ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Байлыкка кызыкмады


Лаеклы ялда булуына карамастан, Мияссәр Мансуров гел эштә. Ул башкача булдыра да алмый. Холкы шундый. Кем­гә­дер булышу, авыр хәлгә калганнарга киңәшен биреп, проблемаларын хәл итүдән тәм таба ул.

1-5
Кукмара шәһәренең ветераннар оешмасын җитәк­лә­гәненә дә ун елдан артык вакыт узып киткән. Хезмәт­тәшләре аның камил акылына, хәтере яхшы булуына сок­лана. 85 яшьтә дип тормый, машинасын да йөртә, иртән­ге алтыдан эш урынына ашыга. Үзе кебек тырыш балалар үстереп, аларны да халыкка хезмәт иттерә.


Кукмара шәһәренең мә­гариф бүлеге җитәкчесе Роберт Мансуров та, әти юлыннан барам, ди. Хәләле Розалия белән ике кыз үстереп, олысы Гөлназны кияүгә бир­гән, 30 елдан артык мәгариф бүлеген җитәкләгән Россия­нең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, безнең өйдә әти сүзе закон булды, дип сөйли.


– Башкача мөмкин дә тү­гел. Әти гомер буена кеше­лек­ле, мәгънәле, халкы өчен йөрәген бирердәй кеше булды. Байлыкка кызыкмады. Ул безне тәртипкә дә, эшкә дә өйрәтте. Аллага шөкер, әле дә сафта. Бөтен кешене эш­ләтә ул. Шул исәптән мине дә, – ди Роберт әфәнде. – Олы ке­шеләр барысы да гозер­ләре белән әти янына килә. Һәркемне тың­лый, булдыра алганча ярдәм итә. Булмаса – җитәкчеләргә кадәр барып җитә. Шөкер, районда аны хөрмәт итеп торалар. Хөр­мәт дигәннән, без­нең әние­без дә гел, әтиегез, дип торды. Гаиләсендә җылы тапкан, аның сүзе беренче булган ке­ше ул.


Роберт әфәнде белән аның газиз кешеләре турында озак сөйләшеп утырдык. Үткәннәргә кайтып килдек. Әниләре Наҗия апа Мамадыш кызы булган. Әнисе белән бергәләп алты почмак­лы йорт төзи алар. Әнә шул эшкә батыр кызга Мияс­сәр­нең күзе төшә дә инде. Очрашып озак йөрмиләр, күп сөй­ләшергә яратмый, турысын бәреп әйтә торган Мияссәр кызга өйләнеп тә куя. Ул чакта Ятмас Дусай авылындагы йортларында әти-әнисе үл­гән, ятим калган сеңелләре дә була әле аның. Наҗия апа бар кешегә яратуын кызганмый. Үзенең сабыйларына, кирәк икән, әти дә, әни дә була. Чөнки ул чакларда Мияс­сәр абыйның эшкә чумган чаклары була. Кем генә булып эшләми ул. Идарәче дә, агроном да, колхоз рәисе дә, төзелеш өлкәсен дә җитәкли. “Алга” колхозына рәис итеп куйган чакларын әле дә сагынып сөйли. Мияссәр абый монда җанын-тәнен биреп эшли. 11 ел эчендә колхозны миллионер итә. Рәис булып эшләгән чорда төзелешкә зур игътибар бирә. 1978 елда аны Кукмара хуҗалыкара тө­зелеш оешмасына җитәкче итеп куялар. Әнә шул чакта мәктәпләр төзелә. Шул эш­ләре өчен “Халык мәгарифе отличнигы“ күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Ветераннар оешмасын җитәклә­гә­ненә дә 10 елдан арткан. Үз районын гына түгел, җиде төньяк районны да берләш­тереп тора икән. Эш белән генә онытылып булса икән ул. Моннан биш ел элек мәң­гелеккә калдырып киткән Наҗиясен дә бик сагына шул Мияссәр абый. Авыр чакларында янәшәсендә балалары була аның. Роберт әфәнде әтисенә йортында бик матур бүлмә әзерләп куя. Анда барлык уңайлыклар да тудырыла. Мияссәр абый гына бармый. “Үз өем якын миңа. Әниең белән бергә яшәгән чакларым кадерле. Йортымнан китсәм, хисләремә хыя­нәт итәрмен кебек. Әние­гез­нең җылысын, сабырлыгын, назын әле дә сагынам”, – дип җавап бирә ул. Күпме ге­нә кыстасалар да, гел берәр сәбәп таба. Былтыр әнә, бал кортларымны калдырып кит­мим, дип котылган. Әмма Мияссәр абыйның өеннән ерак түгел гаиләсе белән кызы яши. Һәр кичке ашка Роберт улы үзенә килеп ала икән. Шөкер, Мияссәр абый балалар игелегендә яши.


Мөдәррисе дә әллә ни ерак китмәгән. Кукмарада гы­на гомер итә. Шәхси эш­мә­кәр. Ул да әтисенә һәрчак те­рәк булып тора. Хатыны Ру­зилә белән малай үстереп, оныклар сөяләр икән инде. Нурфиясе дә күп еллар РАЙПО системасында эш­ләп чыгып, үз эшен башлап җи­бәр­гән. Ирләр эшен дә үз иткән бу ханымның сабырлыгына, көчле рухлылыгына сокланмый мөмкин түгел. Бервакыт Нурфия абыйсы Роберт бе­лән юлда барганда, каршыларындагы машинаны күреп ала. “Абый, әк­рен генә барыйк әле. Наил бит бу. Берәр хәл булмагандыр бит?” – ди Нурфия апа, күңеле сизенеп. Озак та үтми, машина юл кырыена кереп туктый. Артыннан ук килгән якыннары, йө­ге­реп килеп, машина ишеген ачып җи­бәрсә, кияүләре Наилнең параличланганын күреп алалар. “Шул минутта ук Арча хастаханәсенә алып бардык. Наил әкренләп савыкты. Аны аякка бастыру өчен нишләргә дә белмәгән сең­лемә сокландык”, – ди Роберт әфәнде.


Мияссәр абыйның язмышы нәкъ менә улы Робертта кабатлана. Икесе дә – мәга­риф өлкәсендә уңышларга ирешкән кешеләр, Кукмарада Мактау тактасында фотолары да беррәттән куелган икән. Бер төрле күкрәк там­га­лары да бар. Икесе дә җи­тәкче урыннарда эшли­. “Мин әтиемә гомерем буе рәх­мәтле. Ул ике сөй­лә­шеп тормый. Әйтә дә бетерә. Әти­нең тырышлыгын кү­реп үс­кәнгә, бернинди эштән курыкмадым. Өч ел хәрби хез­мәттә булып кайттым. Аннан кайткач, педагогика институтына укырга кердем. Ярый әле, өч ел соңрак кер­гәнмен. Биредә булачак хатынымны – Мин­зәлә кызы Розалияне очраттым”, – дип сөйли Роберт әфәнде.


Укуын тәмамлагач, Кукмарадагы 3 нче мәктәпкә эшкә кайта ул. Бераз эшләп алгач, аны Ядегәр мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Шулчакта бу мәктәп иң яхшылар исемлегенә керә. Эш­ләгән егетне җитәкчеләр дә күреп ала. Роберт әфән­дене районга мәгариф бүле­ге җи­тәкчесе булырга үгет­ли­ләр. Әмма ул ризалашмый. Ә ме­нә 1988 елның җәендә мәк­тәп ишегалдына рай­ком­ның беренче секретаре Рим Зарипов килеп туктый. Күп сөй­ләшеп тормый, әйбер­лә­рен җыеп чыгарга куша. Шул көннән бирле Роберт Мансуров РОНОда. “Быел әле зур эшләр көтәбез. Республика август киңәшмәсе бездә узачак. Күрсәтер эшлә­ре­без бик күп. Милли мәсьә­ләләргә зур өстенлек бирербез, татар теле проблемаларын да кү­тәрербез дип торабыз”, – ди ул.


Аталы-уллы бу милләт­тәшләребезнең үткән тормышларын озак язып булыр иде. Әмма аларның бүген­геләре кадерле. Туган якларында яшәп калып, халкы өчен армый-талмый хезмәт куюлары белән үрнәк алар! Дөрес тәрбияле кешеләр генә әнә шулай бер-берләре белән горурланып яши. Бу яктан Мияссәр Мансурович бик бәхетле. Олыгайган кө­нендә дә аның киңәшләре кирәк, республика ветераннар советында да ансыз бернинди чара узмый. Өйдә дә кадерле. Балалары әнә гел янә­шәсендә генә. Игелек кү­рү шушы буладыр инде ул!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр