ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Гашыйклар көнендә Татарстанда 393 яңа гаилә төзеләчәк


Гашыйклар көнендә Татарстанда 393 яңа гаилә төзеләчәк. Узган ел исә бу көнне 283 гаилә төзелгән булган. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел 14 февраль жомга көнгә туры килә, шуңа күрә гаризалар саны да күбрәк.


Гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларны махсус сценарий буенча язылыштырачаклар. Һәр ЗАГС бу көнне үзенчә истәлекле итәргә уйлый. Әйтик, башкаланың Яңа Савин һәм Идел буе районнары ЗАГС бүлекләре тантана узачак залларны һава шарлары белән бизәргә, яшь гаиләгә валентинкалар бүләк итәргә ниятли. Түбән Кама һәм Әлмәт ЗАГС бүлекләрендә дә яшь парларга зур бәйрәм оештырырга планлыштыралар.


“Казан” Гаилә үзәге никахларны теркәү тантанасын классик стильдә уздырачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!