ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

“Тумыштан акча яратам, ул гына мине яратмый...”

 

Әнә шулай җырларга яратучыларга сөенечле хәбәр бар. Илдә яшәүче гаиләләр арасында матди хәлен уртача дип бәяләүче­ләр саны арткан. Әйтүләренә караганда, акчалары артык та түгел, ким дә. Ә алтын урталыкка ни җитә?! Һәр өч кешенең икесе шул фикердә. Мулрак яши башладыкмы, әллә тиеннәрне санарга өйрәндекме? Банк вәкилләренең моңа үз җавабы. Алар чыгымнарга игътибар итәргә кушкан.

g1
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче гаи­ләләрнең матди хәле азмы-күпме яхшырган. Респондент­ларның 65 проценты гаилә казнасын уртача дип бәяләгән. Чагыштыру өчен, узган ел андыйлар 50 процент чамасы тәшкил иткән. Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты фикеренчә, акчаның беркайчан да җитәсе юк. Ә респондентларның 19 проценты, гаилә казнасы авыр хәл­дә дигән. Гаиләнең керем дәрә­җәсеннән канәгать булмаучылар былтыр да, быел да бер үк.


Эшләп тапкан акчаны “уртача” дип бәяләүчеләрнең ник күбәеп китүен дә аңлатырга тырышканнар. Баксаң, илдә яшәүче гаиләләр арасында айлык керем һәм чыгымнарны теркәп баручылар күбәйгән икән. Мәсәлән, әле ике ел элек кенә һәр биш гаиләнең берсе исәп-хисап алып барса, быел андыйлар 42 процентка җиткән. Халык ки­рәк­мәгән чыгымнардан баш тартырга өйрә­нә, ди белгечләр. “Илдә яшәү­челәр­нең чын керем дәрә­җәсе кимеде, шуңа күрә алар акча белән эш ит­кән­дә саграк булырга тырыша”, – ди НАФИ аналитик үзә­генең тик­ше­ренүләр буенча директоры Тимур Аймалетдинов. Димәк, гаилә­гез­нең матди хәле начар икән, моңа үзегез үк гаепле. Казнадан дөрес файдаланыгыз!


Иртәме-соңмы, барыбер акчаны сак тотарга өйрәнергә туры ки­ләчәк. Ник дисәгез, алга таба ил­дәге кредит оешмалары кесәдәге ак­часын дөрес итеп тота бел­мәү­челәрне кире бора башларга мөм­кин. Фәлән авылда яшәүче Галия апаның чыгымнарын күзәтү җаен да тапканнар. Моның өчен кесәңдә банк картасы булу да җитә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илдә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 73 проценты кимендә бер банк картасына ия. Димәк, барысы да уч төбендәге кебек. Яңа­лык барыннан да бигрәк банктан бурычка акча алырга те­ләүчеләргә кагыла. Әҗәткә биргән­че, кредит оешмасы акчаны ничек туздыруыгызны тикшерәчәк. Сиз­дерми-нит­ми генә нинди кибетләргә йөрүе­гез, коммуналь хезмәтләр өчен күп­ме түлә­вегез, кайларда ял итүе­гез турында барын да беле­шә­чәк. Мәгъ­лүмат алмашу өчен банклар үзара килешү төзеячәк, дип фаразлана. Ил күлә­мендә тәҗрибә рә­ве­шендәге проектны тормышка ашыра башлаганнар инде.


Касса янында тиен санаудан котылып, банк картасы белән генә исәп-хисап ясау бик рәхәт бит югыйсә! Тик үз башыбызга кыланабыз икән. Белгечләр чыгымнарны исәпкә алып, халыкны өч төркемгә бүлгән. Әгәр айлык керем ашау-эчү, коммуналь түләүләр һәм ел фасылына карап сатып алынган кием-салымга гына тотылып бара икән, бу – бер хезмәт хакыннан икен­чесенә кадәр яшәүчеләр. Әле­ге чыгымнарга елга бер тапкыр чит илдә ял итеп кайту, уртача хәлдәге автомобиль, икенче телевизор, яки кыйммәтле смартфон сатып алу да өстәлсә, болар – уртача хәл­леләр. Тагын да зуррак чыгым тотучылар – байлар. Бу – теория генә, әлбәттә. Кеше банк картасы була торып та, мәсәлән, балалар бакчасы өчен поч­та бүлекчәсендә түләр­гә яисә туганы, дустының “акча ян­чы­гы”н­нан файдаланырга мөмкин. Кесә­дә­ге карталар санын да ничек тикше­рә­сең? Ничек кенә булмасын, банк вә­килләре әлеге проект уңай нәти­җә бирәчәк дигән өмет белдергән. Һәр­хәлдә, кредитын түли алмаучыларны алдан ук якаларыннан эләк­термәкчеләр. Байлар исә банктан әҗәткә акча алырга ашкынып тормый. Аларны тикшерәсе дә юк.


“Югары икътисад мәктәбе” банк институты директоры Василий Солодков фикеренчә, яңалык­тан әллә ни куркырга кирәкми. Мон­дый тәҗрибә дөнья күләмендә файдаланыла. “Дөрес, банкка мө­рә­җәгать итүчеләрнең матди хә­ле­нә бәя бирү өчен без төрле бе­леш­мәләр сорыйбыз. Әмма бу гына аз. Рәсми рәвештә минималь хезмәт хакы алып та, чынбарлыкта кесә тутырып акча эшләүчеләр байтак. Без клиентлар турында күбрәк мәгъ­лүмат тупларга телибез”, – дигән ул. Акча – уен-муен эш түгел. Нишлә­тәсең, без – аны, ә ул санаганны ярата. Гаиләгә акча җәлеп итүгә бәйле халык сынамышлары да бар хәтта. Белмәсәгез белегез: өйдә акча булсын дисәң, тырнакны сишәмбе һәм җомга көннәрендә генә кисәргә ярый. Тумыштан акча яратам...

 

Чыгымнарны ничек киметергә:

 

- Акча янчыгында зур суммада акча йөртү аны бәрәкәтле итеп тотарга комачаулый.

 

- Бу айда нинди чыгымнар көткәнен алдан ук белеп тору өчен туганнар, дус-ишләрнең туган көннәре исемлеген төзеп куегыз. Иң көтелмәгән чыгымнар бәйрәмнәргә бәйле.

 

- Кибет киштәсендәге очсыз әйберләргә кызыкмагыз. Еш кына мондый товарларның сыйфаты да бәясенә тиң була.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 153, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112