ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Балаларыннан оялып киләләр


Күз тимәсен! Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рифкать Шаһиевның хикәяләрен укыгач, теле ай-һай матур, күрче нинди талантлы язучыбыз бар, дип сокланган идем.  Әлмәткә эш сәфәренә баргач, Рифкатьнең үзен, ба­лаларга ничек сабак би­рүен күреп, икенче тапкыр сокландым.

1-4

Татарстан Диния нәзарәте беренче фев­ральдән республика­быз­ның ун мәчетендә “Без – татарлар!” дигән курслар баш­лады. Әлеге ун мәчет арасында Әлмәтнең үзәк мәчете дә бар. Шуңа күрә хакимияттәгеләрдән, әлеге курсны сездә кем оештыра, теләк белдерүчеләргә татар телен мәчеттә кем укыта, дип кызыксындык. “Әй­дәгез, үзегез күрерсез, сораштырырсыз”, – дип, безне шул Аллаһ йортына алып бардылар. Баксаң,  анда туган телебезне “урамнан кер­гән халыкка”, шул исәп­тән би­редәге мәдрәсә шә­кертлә­ренә Әлмәт муниципаль дәүләт хезмәте институтында унбиш ел татар теле нечкәлекләрен төшен­дер­гән филология фәннәре кандидаты, җирле язучылар оешмасы җитәкчесе Рифкать Шаһиев укыта икән.


– Без бу эшкә нәзарәт карары чыкканчы, унбишенче ноябрьдә үк ке­реш­кән идек. Илдә туган шау-шу, урыс булмаган халык­ларның туган телләренә мө­нәсәбәт әлмәтлеләрне дә битараф калдырмады. Табигый, без дә читтә кала алмадык. Тамырлары, мил­ләте белән кызыксынып кил­гән милләт­тәшләре­без­гә татар теле сабаклары бирә башладык. Мин еш кына курсларга ки­лүчеләрдән, бирегә ки­лергә Сезне нәрсә этәрде, дип сораштырам. “Татар була торып, татарча ипи-тозлык кына белгәч, милләттәш­ләре­без, хезмәт­тәш­ләребез, балаларыбыз, оныкларыбыз каршында оят”, – дип аңлата алар га­дәттә мәчет бусагасын атлап керүләренең сәбәбен. Егермеләп кеше йөри. Эштән соң киләсе булгач, бик ансат та түгелдер. Теләк белдерүчеләрнең кү­бесе дәресен калдырмаска тырыша. Гаиләләре белән бергәләп, балаларын ияртеп килүчеләр бар. Төрле катлау – татар телен бер дә белмәүчеләр, аңласа да сөйләшергә читенсе­нүче­ләр, ватып-җимереп, ипи-тозлык кына белсәләр дә сөйләшергә кыенсынмаучылар, шул ук вакытта туган телен камилләштерергә тырышучылар да йөри безгә”, – дип сөйли мөгаллим.

 
Ноябрьдә башлагач, вуз­да филолог булмаганнарга укыту тәҗрибәсенә таянып, үзенчә укыта башлаган ул. “Хәзер эш җи­ңеләйде. Россия Ислам институты мөгал­лимәләре В. Гарипова-Хә­сән­шина белән  Р. Гыймазо­ваның әлеге кур­сларда укыту өчен махсус язылган “Татар теле” дә­реслеге буенча укытам. Дини казанышларыбызга ни­гез­ләнеп булдырылган кулланма бу. Дөрес, аңа гына ябышып ятмыйбыз. Чөнки намазга басканнар да, дин белән алыш-биреше булмаганнар да бар. Шуңа күрә дин белән генә чиклән­мибез. Дөньяви темалар да кузгатыла. Аралашуны дө­рес кору өчен барыбер грамматик нигезләр­не белү шарт. Шуңа күрә дәресләр­нең бер өлеше те­лебезнең грамматик  нигез­ләрен аң­лату булса, икенче өлеше аралашу, диалог коруга бәйле”, – дип сөйли ул.


Курска килүчеләрне татар әдипләренең күренекле әсәрләре белән таныштырып, кызыксындырып торуны да максат итеп куйган Рифкать. Чынлап та, кайбер сүзләрне аңлап бетермәсәң дә, контекст буенча сүзнең нәрсә хакында баруы аң­лашыла. Балачакта урыс телендәге калын-калын романнарны шулай укып үс­тек бит. Теләсә нинди телне яхшылап өйрәнүнең, тел байлыгын арттыруның баш­ка юлы юк. Курсларга йөрүче­ләрнең байтагы бер­кайчан да татар теле өйрәнмәгәнне исәпкә алганда, бу – бигрәк тә үтемле чара. Үзлегеңнән укыйсың, өйрәнәсең, укытучы ярдәм итә, әйтеп җибәрә. Шунысы кызык: кайберәүләр, татарча начар аңлаганга һәм бик беләсе килгәнгә,  бәләкәч­ләрен татар балалар бакчасына йөртә икән. Шуңа күрә ярдәм итәр, әйтеп җибәрер дип, дәрескә шул сабыйларын да ияртеп киләләр. “Биремне сабыйлары аңлатып бирә. Россиянең төрле тө­бәгендә яшәп, урыска кияүгә чыгып, татарча аралашмаганнар да бар. Хәзер йә алар, ирләре үлеп, йә башка сәбәпле, туган якларына әйләнеп кайткан. Татарстанда, Әлмәттә яшәп, татарча белмәүләренә уңай­сызланып, үзебезчә а­ң­лашырлык, сөйләшерлек дәрәҗәдә өйрәнергә дип, курсларга килгәннәр. Аралаша башлагач, туган тел­ләрен исләренә төшереп, онытмаганнарына аптырап, гаҗәпләнеп калучылар да очрый. Шунысы да куандыра: хәзер алар ватсапта үз төркемнәрен төзеп аралаша башлады. Бик мавыгып йөриләр. Өйдә шөгыль­л­әнүләре күренеп тора: бик күп сорауларын язып алып киләләр. Рәхмәт Диния нә­зарәтенә: бик шәп дәреслек дөнья күрде. Ул дәрес­лекләрне бушка тараттык. Өлкәннәр бик теләп алды. Инде менә укыткан өчен акча түли. Әлмәт хакимияте дә хуплап тора. Әле менә апрель аенда курслар бетә дигәч, киләсе уку елында дәвам итәрме икән, дип кызыксына башладылар”, – дип, укучыларының уңы­шына, кызыксынуына шатлануын җиткерде Р. Ша­һиев.


Ул көнне миңа мөгал­лим­нең көндезге бүлектә укучы шәкертләргә татар теленнән ничек сабак би­рүен дә күзәтеп утыру насыйп булды. Рәхәтләнеп, кинәнеп утырдым: остазым Альберт Яхин ысулы белән дәрес бирә икән Рифкать! Дәрестә Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” бәя­нен үттеләр. Кайгыны, тә­гаен алганда, үлемне дәрә­җәләргә бүлде шәкертләр. Маһисәрвәр әбинең бер улы эчеп үлә, берсен – милиционер улын – исерекләр кыйнап үтерә... “Шулай да әби бәхетсез түгел! Ходай­ның тәкъдире шулдыр дип, сабыр итеп, язмышы белән килешеп яши ул”, – дип аңлатты егетләр. Шөкер, мондый мәдрәсәләребез, мондый мөгаллимнәребез булганда яшибез әле!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр