ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

//

Бәйрәмдә ни эшләргә җыенасыз?

 

Май җитә – яллар башлана. Халык алдагы бәйрәмнәрне көтеп ала. Гадәттә бу бакчада казынырга, тирә-юньне тәртипкә китерергә менә дигән мөмкинлек булса, быел язгы эшләрне бераз кичектереп торырга туры килмәгәе. Синоптиклар май бәйрәмнәрендә җылы, әмма яңгырлы булачак, дип фаразлаган. Мәскәү халкы исә җәмәгать урыннарында кәеф-сафа да кора алмаячак. Ил башкаласында 29 апрельдән 2 майга кадәр, шулай ук 9 Май көнне парклар һәм җәяүлеләр урамнары янәшәсендә урнашкан кибетләрдә спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра сатуны тыйганнар. Ә сез май бәйрәмнәрен ничек уздырырга җыенасыз?

1-1

Франс ХӘЛИЛОВ, бакчачы (Бөгелмә):

 
– Бакчада шактый эшләр башкарырга өлгердем инде. Бәйрәм көннәрендә карлыган, кура җиләге куакларын корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртергә була. Алмагач, груша, слива агачларын формалаштырырга да мөмкин. Шулай ук агач, куакларны ялгау эшләрен дә башкарып була. Җир өлгер­мәсә дә, бакчада эш бетми ул. Көздән җыештырып куйган су сибү җиһазларын, түбәдән аккан яңгыр суларын җыю өчен кирәк булган улак, мичкә­ләрне тәртипкә китерү дә зыян итми. Язның кырмыска белән көрәшү өчен бик уңай вакыт икәнлеген онытмыйк. Алар – телә, гөб­ләләрне бер агач-куактан икен­чесенә кү­череп йөртү­челәр. Нәти­җәдә бакчадагы бөтен агачлар зарарланырга мөм­кин. Яз көне кырмыска оясын күрәсез икән, аны көрәк белән ачып, колорадо коң­гызына каршы булган агу сиптерергә кирәк. Кырмыска оясы хәзер берәү булса, көзгә кадәр ул 4-5 мәртәбә үрчергә сәләтле.
.
Гөлфинә ЗӘЙНЕТДИНОВА, башкаладагы чистарту-җыештыру (клининг) хезмәте күрсәтүче оешма хезмәткәре:

 
 – Язны көтеп алам. Чөнки тәрәзә юып, фатир җыеш­тырып, кесәне шактый гына калынайтырга була. Май бәйрәмнәрендә дә тик утырмаячакмын. 25-30 мең сум акча  эшләү нияте бар. Бер тә­рә­зә юу бәясе – 200 сум. Кечкенә чакта самавырны су буена төшеп, ком белән ышкып юа идем. Эшкә өйрәнеп үсүнең файдасы тиде. Кайбер хуҗа­бикәләр өйләре чистаруга сө­е­неп, күчтәнәчкә чәй, “тәм­лүшкә”ләр дә биреп җи­бәрә. Беркөнне өч бүл­мәле фатирны җыеш­тырырга барган идем. Хуҗабикә артымнан чүпрәк алып чистартып йөри. Акча өчен түзәсең инде.
.
Алсу ГАРИПОВА, дизайнер (Казан):


– Бәйрәмнәрдә шашлык ашарга вакыт булмаячак. Җиләк-җимешләрдән букетлар ясап сатам. Төрле җимешләрдән торган, Георгий тасмасы белән бизәлгән бер букетның бәясе – 1 мең сум. Әби-бабайларга 200 сум ташлама ясарга җыенам. Букет ясаганда чикләвек, бал, варенье, шулай ук виктория дә кулланам.  Көнгә 20 – 30 букет әзерли алам. Бу эш бе­лән акча өчен генә дә шө­гыль­ләнмим. Матурлык тудыру күңелгә рәхәтлек бирә.
.
Рузилә ГАТИНА, “Күңел” радиосы җитәкчесе (Чаллы):


– Май бәйрәмнәрендә әтием һәм улымның кабер­ләрен чистартырга җыенам. Яз җитүгә туган ягым – Зәй районы, Югары Пәнәче авылына атна саен кайтып йөрим. 1 Майда – әниемнең гомер бәйрәме. Барлык туганнар бергә җыелышабыз. Бакча эшләренә тотыну өчен туфрак өлгереп җитмәгән әле.  Алай да тик утырмаячакмын: агачларны буярмын, чистартырмын дип торам. Яң­гыр яуса да, эш җитәрлек.    

Сөембикә ГӘРӘЕВА, табиб (Казан):


 – Май бәйрәмнәрендә авылга кайтырга җыенабыз. Олыгайган көндә – Лаеш районы, Саралан авылында йорт салдык. Ник, Казан тирәсендә йорт беткәнмени, дип аптыраучылар бар. Үзеңнең туган авылыңа җитәме соң инде?! Миңа авылымда һәрбер адым – хатирә, истәлек. Яң­гырга да, карга да  карамыйбыз, ял көннәрендә гел кайтып китәбез. Тәрәзәдән зират күренә: шул якка карап: “Әти-әни, без кайттык”, – дим. Җәй көннәрендә тәрәзәне ачып, табигатькә сокланам. Безнең авылда йолдызлар да башкача җемелди кебек. Яңгыр булса да, эш табыла: тирә-юньне җыештырырга кирәк. Кышка кергәндә каплаган роза чә­чәкләре дә ачылмаган әле. Өй эчендә дә юасы, җыясы күп.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 28.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!