ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Владимир Путин чараларны әзерләүдә Казан тәҗрибәсе дөнья дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте

Россия Президенты Владимир Путин чараларны әзерләүдә Казан тәҗрибәсе дөнья дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте. Ул 2019 елда Татарстан башкаласында узачак һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионатын моңа мисал итеп китерде. Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Казанның мондый чараларны әзерләүдә яхшы тәҗрибәсе бар. Бу эштә аларга ярдәм кулы сузарга кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

2016 елдан Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнүгә 27,3 миллиард сум акча юнәлдерелгән, дип искәртте РФ мәгариф министры Ольга Васильева.

«Чемпионат төгәлләнгәннән соң барлык җиһазларны 2019-2021 елларда милли чемпионатлар узачак шәһәрләргә тапшыру күздә тотыла», - диде министр.

WorldSkills Kazan чемпионатында 64 ил катнашырга теләк белдергән, әлеге дәүләтләрдән 1,6 меңгә якын конкурсант киләчәк, дип хәбәр итте Васильева. Командалар да, аккредитацияләнгән гаммәви мәгълүмат чаралары да, халыкара оешмалар да Россиягә гадиләштерелгән визасыз режим буенча киләчәк.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!