ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Сания апаның бәхет формуласы

 

Һәр хатын-кыз бу дөньяда бәхетле булырга омтыла. Кемдер ул бәхетне зур дәрәҗәдә, кайберәүләр акчада тапса, Мамадыш районының Түбән Ушма авылында гомер итүче Сания апа кебекләр, туган якта яшәп, янәшәдә яраткан кешең, терәк булырдай балалар булуда күрә. Республикада гына түгел, Россиядә узган савымчылар бәйгесенең җиңүчесе ул. Әле менә шушы көннәрдә “Ел хатын-кызы” бәйгесендә дә көчен сыный.

 4-1
“Кушып эшләтә алмаслар иде”

Сания апа Насыйбуллина шушы авылда туып үскән. Алар мәктәпне тәмамлаган вакытта колхозда бер ел эшләү мәҗбүри куела. Сания апа да, бер ел гына эшлим дип, фермага төшә дә шунда тукталып кала. “Ул чактагы шартлар белән бүгенгене чагыштырып та булмый. Әмма безнең күңелдә бигрәк тә кул хезмәтен таләп иткән вакытлар уелып калган. Яшьлек белән сизелмәгән генә ул, – ди Сания апа. – Таң белән торып, фермага менеп китәсең. Яз-көз аякта резин итек. Тиз-тиз атлап йөргәч, ул чакта туңуны да белмәгәнбез. Кышын – галош кидерткән киез итек. Әле бит бер ел гына эшләдем дә кияүгә чыгып куйдым. Ул чакта 19 яшем дә тулмаган иде. Ирем миннән олырак. Әнә шулай тормыш кору мине бөтенләй авылга бәйләп куйды. Әмма мин беркайчан да, китик, димәдем. Үз ягымда яратып яшим, эшлим. Кемдер кушып кына сыер саумас идем. Бу – минем күңелемә туры килә торган, җанымны ял иттерә торган һөнәр. Еллар узгач та, әле дә фермага эшкә килгәнмен дип куям”.


Эше күп булса да, Сания апа ул чакларны сөйләп туймый. Сыерларга башак биргәндә чыккан пешкән салам исе, кайнар барданы он белән бутауларны онытмый.


– Барданың авырлыгын да сизмәгәнбез. Көянтә-чиләк бе­лән күтәргәнбез дә йөгергәнбез. Әле бит ул чакта малның астын кыру да безнең өстә. Сыерларны да чистартып юа идек. Беренче вакытта миңа 25 сыер бирсәләр, тора-бара 50 башка җиткер­деләр. Ышаныч булгандыр инде, – ди алдынгы савымчы.

“Сыер савып та дәрәҗәле буласың”

Сания апа үткәннәре белән бүгенгесен чагыштыра. Элек гаилә корган мәлләрдә ул ире белән үзе генә була. Аннан соң бер-бер артлы ике малай, бер кыз алып кайталар. Бераз гына каената-каенана белән дә яшәргә туры килә аңа. Өлкәннәр бик акыллы булып чыга. Уллары бе­лән киленнәренә йорт җиткереп, башка чыгаралар. Сания апа да нәкъ шулай эшли. Күршедәге йортны сатып алып, олы улларын башка чыгаралар.


– Без балаларга тегене эшлә, моны эшләмә, димибез. Алар үзләре хәл итә. Олы улым Илдус, өйләнгәч тә, Алабуга шәһәрендә яши башлады. Кешегә акча түләп, фатирда торалар. Киленем Миләүшә бәби алып кайткач, тормыш алып бару Илдуска гына калды. Менә шул чакта яшьләргә безнең ярдәм кирәк булды. Без аларны үзебезнең янга чакырып кайтардык. Өебез зур, барыбыз да сыябыз. Киленем Миләүшә дә каршы килмәде. Бергәләп яши башладык. Икенче сабыйлары тугач, ана капиталы акчасына күршедә буш торган йортны сатып алдык. Әкренләп бергәләп шул урында яңа йорт төзеп куйдык. Хәзер инде балаларым башка чыгып яши. Һәркемнең үзенчә яшәргә хакы бар”.


Шул чакта сүзгә килене Ми­ләүшә кушыла “Мин – Мамадыш кызы. Кечкенә вакытта бик тә Түбән Ушмада яшисем килә иде. Илдуска кияүгә чыгып, хыялым тормышка ашып кына калмады, бер-берләре өчен өзелеп торган, сине үз баласыдай күргән әти-әниле, сеңелле, энеле дә булдым. Мин әнием Саниягә бик рәхмәтле. Һәрвакыт ярдәм итә, кулындагы ике әйбернең берсен безгә бирә”, – ди ул. Шушы урында киленнең күңеле тулып китте. Сания апа яратып та алды үзен. Моннан өч ел элек Миләүшә каенанасы белән киңәшләшә дә сыер саварга фермага менә. “Мамадышка йөреп эшлисем килмәде. Безнең “Продовольственная программа” комплексында сыерны сменалап савасы. Өч ел инде әни белән сыер савам. Дөрес, сменаларыбыз төрле. Өйдә тору, балаларны карау өчен шулай җайлаштырдык. Әни беренчедә булса, мин икенчегә чыгам, әти төнлә эшли. Әтиебез дә терлекче безнең”, – ди Миләүшә. Сания апа үзенең сыер саву аппараты җыю осталыгын килененә өй­рә­тергә җыена. “Үземә алмаш әзерлим”, – ди ул. Әмма әле ул, сөбханалла, үзе дә кызлар кебек. Пенсиягә чыгарга да берничә елы бар.

Сыерлар да... компьютерда хәзер

Сания апа атаклы “Кызыл флаг” колхозында сыер сава. Әле­­­ге колхозны 2009 елда эш­мәкәр Рифат Мотыйгуллин ала.


– Хәзер бер бригадада өч кеше эшлибез. Алты сәгатьтә бер кешегә мең баш сыер савабыз. Алар үз урыннарын белеп килеп баса. Аякларында датчиклар бар. Басуга, сыер турында мәгъ­лүмат килеп чыга. Кичә күпме сөт биргән, бүген күпме – барысы да күренеп тора. Хәзер сыерларның кушаматы юк, әмма компьютерга номерлары кер­телгән. Алар да заманнан калышмый. Әле менә кышын да 25 литр сөт бирүче маллар бар. Эштән арып түгел, рә­хәтләнеп, җан тынычлыгы алып кайтам. Өебездә бер генә сыер. Әмма сөте җитә. Өйдә оныклар көтеп торгач, дөнья бө­тенләй ямьләнә. Илдус белән Миләүшә башка чыкса да, без гел бергә инде. Йоклаганда гына аерылышабыз. Буш вакытларымда тегәргә яратам. Гөлләр үстерәм. Бакчада казынам. Хәер, киленем белән кызым бар эшкә өлгерәләр. Әле менә шушы араларда гына кияүле дә булып куйдык. Фаяз улым – армия сафларында. Озак­ламый кайтыр вакыты җитә. Дивардагы фотосына карап кына торабыз. Исән-сау гына була күрсен балам, – ди Сания апа.

Бәхет туган якта икән

– Хәзер, авылларда эш юк дигән сылтау белән, шәһәргә китү ягын карыйлар. Әле безнең чорда, шәһәргә килсәң, фатирны дәүләт бирә иде. Ә менә хәзер торак кыйммәт, тик шулай да авылга кайтучылар сирәк. Түбән Ушмада зур терлекчелек комплексы булу яшьләрне читкә җибәрми. Ул фермада 22 яшьлек Мамадыш кызы да сыер сава, – ди район авыл хуҗалыгы ида­рәсенең азык-төлек һәм маркетинг бүлге җитәкчесе Рәис Гаянов. – Сания Насыйбуллинаның әтисе Насыйбулла да, әнисе Рауза да терлекче булып эшләде. Гаиләдә үк бу һөнәргә хөрмәт булган, димәк.


Сания апа төрле бәйгеләрдә, мактаулы исемнәрдән тыш, кыйммәтле бүләкләр дә алып кайта. Зур телевизорлы да була, көнкүреш кирәк-яраклары да бирәләр. Әле менә соңгысында планшет белән бүләклиләр. “Кешегә бирмәдем. Интернетта утырам. Дөньядан калышып булмый бит”, – ди ул. Хезмәт хаклары турында сүз чыккач, Сания апа: “Үзебезгә җитәрлек. Зарлана алмыйбыз”, – ди. Аннары өстәп тә куйды: “Әнием исән-сау. Янә­шәмдә терәгем – ирем Фәрит бар. Балалар игелеге күрәм. “Әби” дип оныклар бөтерелеп йөри. Мондый бәхетне бернинди акчага да сатып ала алмыйсың бит. Бу тормышта тагын ни кирәк?”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 34, 08.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!