ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

//

Күперебез нык булсын!

 

Газетабызда ярдәмгә мохтаҗ, кыен хәлдә калган гаиләләр, авыру кешеләр  турында еш язабыз. Аларның сәламәтлеген ныгытыр өчен матди ярдәм күрсәтү нияте белән хәйрия концертлары, ярминкәләр оештыру матур һәм игелекле гадәткә әверелде. “Кайсыгызның кулы җылы?” сәхифәсендә кешеләрнең язмышларын гына бәян итеп калмыйча, аларга кулдан килгәнчә ярдәм кулы да сузарга тырышабыз.

17-1

Укучыларыбыз бер генә язмышка да битараф калмый.“Игълан  тактасы”нда белдерү чыгуга, изге күңелле кешеләр элемтәгә керә. Акча күчерүчеләр дә, кием һәм ризык белән ярдәм итүчеләр дә бар. Без исә мохтаҗлар белән игелекле укучыларыбыз арасында һәрчак күпер салырга риза. Быел газетабыз оешканга 100 ел тула. Юбилей елында да эшебезне дәвам итәргә, кешеләргә өмет биреп, ярдәм кулы сузуны дәвам итәчәкбез. Сезнең ярдәм белән, әлбәттә, хөрмәтле укучыларыбыз!

 

Яңа елның беренче санында 14 яшьлек Айдар Зиннәтуллин­ның язмышы белән таныштырабыз.

 
– Айдар – икенче балабыз. Кө­мәнемне җиңел күтәрдем. Бер дә авыртып карамадым. Балам да үз вакытында туды. Әмма аңа өч ай вакытында хастаханәгә эләктек. Шул чакта аның өянәк­ләре башланды. Башта мин ни булганын да аңламый калдым. Безнең өчен иң авыр көннәр башланды, – дип сөйли әнисе Светлана. – Айдар биш яшькә кадәр гел ятып кына торды. Хәтта башын да тота алмый иде. Нинди генә табибка күренеп карамадык, әмма алга китеш сизелмәде. Эпилепсиянең иң авыр төре диделәр. Авыру баланың психикасына да зыян салды.

 
Малайның үсеше дә тоткарлана. Ул үзе ашый, киенә, чишенә дә белми. Бердәнбер юлдашы инвалид арбасы була аның. Светлана кая барып бәрелергә белми. Табиблар чирнең ничек килеп чыгуын, баланың төгәл диагнозын әйтә алмый. Медицина картасы китап кадәр була.

 
“2016 елның ноябрь аенда чит илгә бардык. Уң як баш миенә зыян килгән диделәр. Эпилепсия диагнозы да расланды. Айдарны яхшылап тикшерделәр һәм өмет бүләк иттеләр: катлаулы операция ясагач, терелергә мөмкин. Баш миенең зыян килгән өлешен алып, улымны аякка бастырырга ышандыралар. Мин үзем дә Айдарның сәламәтләнүенә бик өметләнәм. Әмма моның өчен бик зур суммада акча кирәк. Бар ышанычым – мәрхәмәтле кеше­ләрдә”, – ди әнисе.

 

Айдар Зиннәтуллинга бу­лы­шыр өчен исәп-хисап счеты:

 
Саклык банкы картасы:
4276 6200 2291 1121

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 6, 06.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр