ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Илдә кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары өч урынлыга үзгәрә

 

27 гыйнвардан башлап, Россиядә кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрә. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләрне, полицияне, ашыгыч медицина ярдәме яки газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын җыю кирәк, ягъни 101, 102, 103 һәм 104.


Яңа номерларны стационар һәм мобиль телефоннардан җыярга булла. Алар телефон элемтәсе операторларының барысында да гамәлдә. Шул ук вакытта, элеккеге номерлар да бераз вакыт гамәлдә кала.


Хәтерләсәгез, кичектергесез хезмәтләр чакырту өчен, 2013 елның 12 августыннан бердәм “112” номеры турында федераль закон гамәлгә кергән иде. Бу номер буенча ашыгыч медицина ярдәме, полиция, аварияләр, газ хезмәтләрен, “Антитеррор” һәм ТКХның авария-коткару хезмәтләрен чакыртып була.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!