ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 2013 елда 197 мең чит ил кешесе теркәлгән

 

2013 елда Татарстанда 197 мең чит ил кешесе теркәлгән. Бу 5 ел элек теркәлгәнгә караганда 59 процентка күбрәк. Бу хакта Идел буе Федераль округы прокурорлары семинарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. http://ekaterinburg.tyregrad.ru/

 

Президент сүзләренчә, чит ил кешеләренең 73 проценты – төзелештә, 8,3 проценты – торак хуҗылыгы һәм социаль өлкәдә, 5,9 проценты – транспорт, 5,8 проценты – җәмәгать туклануы тармагында эшли. 

 

Республикада 2013 елда миграция өлкәсендә хокук бозулар саны да алдагы ел белән чагыштырганда 27 процентка күбәйгән. Республикага килү тәртибен һәм хезмәт килешүен бозган өчен 1 мең 706 чит ил кешесен кире үз илләренә озатырга туры килгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!