ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды

 

Татарстанда Хәйриячеләр китабының VIII томы дөнья күрде. Бүген ул тантаналы шартларда "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплексында катнашучыларга тапшырылды. Казан Кремлендә хәйриячеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады - Рәхмәт хатлары һәм Хәйриячеләр китабының яңа томын тапшырды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

“Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә. Сигез ел эчендә китапка 74 мең исем кертелгән. Китапта Татарстан авыл һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук, Италия, Германия гражданнарының да исемнәре бар. Китапның VIII томына 6 226 хәйрияченең исеме кертелгән. Хәйриячеләренең өчтән бере - берничә тапкыр мәдәни мирас объектларын торгызуга үз өлешләрен кертүчеләр. Аларның күбесенең исемен китапның берничә томыннан табарга була.

 

“Без нәрсәгә омтылдык - шуңа ирештек, - диде Минтимер Шәймиев. - Безнең эшебез тарихи мирас белән шөгыльләнү өчен бөтен Россиягә сигнал булды. Тарих безгә кадәр дә язылган, аны без дә язабыз. Без тотынсак - булдырабыз. Барып чыгасына ышанырга гына кирәк".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр