ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Диплом түгел, паспорт сораячаклар

 

Дипломнар тарихта калмагае. Һөнәри уку йортларында белем алучы студентларга “Skills-­паспорт”лар тапшыра башладылар. Эш бирүчеләр, шуңа карап яшь белгечнең ни дәрәҗәдә һөнәрне үзләш­терүен чамалый алачак. Газетабыз хәбәрчесе Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында яңалыкның нечкәлекләрен белеп кайтты.

15-2
Бу көннәрдә башкалабызда Көньяк Сахалинда буласы “World­Skills” (Яшь профессионаллар) ил­күләм чемпионатына сайлап алу бәйгесе уза. Ярымфиналда 60ка якын төбәктән 148 конкурсант, 140 белгеч катнаша. Татарстан җыелма командасы 7 юнәлештә көч сынаша. Әмма аңа кадәр ярыш кысасында техникум студентлары үзлә­ренең осталыгы турында мәгъ­лүмат туп­ланачак паспорт алу өчен кирәкле булган сынауны тапшырды.


Тәҗрибә уртаклашырга Иран, Һиндстан, Кытай вәкилләре дә килгән. “Бездә техникумнар күб­рәк гамәли белем бирә. Россия, Европа илләре тәҗрибәсенә таянып, студентларның эшкә сәләтен билгели торган имтихан кертмәкче булабыз. Моңа кадәр эшкә юллама буенча урнашалар иде. Бу тәҗрибә бетерелде. Эш бирүчеләр имтиханнарда катнашып, белгечләр сай­лый. Практиканы уңышлы үткән студентларны эшкә ала”, – ди Кытайдагы компания президенты доктор Ли.


Яңа төр имтиханда китап сүзе сөйләү юк. Чыгарылыш студентлары куллары ни дәрәҗәдә эш тота белгәнен күрсәтә. Төрле иҗади проектлар тәкъдим итәләр. Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров әйтүенчә, имтиханны студентлар беренче тапкыр узган ел тапшырган. Ә быел аларга республиканың башка көллиятлә­ре дә кушылган. “Моңа кадәр студентлар сынауга ярты ел алдан әзерләнә башлый иде. Хәзер үз белгәннәрен кыска вакыт эчендә күрсәтергә туры килә. Аларның эшен “WorldSkills” белгечләре бәя­ли. Студентлар чемпионатка кер­телгән мәгълүмат техноло­гия­лә­ре, робот техникасы һәм башка юнәлешләрдә дә сыналалар. Әлегә ярышка элемтә хезмәте буенча белемнәр кертелмәгән. Элек Кытай, Сингапур, Финляндиягә барып укытырга өйрәнсәк, хәзер үзләре безгә килә башлады”, – ди директор.


“Элек тә техникумнарда би­рел­гән белемне начар димәс идем. Әмма хәзер бу дөнья кү­лә­мендәге таләпләргә туры килә. Имтиханда студентлар роботларны конструкторлаштыра, техник журнал яза, шуңа карап җыя”, – ди техникум мөгаллимәсе, халыкара белгеч Дамирә Рамазанова.


Саба егете Айзат Нәбиуллин программист булырга укый. Ул сабакташы белән “акыллы” чүп түгү машинасы эшләгән. “Белоруссия заказы бу. Әзер булгач, аны шунда кулланачаклар. Башта программа яздык, чыбыкларын таптык, тышкы корпусын кисеп ясадык”, – ди өченче курста белем алучы Айзат.


Дүртенче курс студентлары Риналь Ибраһимов белән Гөлия Закированың да хезмәтен тормышта файдаланып була. “Бу робот техникасы кеше кулы керә алмаган җирләргә үтә ала. Әйтик, аны җимерек биналарга кертергә мөмкин. Почтада штрихларны саный ала”, – ди компьютер технигы булырга җыенган егет. Риналь эшкә урнашып, укуын югары уку йортында дәвам итәргә җыена. Ә паспорт аңа вузга кергәндә өс­тенлекләр бирер дип ышана.


“Яшь белгечләр” берлегенең “Ворлдскиллс” Россия) халыкара эшчәнлек буенча директоры Али­нә Досканова әйтүенчә, имтиханнарда узган ел 26 төбәктән 15 мең кеше катнашса, быел сыналучылар да, төбәкләр дә ике тапкыр артачак. “Паспорт алу өчен таләпләр юк. Әмма документта белгечнең җитешсезлекләре дә, уңышлары да күренәчәк. Сызымны ничек сызганы, математиканы, программалаштыруны ни дәрә­җә­дә белгә­не күренә. Һәр юнәлеш буенча махсус баллар куелачак. Киләчәктә пас­портны дөньякүләм дәрәҗәдә таный башларга мөмкиннәр. Хә­зер­ге вакытта илдәге 100ләп компания моның белән исәпләшә, – дип сөйли белгеч. – Һөнәри белем сыйфаты күзгә  күренеп арта. Мат­ди базалар ныгый. Һәр сту­дентның белем дәрәҗәсе күтә­ре­лә. Элек халыкара чемпионатта кат­нашу өчен вакыт кирәк булса, хәзер лаеклы кешеләр дә күбәя бара”.


Кичә ярышның ачылу тантанасы узды. “Ворлдскиллс”ның исеме генә яңа. Без аны совет заманында ук уздыра идек. Әмма бүгенге ярышлар һөнәрләрнең күплеге белән аерыла, – дип сөйләде Та­тар­станның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – Без дөньядагы иң яхшы стандартларны күрә, аны чагыштыра алабыз. Балаларның көндәшлеккә сәләтле булуы безнең өчен мөһим. Дөньяда киләчәктә безнең балалар үзләштермәгән белгечлекләр калмаска тиеш”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр