларга счеттан акча урлау өчен банк картасы мәгълүматлары кирәк. Ә инде алтынга, дөресрәге, акчага тиң мәгълүматларга ия бу­луның иң гади ысулы – кемгәдер шалтыратып, ничек тә бу кешенең карта номерын, аның гамәлдә булу вакытын һәм CVC-кодын белү. Чит­ләр­­нең акчасына кызыгучылар үз­ләрен банкның иминлек хезмәте, Пенсия фонды вәкилләре булып та, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр булып та таныштырырга мөмкин. Шулай итеп, алар сайлап алган “роль”­ләренә бәйле рәвештә банк картасы мәгълүматларының үзлә­ренә ни өчен кирәк булуына сәбәпләр таба. Әйтик, “коммуналь хезмәт күрсәтү­челәр” электр уты өчен бурычка батуыгыз турында хәбәр итеп, аны шундук мобиль режимда түләргә тәкъдим итә. Юкса штраф түләргә туры киләчәк, янәсе. “Банкирлар”, шәхси мәгъ­лүматларыгызны тәң­гәл­ләш­те­рер­гә кирәк, ә моны картада күрсә­телгән тулы мәгълүмат­лар­сыз гына берничек тә эшләп бул­мый, дигән сәбәп табарга мөмкин.


Әмма телефон чыбыгының теге очындагы әңгәмәдәшегезгә банк картасы мәгълүматларын әйтеп кенә электр уты буенча җыелган бурычны берничек тә түли алмаячаксыз. Картагыздагы акчагыз мошенниклар кесәсенә күчәчәк – бары шул гына.


Шуны истә тотыгыз: Пенсия фонды да, коммуналь хезмәт күр­сәтүчеләр дә, банк та үз клиентларына пластик картадагы мәгълү­матларны телефон аша әйтүне сорап мөрәҗәгать итми. Бу – яшерен мәгълүмат, һәм аны бары тик карта хуҗасы гына белергә тиеш. Шулай да көннәрдән бер көнне банктан яки торак-коммуналь компания­сен­нән шалтыратсалар, әлегә сөй­ләшә алмыйм, дип трубканы куегыз. Шуннан үзегез әлеге оешмага шалтыратып, вәкилләренең телефон аша, чыннан да, эш итү-ит­мәү­ләрен белешегез.


Хәбәр җибәрәләр


Угрылар телефоннан шалтырату гына түгел, СМС-хәбәрләр дә җи­бә­реп халыкның башын бутый. Әле шушы көннәрдә генә бер та­ны­шым­ның телефонына: “Сезнең карта акчасына әйбер сатып алынды һәм билгеле бер суммагыз ябыл­ды, фә­лән номер буенча шалтыратыгыз”, – дигән хә­бәр килгән. Ул, тормышта ак­ны карадан аера белә торган кеше буларак, әлбәттә инде, хәбәрне җа­вапсыз калдырган. Мондый смс-хә­бәргә җа­вап биргән очракта мо­шен­ник­лар­ның, карточка, счет но­ме­рын, CVC-код, башка мәгъ­лү­мат­лар­ны сорап, акчаңнан коры кал­ды­ру­ын көт тә тор! Кагыйдә буларак, мо­ның ише ялган хәбәрләрне ирек­тән мәхрүм итү урыннарында “ял итү­челәр” җибәрә. Бу хәл җи­наять­ләр­не тик­шерүгә комачаулык тудыра.


Куркыталар


Мошенниклар арасында медицина оешмалары хезмәткәрләре “роле”нә керүчеләр дә бар. Болары әңгәмәдәшен, бик каты авырыйсыз, гомерегезне саклап каласыгыз килсә, тиз арада Израиль (Германия, Кытай да булырга мөм­кин) клиникасына дәвалану өчен акча җибәрегез, дип куркыта. “Мо­ның кадәр акчагыз булмаса, аванс кү­черегез, калганын дәвалана баш­лагач бирерсез”, – дигән була.


Тик бу очракта дәвалана баш­лау­ны көтеп утырасы юк. Пен­сио­нерның сәламәтлеген “кайгыртучылар” акчаны алгач та эзсез югала. Телефон аферистларының, кулларында медицина картасын тотып торган кебек, үз корбаннарына диагнозларын укып бирү очраклары да юк түгел. Бу урында бер мисал да китереп үтәргә була. Безнең төбәк­тә шундый кәсепкә керешкән әрәм­тамаклар операция кичергән җит­меш яшьлек бер пенсионерга “чыккан”. Алар, янәсе, даруларын сатып алган очракта, ир-атка тиз генә аякка басасын вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә пенсионер ике ел буе шушы алдак­чыларның өч тиенгә яраксыз препаратларын кулланган. Әлбәттә инде, хәле яхшырмаган, ә менә 730 мең сум акчасыннан мәхрүм калган.


Саннарны бутыйлар


Телефонга акча салганда, кайчандыр берәр санны бутамый калучыларыбыз, булса да, бик аздыр. Бигрәк тә үзебезнең телефонга тү­гел, ә туганыбызныкы яки хезмәт­тәшебезнекенә салганда. Мондый очракта, гариза язып (акчаны кайда салсагыз, шунда), акчаны кире кайтарырга була. Мошенниклар исә мондый мөмкинлекнең барлыгын белмәгән кебек кылана. Әйтик, телефонның теге очында бер ханым, күз яшьләренә буыла-буыла, сезнең номерга ялгыш 500 сум акча салдым, авылда яшим, минем өчен бик зур акча бу, зинһар, кире җибәрә күрегез, дип ялвара. Мондый хәлдә калган кеше, әлбәттә инде, иң беренче чиратта телефонында күпме акча калганын тик­шерә. Ә анда, чыннан да, 500 сумга күбрәк. Аннан, теге авыл хатынын кызганып, якындагы кәрәзле элем­тә салонына акча күчерергә йө­герә. Ә берничә көннән соң ханым “ялгыш” кына салган 500 сумның юкка чыгуын күреп, аптырашта кала. Мошенник хатын-кыз үзенә күчерелгән акчаны алгач, “ялгыш” җибәргән акчасын кире алу өчен гариза язган, ә оператор аны теге кешенең счетыннан алган, димәк...
Киңәшебез шул: күз яшьләрен түгеп шалтыратучыларның сүзлә­ренә ышанып, харап булмагыз! Акчагызны кайда салдыгыз, шунда гариза язып тапшырыгыз, дип кырт кисегез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112