ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Поезд әле ерак китмәгән

 

“Рубин” Саранскидан җиңү алып кайтты. Мордовия башкаласында Ленинград өлкәсенең “Тосно” командасын откан Казан футболчылары турнир таблицасында сигезенче урынга күтәрелде. Кышкы үзгәрешләрдән соң ике уенда дүрт очко туплаган Корбан Бәрдыев командасы бу атна ахырында Казанда “Спартак” алдында имтихан тотачак.

4-2
rubin-kazan.ru

 

Санкт-Петербургта узасы әлеге очрашуны һава торышы аркасында башка калага күчерделәр. Шунысы гаҗәп: шимбә көнне Нева буендагы калада 2 градус салкын булса, Саранскида бу күрсәткеч -12гә төште. Дөрес, “Рубин”ның баш тренеры футбол түрәләренең мондый сәер карарларына артык гаҗәпләнмәгән. “Кайда уйнасак та, безгә барыбер”, – диде Корбан Бәр­дыев очрашудан соң. 1300 тамашачы алдында узган матчның бердәнбер тубын уенның 76нчы минутында Вячеслав Подберезкин кертте. Өстәмә вакытта исә “Рубин”ның капкачысы Сослан Джанаев үзенең осталыгы белән өч очконы сак­лап калды. Алдагы очрашуда соңгы минутларда туп керттереп, Казан командасы җиңүне кулдан ычкындырган иде.


Әлеге уеннан соң “Рубин” турнир таблицасында сигезенче урынга күтә­рел­де. Хәзер хәтта Европа Лигасына чыгу турында хыялланучылар да бар. Моннан ике атна элек тамашачылар белән очрашканда шундыйрак фикерне Корбан Бәрдыев та ычкындырган иде. Ул вакытта бу сүзләргә ышанмаучылар да булды. Әмма, кем әйтмешли, очколар төялгән поезд ерак китмәгән әле. Куып тотарга да була. Саранскида узган очрашудан соң баш тренер быел нәрсәгә өметләнә алу­ларының ки­ләсе өч-дүрт оч­рашудан соң ачыкланасын әйтте. Шул вакытка һө­җүмчеләр туп кертә, ә яңа, әмма Бәрдыевка яхшы таныш ярымсакчылар аларга ярдәм итә башласа, күңел­сез сезонның ахыры башкача да тәмамланырга мөм­кин. Иң мөһиме – уйнарга теләк булсын. Сезонның көзге өлешендә “Рубин”га әнә шул җитмәде. Кыш көне командадан 15ләп уенчы китте. Бәрдыев чит ил футболчылары киткәнгә сөе­нүен яшерми. “Команда эчен­дәге рух яхшырды. Шунсыз алга таба атлап булмый”, – ди баш тренер.


Киләсе очрашуны исә “Рубин” шимбә көнне үз кырында “Спартак”ка каршы уздырачак. Дөрес, бу уенда Казан командасының тиз арада төп футболчыларыннан берсенә әверелгән Ивелин Попов чыгыш ясый алмаячак. Мәскәү командасы белән аренда килешүендә әнә шундый шарт бар. Әмма “Спартак” та бу матчта төп һөҗүмче Квинси Промес­тан башка уйнаячак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 34, 13.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр