ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Татар башын татар ашыймы?


Бүген социаль челтәрләр­дә еш кына: ”Татар бер-берсен батырмаса, татар булмый инде ул”, – дигән үпкәле язуларга тап була­сың. Тәмугта бер казанда кайнаучы татарлар ту­рын­дагы ялган мәзәкне дә төрләндерәләр. Үз зыя­лыларыбының: ”Татар башын татар ашый”, ”Татар башына татар җитә” кебек әйтемнәрне кабатлау белән үзебезгә начар язмыш юраганыбызны, үз-үзебезгә явыз программа йоктыруыбызны онытмасак иде. Ул сүзләр милләт­не ассимиляцияләү, аны юкка чыгару тегермәненә су коя һәм, чынлап та, татарашар татарлар тәрбияләүгә хезмәт итә.

1-1
Бу – татарның дошманнары тарафыннан бик күптән­нән кулланылып килгән стратегия. Андый стратегияне һәрвакытта да яулап алучылар файдалана. Яулап алынган яисә яулап алынырга тиешле милләтнең аерым вәки­лләренә өстенлекләр биреп, үзенә хезмәт итүгә күчерәләр, кавем эчендә таркаулык, үзара ызгыш китереп чыгару коралына әйләндерәләр. Оккупация озакка китсә, мил­ләткә хыянәт, үз халкыңның башына басып алга бару популярлаша башлый. Без – биш йөз елга якын инде бәй­ле халык... Шуңа карамастан егәрен саклаган, егылганда яңадан торып басу сәләтен югалтмаган кавем.

 

Мондый халыкка каршы көрәштә га­дәттә рухи дошманнары кү­сеашарлар тәрбияләү ысулын эшкә җигә. Хәтерлик: күселәргә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – үз кар­дәшләрен ашый торган күсе тәрбияләү. Моның өчен таза бер күсе тотып алына һәм бикләп куеп ач тотыла. Бик нык ачыккач, аның янына үле күсе ташлыйлар. Баштарак чирканып торса да, ач күсе үз кардәшенең мәетен ялмап куярга мәҗбүр була. Беренче киртәне уңышлы узуга, хәл­сезләнгән, әмма тере икенче бер күсене ыргыталар. Ач күсе баштарак психологик киртәне уза алмый бераз азапланса да, яңадан бу юлы инде үзенең тере кардәшен кимереп ташлый. Шундый берничә күнегүдән соң, чып-чын күсеашарга әйләнгән ерткычны иректәге кардәш­ләре янына җибәрәләр. Һәм күселәр колониясендә чып-чын фаҗига башлана. Биологик яктан юк итүнең бу коралы социаль өлкәгә дә кү­черелә. Үз милләтен ”ашау­чы­лар”ны тәрбияләү нечкә­рәк ысуллар белән алып барыла, әлбәттә. Үз милләтенә чирканып караган, аның ди­неннән, мәдәниятеннән, яшәү рәвешеннән көлгән язучылар, сәнгатькәрләр үсе­терелә һәм үсендерелә, тәмугтагы татарлар турындагы мәгълүм анекдотка охшаган, халык авыз иҗаты әсәре булуга дәгъва иткән ялган мәзәкләр уйлап чыгарыла. Болар барысы да үз миллә­теңнең сөяген кимерү, аның итен ашау гадәтигә әйләнсен өчен махсус эшләнә. Үз хал­кыңа җай чыккан саен тибеп узу, үзара хурлашуны мил­ләт­нең сыйфаты дәрәҗәсенә күтәрү гибрид сугышның бер сөекле алымына әверелә. Шуннан инде халыкны җи­ңәсе дә калмый, ул үз-үзен җиңә: татар булудан хурлана башлый, милләткә хыянәт яшәү өчен көрәшнең котылгысыз бер юлы булып кабул ителә. Бу өлкәдә уңышка ирешкән каләм әһелләренә, сәнгатькәрләргә мәртәбәле премияләр бирелә, иҗат җи­мешләре халыкара мәйданда популярлаштырыла.

 
Чынлыкта исә буллинг – танышларның, бер коллективтагы, бер төркемдәге ке­шеләрнең үзара көнчеле­ге, бер-берсен психик яктан агулап эзәрлекләүләре бар халыкларда да бар күренеш. Иҗат интеллегенциясе арасында ул аеруча киң таралган. Рәнҗетеләгән һәм кыерсытылган халыклар зыялылары арасында ул, бәлки, калкурак чагылыш таба торгандыр. Чөнки үз-үзеңне раслау, күрсәтү өчен мәйдан тар. Фәкыйрьлек, тарлык гадәттә кешеләрне шундый түбән­лек­кә этәрә, зыялыларда үза­ра хөрмәт бетә, вәкарь юкка чыга. Бу тагын да зуррак фәкыйрьлеккә, тагын да зуррак югалтуларга китерә, бердәмлек, аркадашлык хисе юып алган кебек була.  

Әмма тагын бер тапкыр ассызыклыйк: буллинг – бер татар­ның гына сыйфаты түгел, аннан Европа халыклары да, азиялеләр дә, хәтта үзләре турында какшамас бердәм дигән миф чыгарган гыйбрилар (еврейлар) да интегә. Шуңа күрә 27 гыйнвар көне – буллингка (үзара котыртышуларга каршы) көрәш көне дип игълан ителгән. Без ул көнне шыпырт кына узып киттек, ә башка халыкларда аны бу чирдән котылу өчен уңай прораганда чарасы буларак билге­ләп үтәләр.


Безнең туган кавемебез­нең асыл сыйфаты – бер-берсен батыру түгел, ә үзара ярдәмләшү, кулдаш һәм аркадаш булу. Шулай булмаса кыен шартларда да (махсус кыенлаштырылган шартларда да) таза итеп тормыш кору, балкып торган йортлар төзү мөмкин булмас иде. Өмә белән нигез салу, диварны өмә белән күтәрү, авыр эш­ләрнең барысын да өмә бе­лән башкару – бик борынгыдан килгән милли традиция, хәзер инде, кызганыч, онытылып бара.

 

Бер нәр­сәгә игътибар итик: чит өлкәләрдән килгән ”яндык” дип, ”су бас­ты” дип мескен­ләнгән телән­челәр татар авылларында йөри, чөнки беләләр: кече күңеллелек, егылганга кул сузу – ул татарның милли сыйфаты. Бәладә калган үз кар­дәш­ләребезне без беркайчан да чит өлкәләргә чыгармыйбыз: авыллап акча җыя­быз, район белән булышабыз. Әлегә... Татар башын татар ашый дигән ялган идея үстерелсә, киләчәктә мондый мәрхәмәтлелек дә­вам итәрме, ерткыч җәм­гыять шартларында тәрбия­ләнгән киләчәк буынннарда шәф­кать хисе, ярышта артта кил­гән атка яулык бәйләү кебек миһербан­лылык сыйфатлары сакланырмы? Без үзе­безне көчле иткән асыл сыйфатларыбызны дошманнар тарафыннан көчләп кертел­гән явыз фикерләргә алыштырыйкмы?

 

Ә бит асылны югалту шундый фикерләр­дән башлана. Кешеләр арасында була торган фикер­ләр каршылыгы бик табыйгый нәрсә. Шул каршылык нигезендә социаль челтә­р­ләрдә ямьсез бәхәсләр куба кайчак, зыялылар бер-бер­сен хурлый, өскә чүп-чар өя. Ахырдан күңел­ләрдә төзәлмәс җәрәхәтләр ясалгач, дуслык-өлфәт хис­ләре онытылгач, әрнеп: ”Шулай инде-татар татарны батыра”, – дигән зарлы нәтиҗә ясап куялар, башка кавем вәкилләрендә дә мондый агулау-эзәрлекләүләрнең табигый рәвештә булуын оныталар. Үзара тарткалашуларга көч-куәт сарыф итүне туктатыйк, энергияне иҗтиһатка юнәлтик, хөсет-көнчелектән баш тартыйк. Объектив тән­кыйтькә оч­рап, туры сүзгә юлыксак: ”Шул кирәк сиңа”, – дип үз-үзебезне төзәтик. ”Татар башын татар ашый” дигән ялган белән мескеннәрчә юан­мыйк. Ә бит асылда хак­лымы-хаксызмы тән­кыйть­кә очрагач, рәҗеп милләткә йөз җыеру ул – лузерлар гадәте. Тукайда алай түгел, күпме генә каныкмасыннар, ул шәх­си үпкәсен мил­ләткә күчер­мәгән: ”Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!”, – дигән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 13.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр