ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Балаларга да чират җитте

 

Бу атнада Казанда республика туберкулезга каршы диспан­серның балалар бүлеге өчен төзелгән яңа корпусын файдалануга тапшырдылар. Аны төзү 1992 елда ук башланса да, финанслар булмау сәбәпле, эш берничә тапкыр тукталып кала һәм “сакаллы төзелеш”кә әйләнә. 2017 елда гына республика казнасыннан 179 миллион сум акча бүленә.

7-4  
Төзүчеләр әйтүенчә, санитария нормалары үзгәрү аркасында, проектны шактый камилләш­те­рергә туры килгән. Шаляпин урамындагы яңа корпус янәшәсендә генә шулай ук туберкулез авыруын ачыклау максатыннан эшләүче биналар урын алган. Яңа төзелгән поликлиника янында алар тагын да котсызрак булып күренә. Спартак урамында урнашкан флюорография узу кабинеты, аның аеруча регис­тратура өлеше тавык кетәк­леген хәтерләтә. Аларны нинди язмыш көтә икән, халык кайчан заманча кабинетларда тикшеренү уза алыр? Сәламәтлек саклау минис­тры урынбасары Илдар Фатыйхов сорауга төгәл җавап бирмәсә дә, киләчәктә ул тирәдә үзгәрешләр булачагын әйтте.


Яңа бинада бер сменага 450 балага хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Диспансерның Киров районындагы Маршрут урамында урнашкан бүлеге тулысынча монда күчәчәк. Ул иске бина ябылачак. Шаляпин урамында эшләүче бүлек хезмәткәрләре дә эшне әлеге яңа бинада алып барачак. Шулай итеп, бүлек­ләр берләштерелә, бөтен хез­мәт бер җирдә күрсәтеләчәк. Дис­пан­серның баш табибы Алексей Алексеев әйтүенчә, шушы көннәрдә кечкенә пациентларны кабул итә башлыйлар. Элек атнаның биш кө­нендә хезмәт күрсәтсәләр, яңа бинада шимбә көн дә эшләячәкләр. Моңа кадәр манту пробасы яки диаскинтест аша иммун системасы торышын тикшерү атнага 3 көн үткәрелсә, биредә анализлар 5 көн дәвамында алыначак. Мондый эш көне ата-аналар өчен дә уңайлы булачак.


Хәзер медицинаның кайсы гына тармагын алма, түләүле хез­мәтләр кертелә, биредә булачакмы? Баш табиб әйтүенчә, балалар оешмаларында түләүле хезмәтләр каралмаган диярлек, ә бу бүлектә бер тик­шеренүне түләүле уздырачаклар. Инвитро тесты дип аталган анализ манту ясамыйча һәм вакцина керт­мичә генә кан анализы аша тик­шеренү үтәргә мөмкинлек бирә. Ул тикшеренү мәҗбүри медицина иминияте программасына кермәгән. Бәясе – 6 мең ярым сум тора. Аның нәтиҗәсе ике көннән әзер була.


Районнарда табибларга кытлык икәнне беләбез инде. Фтизиатрлар белән дә шундый ук хәл. Район­нарның 60 процентында белгеч тә юк, штат та каралмаган. Балалар бе­лән күбрәк педиатрлар шөгыль­ләнә. Төрле сораулар килеп туса, район табиблары телемедицина ысулын файдалана. Республика бел­геч­­лә­ренә интернет аша чыгалар. Табиб­ларны иң борчыганы: ата-аналар­ның балаларына туберкулезга каршы вакцина ясатудан баш тартуы. Казанда, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама районнарында андыйлар аеруча күп икән. “Кайбер ата-аналар туберкулезга каршы поликлиникага ке­рер­гә дә курка, – ди Алексей Алексеев. – Йогышлы чир ияртүдән шиклә­нәбез, диләр. Туберкулезны бүтән теләсә кайда йоктырырга мөмкин, тик монда түгел. Шәхси клиникада гына тикшеренеп булмыймы, дип тә шалтыраталар. Хосусый оешмаларда андый эш алып барылмый. Күреп торасыз: бина яңа, җиһазлар, һава чистарту вентиляциясе заманча. Безгә килүдән курыкмасыннар”.


Туберкулезны тизрәк ачыклау ихтыяҗы булганда, экспресстест үткәрәләр, ягъни какрыкны тик­шерәләр. Ул ике сәгатьтә билгеле була. Балага манту ясагач, аңа су тидерергә ярыймы? Баш табиб аңлатуынча, бу очракта судан саклану турында гына сүз бармый. Ул урынны ялгыш кашыгач, тырнагач, инфекция керергә мөмкин. Аннары манту урыны ялкынсынып, шешеп китә һәм нәтиҗәсе дөрес булмый. Димәк, яңадан тикшеренү узарга туры килә. Шуңа күрә табиб киңәшен тотарга кирәк.


Туберкулез чире тиз генә беленми. Манту ясау, рентген һәм башка тикшеренүләр чирне алданрак ачыкларга ярдәм итә. Туберкулез белән авыручы балалар саны кими, ләкин шатланырга сәбәп юк, ди белгечләр, чөнки олылар арасында чир табылу очраклары арта. Балалар исә йогышлы авыруны күбесенчә якыннарыннан йоктыра. “Тикшеренүдән баш тартучы ата-аналар аз түгел. Соңгы елларда мәктәпләрдә, бакчаларда баланың авырмавы хакында белешмә алып килергә кушалар. Тикшеренү үт­кәрмичә, аны ничек ачыклыйк? Эш судка барып җиткән очраклар да бар, азагы безнең файдага тәмам­лана”, – ди Алексей Алексеев.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!