Ватаным Татарстан   /№ 168, 11.11.2017/


Сызлауны да оныттыра (әңгәмә)

 

Бүген театрга яшьләр килә. Бу бик тә сөендерә. Тамашачы гына түгел, артист буларак та серле дөньяга аяк басарга омтылучылар шактый. Шундыйларның берсе – Ришат Әхмәдуллин фикеренчә, бу дөньяга бер кереп китсәң, кире чыгу авыр. Әлеге тылсымлы илдә һәрбер артистның үз сукмагы булган кебек, Ришатның да үз юлы бар.

4-1

– Ришат, бүген сине театр­ның әйдәп баручы артисты дип әйтергә була. Шулай да ничәнче се­зоныңны эшлисең инде?

 
– Быел җиденче сезонымны башладым. 2011 елны Казан театр училищесын Илдар Хәйруллин классында тәмамлаган идем. Театр мине шулкадәр си­хер­ләде, студент чагымнан ук актив булдым, сәхнәгә файдалы кеше буласым килде. Мә­сәлән, безнең көл­лия­тебез – “Нәүрүз” бәй­рәмен оеш­тыру­чы­лар­ның берсе иде. Әлбәттә, мин дә анда катнаш­тым. Шунда үземне Г.Ка­мал театры җитәкчесе Шамил Закиров, режиссер Фәрит Бикчән­тәев күреп алды. Бу минем өчен театр­га билет иде. Дөресен әй­тим, моңа хәтта өмет­лән­мәгән дә идем.

 
– Беренче ролең нинди булды?

 
– Зөлфәт Хәкимнең “Ис­кән җилләр көенә” спектак­лендә төп рольне башкардым. Премьера 2012 елның маенда булды. Ләкин аңа кадәр, экспромт рәвештә, Кәрим Тинчуринның “Зәң­гәр шәл”ендә Булат ролен башкардым. Әлеге рольне премьераның дүртенче кө­нендә тапшырдылар, чөнки төп герой авырып китте. Минем өчен көтелмәгән тәкъдим иде бу, хәтта качкыннар сәхнәсен ятларга да өлгермәдем. Аны күренеш­ләр арасында гына өйрән­дем.

 
– Бик күп артистлар, сәхнә сихерли, диләр.


– Әлбәттә, килешәм. “Зәң­гәр шәл” спектаклендә Булат роленә башка кеше тә­га­ен­ләнгән, дигән идем бит әле. Шуңа күрә костюмнар да миңа түгел, аңа үлчәп те­гел­гән иде. Өс киемен миңа яраклаштырдылар, ә менә аяк киеме кеч­кенәрәк иде. Иң кызыгы, үзем дә шуңа игътибар ит­мәгәнмен. Аягым тирли, сызлый, ә мин шуны спектакль барышында сизмим дә икән. Дөрес, сәхнә артына чыккач, айнып китәм, дөрес­рәге, аягым чәнчеп, мине чынбарлыкка кайтара. Менә шуннан соң сәх­нәне тылсымлы дөнья дими, ни дисең инде.


– Ә театрдан китәргә туры килсә? Дөнья бит бу...


– Юк, миңа инде театр җене кагылырга өлгерде. Сәх­нәдән башка тор­мы­шым­ны күз алдыма да ки­терә алмыйм. Хәтта ялда булганда да, атнага бер тапкыр килеп китмәсәм, җа­ным тыныч түгел. Театр ул – минем йортым, хәтта өемдә үземне кунак кебек хис итәм, чөнки анда кунарга гына кайтам.


– Ләкин бит алмаш килә тора һәм нинди генә оста актер булсаң да, билгеле бер чорда рольсез утыру котылгысыз.


– Мин бу хәлдән ни өчендер курыкмыйм. Һәр­бер актер тормышында була торган хәл бу. Театрда һәр кешенең үз урыны бар. Әлегә үземне тәҗрибәсе ташып торган артист дип санамыйм. Һаман да өлкән яшьтәге артистларыбыз­ның тәнкыйтен җыеп йө­рим. Аларның киңәшләре алтынга тиң.


– Иң беренче тән­кыйть­чең кем?


– Беренче чиратта үз-үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк. Бу тырышлык, яхшы мәгънәдә үҗәт­лек кебек сыйфатларны арттыра. Иң төп тәнкыйть­чем – әнием. Безнең гаилә­дә сән­гать юлыннан киткән кеше юк. Тик әнием мине балачактан ук нәкъ менә сәхнәдә күргән. Шунысы да бар: холкым җиңелләрдән түгел. Гаиләм моны белә, өйгә кайткач, бераз вакыт ялгызым калырга яратуыма да ияләштеләр инде.


– Сәхнә шәхси тормышка зыян китермиме?


– Дус булып йөргән кызым да – иҗат кешесе, шуңа күрә без бер-беребезне аң­лыйбыз. Ул әлегә Казанда түгел, эше буенча башка шәһәргә китте. Тиздән кире кайтырга тиеш.


– Әгәр дә кайтмаса, аның артыннан китә алыр идеңме?


– Аның Казанга әйләнеп кайтуын тәгаен беләм, ул аны үзе дә әйтә. Шуңа күрә бу хакта уйлыйсым да килми. Шуны беләм: театрны ташлап китә алмас идем.


– Димәк, мәхәббәтең­не театр өчен корбан итә аласың?


– Мин әлегә өйләнмәгән. Гаилә корырга, әлбәттә, ки­рәк. Никах сәгатенең кайчан җитүен беребез дә белмибез. Тик мине, мәсәлән, ма­тематика укытучысы яи­сә табиб аңлый алмас. Сән­гать кешесен аңлад, кабул итү җиңел түгел. Кем белә, бәлки булачак хатыным минем белән бер сәхнәдә уйнар. Театрда парлы артистлар бар, аларның бер яшьлек балалары сәхнәдә үсә.

 
– Гадәттә артистлар “йолдыз”лык чирен эләк­терә...


– Бу чир мине читләтеп үтте. Өлкән буен артистлар Равил Шәрәфиев, Ренат Та­җетдин, Хәлим Җәләловлар нәкъ менә гадилекләре бе­лән тамашачы ихтирамын казанды. Әлбәттә, Казан урамнарында танысалар, күңелгә җылылык йөгерә. Башка төбәкләрдә мил­ләт­тәш­ләр елмаеп үтсә, тагы да күңелле булып китә. Тагын да күбрәк эшлисе, иҗат итәсе килә.