ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Кемгә – метробус, кемгә – таш юл...

 

Быел Татарстанның 22 авылы юллы булачак. Ә Казанда исә метробуслар хәрәкәт итә башларга мөмкин. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлы­гының киңәйтелгән коллегия утырышында әйттеләр.

1-3
Чарада Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, илнең транспорт министры Евгений Дитрих, Татарстан Премьер-минис­тры Алексей Песошин да катнашты. Республиканың транспорт һәм юл хуҗа­лы­гы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, 2018 ел Татарстан өчен дә, тармак хезмәткәр­ләренә дә истә­лек­ле вакыйга – футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү белән истә калачак. Матчлар узган көн­нәрдә шәһәр транспорты хез­мә­тен­нән 5,6 миллион пассажир файдаланган, 752 мең кеше җәмәгать транспортында бушлай йөргән. Чемпионат вакытында “Казан” халыкара аэропорты 416 меңгә якын пассажирны кабул иткән һәм озаткан.


Былтыр республиканың автотранспорт предприя­тиеләренең гомуми кереме 3,7 миллиард сумнан да артып киткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 1,4 процентка күбрәк. Коллегия утырышында юлчылар өчен мөһим вакыйгалар турында сөйләгәндә, ун­дүрт елга сузылган төзек­ләндерүдән соң дүрт полосалы Казан – Чаллы юлы ачылуны да атадылар. М-7 “Волга” федераль трас­сасы­ның Татарстандагы озын­лыгы 430 чакрымнан да артып китә. Шуның 220 чак­рымы Казан белән Чаллы арасына туры килә. 2031 елда яңартылган трассадан тәү­ле­генә 25 мең автомобиль узачак дип фаразлана. “Әлеге трассаны төзеклән­дерү – Кама аша салынган күпер кебек зур хыял иде. Биредә юл эшләре катлаулырак булды. Бу – респуб­ликабызның төп юлы. Иң мөһиме, юлны төзеклән­дерүне республика төзүче­ләре башкарып чыкты”, – дип ассызыклады юл­ның ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов.

Былтыр республикадагы 29 авылны таш юлга тоташтырганнар. Бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларны тәртипкә китерү эше дә дәвам итә. Узган ел 28 чак­рым юлны яңартканнар. Гаилә фермалары һәм терлекчелек комплексларына кадәр 22 чакрымга якын озынлыкта юл салганнар. 2018 елда “Куркынычсыз һәм имин юллар” федераль өстенлекле проекты (ул 2024 елга кадәр исәпләнгән – ред.) кысасында Казан агломерациясендә – 113,7, Чаллы агломерациясендә исә 41,9 чакрым юл  тө­зекләндерелгән.


Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, республиканың һава капкалары аша хәрә­кәт итүче пассажирлар саны артуга, шул исәптән маршрутлар челтәрен ки­ңәйтү ярдәм иткән. Былтыр, мәсәлән, Казаннан Тбилисига, Батумига (Грузия), Минс­кига, Тәһранга (Иран), Хайкоуга (Кытай), әле де­кабрьдә генә Израильгә (Увда аэропорты) халыкара рейслар ачылган. “Бигеш” аэропортыннан Даламанга (Төркия) һәм Дубайга (Бер­ләшкән Гарәп Әмирлек­ләре) оча башлаганнар. Быел әлеге исемлекне тагын да киңәйтмәкчеләр. Министр сүзләренә караганда, Казаннан Мюнхенга (Германия) Тель-Авивка (Израиль) һәм Будапештка (Венгрия) туры рейслар ачу мөм­кин­леге тикшерелә. “Бигеш” аэропортыннан исә Ташкентка оча башларга мөмкин­нәр.


Алексей Песошин бил­геләп үткәнчә, алда торган бурычларны җиренә җит­кереп башкару өчен тар­мак­ның замана белән бергә атлавы мөһим. Бу транспорт инфраструктурасына куела торган таләпләргә дә, юл хәрәкәте белән идарә итү системасына да, юлдагы иминлекне тәэмин итүгә дә кагыла. Премьер-министр район башлыкларына эшне көчәйтергә кушты. “Яңа юллар салына, автобус тукталышлары төзелә, ә кайбер районнарда пассажирлар ташу эше җайга салынмаган. Тагын бер кат искәртәм: пассажирлар ташуның имин­­леге һәм халыкның әлеге төр хезмәттән файдалана алуы автомобиль транс­порты эшчәнлегенең өстен­лекле юнәлеше булып тора”, – диде Хөкүмәт җи­тәк­чесе. Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, торак төзелеше күләме артуга бәйле рәвештә, юлчыларга тагын да зуррак таләпләр куелуын әйтте. Халык мәнфәгатьләреннән чы­гып эш итәргә кирәк, дигән фикер җиткерде ул.


Юлчыларга кул кушырып утырырга туры кил­мәячәк. Агымдагы елда Татарстанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узачак. “Бәйгедә катнашучыларга һәм волонтерларга поездда йөрү өчен 50 процентлы ташлама бире­ләчәк”, – диде Ленар Сафин. Бу хакта “Россия тимер юллары” белән килешүгә иреш­кәннәр. Моңа кадәр үткәрелгән халыкара чаралардагы кебек үк, чемпионат вәкилләре җәмәгать транспортында да бушлай хәрәкәт итә алачак. 22–27 августта узачак ярышлар вакытында кунакларга 226 автобус, 59 микроавтобус һәм 100дән артык җиңел машина хезмәт күрсәтәчәк дип көтелә. Бәйгедә дөнья­ның алтмыштан күбрәк иленнән 1,6 мең катнашучы көтелә.


Казанда яңа төр җәмә­гать транспорты да пәйда булмагае. Сүз югары тиз­лек­ле метробуслар турында бара. Коллегия утырышында катнашкан шәһәр мэ­ры Илсур Метшин әй­түен­чә, яңа төр җәмәгать транспорты линияләрен төзү фикерен Мәскәү тәкъ­дим иткән. Тө­зелешнең якынча бәясе – 6 миллиард сум. Кемгә – метробус, ә кемгә таш юл булса да җитә. Быел Татарстандагы 22 авылны таш юл бе­лән тоташтырачаклар дип фаразлана. Шуларның 11ендә төзелеш эшләре федераль акчага башкарылачак. Моннан тыш, торак пунктлардагы 700дән артык урамны тәртипкә ки­тер­мәкчеләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!