ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

ЮХИДИ идарәсе “хәтәр йөртүчеләр” исемлеген игълан итте

 

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе “хәтәр йөртүчеләр”нең исемнәрен игълан итте. Идарә сайтына урнаштырылган исемлектә 310 татарстанлының фамилиясе бар.


Юл кагыйдәләрен иң еш бозучы һәм моның өчен штрафларын түләмәүче йөртүчеләр исемлеген халыкка игълан итүне узган елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. “Бүген автомобиль кешеләр өчен куркыныч тудыра. Исерек килеш руль артына утырып, кагыйдә бозып, башка йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тормышы өчен куркыныч тудыручыларга мөнәсәбәт катгыйрак булырга тиеш”, – дигән иде президент бу уңайдан.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!