ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

Кемнәргәдер – миллион, ә безгә – милли моң

 

Журналист, балалар шагыйрәсе, Буа районының Яңа Тинчәле авылы кызы Йолдыз Әдип кызы Шәрапова кечкенәдән шигырьләр язарга бик һәвәс була. Бер айлык чагында ук әтисез калуы, башка балалар кебек тигез канатлы булып үсмәве, ата назын сагыну күңел кылларын тибрәткән­дер, мөгаен.

8-1
Балачакта башланган шул һәвәслек аны гомер буена озата килә. 15 китап авторы ул. Иҗат иткән ши­гырь, хикәяләре чуаш, рус, әзәр­бәй­җан, төрек тел­ләренә дә тәрҗемә ителгән. Шагыйрә шәхси тәрҗемәчесе Сурәйя апа Гайнуллина бе­лән дә горурлана.

 
Әле ярый әби булган


– Балачагымны бик са­гын­мыйм. Миңа бер ай да 13 көн булганда әтием белән әнием аерылышкан. Әнигә әти йортыннан чыгып китәр­гә туры килгән. Ә ул күрше авылдан укытучы булып эшкә килгән була. Әни кияүгә чыкканчы Мәкбүлә исемле әбидә яшәгән. Әтидән киткәч тә, үз авылына түгел, шушы әби йортына кайтып керә,– дип искә ала Йолдыз апа. – Ул әби дә ятим карчык була. Ире сугышта үлә, бердәнбер кызы Фәния ике яшендә авырып дөньядан китә. Әнә шулай 27 яшьлек әнием, башка кияүгә чыкмыйча, Мәкбүлә әби белән бергә 21 ел яши. Мин дә 17 яшемә кадәр алар белән бергә тордым.


Үкенмәс өчен, хата кылмаска


Йолдыз апаның әтисе, гаилә таркалгач, авылдан чыгып китә. Яңасын кора, бер-бер артлы ике кызы туа. “Әти­не балачакта күргәнем булмады. Кайбер кешеләр генә: “Әнә, синең әтиең”,– дип төр­теп күрсәтә иде. Ни­гәдер мин дә әтине сорап аптыратмадым, ул үзе дә минем янга килмәде. 2015 елда оч­раш­тык. 53 елдан соң, 21 май көнне әтием янына кайттым. Ике олырак улларым Сәйдәш белән Ядкарьнең бабалары белән танышасы килгән иде. Кайтып кердек. Ул чакта әти мулла булып йөри. Намаз вакыты иде. Бер улым азан әйтте, бергә­ләп намаз укыдык. Әти балаларымны яратты. Мин исә күп итеп күч­тә­нәчләр алып кайттым, Коръән китабы бүләк иттем. Ма­тур гына саубуллаштык, – ди ул. – Шагыйрә булып ки­түемә әти­гә рәхмәт­лемен дә әле мин. Әгәр тигез канатлы булсам, иҗатны сайлар идемме икән? Үскәндә авыр вакытлар күп булды. Шуңа да әтине күңе­лем ки­черә, хә­зерге акылым рәхмәт әйтә, әмма балачагым гафу итә алмый. Тик кайтып, сөй­ләшеп, ризалыгын алганыма сөенәм. Чөнки әтием нәкъ бер елдан Җиңү кө­нен­дә бакыйлыкка күчте. Хәзер дә балаларыма картайгач үкенмәс өчен, яшь­­лектә хата кылмаска кирәк, дип әйтеп торам”.


Яшьлегемә кире кайтмас идем


Йолдыз апа әнә шулай ди. Чөнки ул, яшьлегемә кире кайтсам Сирин абыйны тапмам, дип кайгыра. Гомер буена әбисе һәм әнисе белән генә үскән кыз тиз генә гаилә корырга ашыкмый. Бик уйланып кына кияүгә чыга. Ә Сирин абый нәкъ аны көтеп торган кеше була.


– Мин иремне бик яратам. Улларыма да: “Сезне ярат­сыннар”, – дип әйтәм. Чөн­ки хатын-кыз яратса, әллә нинди тылсымнарга ия. Сиринне югалтудан куркам. Ул миңа бик тә кадерле. Иремне хөрмәт итеп яшим. Үзе дә яратуыма мәхәббәт белән җавап бирә. Буш вакыты булса, еш кына төшке аш вакытында, яки эштән кайтканда очрашабыз. Һәрчак кулында чәчәк була,– ди Йолдыз апа.


Балачагында бер үзе генә үскәнгә, Йолдыз апа, гаилә коргач, күп бала табарга хыяллана. “Баланың туганы булырга тиеш”, – дип уйлый. Аларның бер-бер артлы дүрт сабыйлары туа. Дүртесе дә – малайлар. Ә Йолдыз апаның бик тә кыз сөясе килә. “Тагын тапсам, барыбер малай булыр иде. Әни ягыннан бабайларым җиде ир туган була. Аларның да гел ир балалары туа”, – ди ул.


Караңгы дип утырганчы, бер шырпы яндыр


Шагыйрә әнә шушы бер француз галиме сүзен кабатларга ярата. “Һәркем үзеннән башларга тиеш. Зарланып утырып эш чыкмый. Уйладык-уйладык та, без дә бер ятимне бәхетле итәргә булдык. 2007 ел иде бу. Хәйриячелек, игелек турында күп сөйлә­шәләр. Менә шул чакта журналист дустым Земфира Гыйль­­метдинова ярдәме бе­лән кызлы булып куйдык”, – ди Йолдыз апа.
Адилә бу өйгә шатлык, куаныч алып килә. Аны абыйлары да бик ярата. Үзе дә ягымлы, назлы кыз булып үсеп ки­лә. Кичләрен, яшәртәм дип, әнисенең битенә маскалар ясый, матур итеп би­зәндерә икән. “Быел 14 яшь тулды. Пас­порт алганда без­нең фамилияне алган, әтисен Сирин дип яздырткан. Ул моны үзе бик теләде. Ә без каршы кил­мәдек. Дөрес, алып үс­тергән баланың үз холкы инде. Гаи­ләдә ничек кенә үзе­безнеке итәргә тырышсак та, аның үз сүзе бар. Эгоистлык хас. Тагын бер бала алыйк дигәч, каршы килә. “Башка бала алсагыз, мине азрак яра­та башларсыз”, – ди. Ки­ләчәктә адвокат булырга тели. Максаты – ятим калган балаларны яклау”, – ди Йолдыз апа кызы турында.
Күңел карышса да...


Йолдыз апа, укуын тәма­м­лагач, “Сабантуй” газетасына эшкә килә. Кечкенәдән балалар өчен иҗат итәргә яратуы китерә аны бирегә. “Мин ре­дакциягә – бик затлы даи­рәгә килеп кердем. Илдар абый Юзеев, Роберт абый Миң­нул­линнар кулы астында эш­ләр­гә туры килде. “Са­бантуй”да бик яратып эш­ләдем. Балалар белән оч­рашулар, алар­ның иҗаты белән танышу бик рәхәт чаклар булган. Әй­тер­сең, табигать мине әнә шул вакыттан бирле күп балалы әни булырга әзерләгән. Иң беренче дөнья күргән “Антенналы бәрәңге” китабыма да Шәүкәт абый зур бәя биреп, күңе­лемдә өмет уятты. Ил­һамлан­дырып җибәрде. Роберт абыйның аталарча кай­гыртуын тойдым. Мин аларга бик рәхмәтле”,– ди ул. Соңгы елларда Йолдыз Шә­рапова “Шәһри Казан” газетасында эшли. “Бирегә кил­гәч, башка мөмкинлекләр ачылды. Күп балалы гаи­лә­ләр, ятимнәрне үз канаты астына алучылар турында язарга яратам. Кайчак тормыштагы вакыйгаларга кү­ңел белән каршы киләсең. Ә бит берни дә юкка гына эшләнми. Тора-бара моның шулай кирәк булганын, хәтта дөрес булганын аңлыйсың. Бервакытта да язмыштан алдан йөгереп булмый. Тырышырга, эшләргә, уңышларга ирешергә кирәк. Сиңа дигән дан-шөһрәт, ка­дер-хөрмәт, насыйп әйбер барыбер үзеңә эләгә. Бары тик сабыр гына көтәргә ки­рәк”, – ди ул.


Йолдыз апаның күңе­лендә бары тик матур хисләр генә ята кебек тоелды миңа. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, уй-кичерешләребезгә кадәр берүк булды. Үзеңнән соң матур эшләр калдырыр, игелекле балалар үстерер өчен изге күңелле, кешелекле булу кирәктер. Йолдыз апа бу катлаулы тормышта югалып калмаган. Тырышлыгы, үҗәтлеге аша ирешә ул моңа. Инде авыр балачак, әнисен югалтулар артта калган. “Тагын бер гомер бирелсә, ничек яшәр идегез?” – дим. Ә ул икеләнеп тә тормый: “Нәкъ шушы гомер юлымны үтәр идем”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 48, 05.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр