ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

 

Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

 

"Хөрмәтле Россия куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Куркынычсызлык органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының әһәмиятле өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен саклауга, конституцион төзелешнең какшамаслыгын тәэмин итүгә, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга лаеклы өлеш кертәсез.


Профессиональ намусыгыз сезгә алга куелган бурычларыгызны уңышлы үтәргә ярдәм итә. Сезгә үз эшегез буенча югары профессиональ әзерлек, төрле яклы белемлелек, зур ихтыяр көче таләп иткән карарлар кабул итәргә туры килә.


Бүген Россиягә Көнбатыш илләреннән сәяси һәм икътисади басым ясалган шартларда, халыкара терроризм куркынычы янаганда сезнең авыр хезмәтегез аерым әһәмияткә ия.


Сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунакларның иминлеге тәэмин ителде. Республика җитәкчелеге сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт һәм яңа җаваплы бурычларны уңышлы үти алуыгызга ышаныч  белдерә. Ветераннарга һәм барлык илебезнең милли иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертүчеләргә аерым рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомерләр телим", – диелә котлауда.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!